Әниләргә багышланган сочинение
Вложение | Размер |
---|---|
nilrebezg_bagyshlap_sochin._tat._telennn.doc | 30 КБ |
Иң кадерле кешем-әнием
Язды:Гайфуллина Айгөл 175нче мәктәпнең 7 Б сыйныфы укучысы
Укытучы: Хәкимова М.С.
Әнкәй, әни, нәнә, инәй... Никадәр мәгънә ята бу сүзләрдә! Сиңа балаларың нинди генә сүзләр белән эндәшмәсен, эчтәлегең бер үк кала. Син-Ана! Һәркемгә үз әнисе бик кадерле булган кебек, миңа да үз әнием – иң кадерле кеше. Безнең телебез “әни” сүзе белән ачылган. Әни – безгә тормыш биргән кеше. Күкрәк сөтен имезеп үстергән, төннәрен, безнең өчен борчылып, бер генә мизгелгә дә керфек какмаган Әни син.
Иртән йокыдан безне, мине һәм энемне, үзеңнең ягымлы тавышың белән “кызым”, “улым” диеп сөеп уятуыңны бик яратам. Тәмле ризыклар пешереп, татлы чәйләр ясагач, безне өстәл янына чакырасың.Хәерле юл теләп мәктәпкә озатасың.Без авырган вакытта да гел янәшебездә була, кайгыртып тора. Үзенең җылы куллары белән мине сыйпап алса да, авыруым бетеп киткәндәй була. Ул әле минем иң якын сердәшчем, аңа серләремне сөйләсәм рәхәт булып китә. Дәресләребезне дә без әни белән бергә әзерлибез. Ул һәрвакыт безгә булышып, акыллы киңәшләрен биреп тора. Әниләр синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да бик тиз сизеп ала. Әнинең сүзен тыңларга тырышам, алар бит һәрвакыт дөрес әйтәләр. Борчылган чагымда, әниемнең чын йөрәктән чыккан сүзләрен тыңлагач, минем борчуларым һәм проблемаларым онытыла. Тынычландыручы да, кичерүче дә, бәхетле итүче дә син , әни .
Әни... Нинди олы сүз!Кеше өчен иң кыйммәтле сүз. “Әни” диеп эндәшү насыйп булсын һәр беребезгә. Без аларга бары тик шатлык китереп, булышып торырга тиешбез. Алар нинди эшкә тотынсалар да, барысы безнең өчен дип эшлиләр. Ачулансалар да, шелтәле сүзләр әйтсәләр дә, без яхшы булсын өчен әйтәләр. Әни, без сине үпкәләткән чакларыбыз булса, безне гафу ит! Безнең өчен җан җылыңны биреп, ял итмичә, һәрвакыт тырышып хезмәт иткәнең өчен рәхмәт! Ярый әле янәшәмдә син бар! Биргән киңәшләреңне истә тотып, барысы да яхшы буласына ышанып калам.Сөенеп озак яшә, бәхетле бул, әнием!
Тәмле ашлар пешерүче,
Матур гөлләр үстерүче,
Йомшак телле, назлы сүзле,
Ул бит минем әнием .
Ходай мәрхәмәтле булсын
Һәрчак сиңа карата.
Белеп яшә: балаларың
Сине бик-бик ярата!
Осенняя паутина
Рисуем осень: поле после сбора урожая
Крутильный маятник своими руками
Пустой колос голову кверху носит
Лепесток и цветок