Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге билгеләнүгә 53 ел вакыт үтеп тә киткән. Һәр елның 26нчы апрель көнендә Татар опера һәм балет театры янындагы Габдулла Тукай һәйкәле үз тирәсенә шигырь җанлы олы һәм кечене бәйрәмгә җыя. Шушы көнне Дәүләт бүләгенең лауреатлары билгеле була. Алкышлар яңгырый, куллар кысыла, чәчәкләр тапшырыла, рәхмәт сүзләре яңгырый...
Ләкин лауреатлар арасында бер изге җан бар. Аны инде бүләк тә, алкышлар да, чәчәкләр дә дулкынландырмый. Ул беркайчан да үзенең талантына шундый зур бәя бирелгәнен белмәячәк. Ул үз хезмәтенең сәхнәләрдәге тантанасын уена да китерә алмагандыр, мөгаен.Чөнки ул – шаһит киткән. Туган иле, туган җире, туган халкы өчен шаһит киткән. Үзәктән килгән әдәбият һәм сәнгать вәкилләре, безнең Чистайга килеп, сугыш ялкынының сүрелгәнен көтеп ятканда, ул ут эченә ташланган һәм - шаһит киткән
Вложение | Размер |
---|---|
issledovatelskaya_rabota_safinoy.doc | 467.5 КБ |
ГАОУ СПО «Арский педагогический колледж им. Г.Тукая» приглашает Вас принять участие в VII муниципальной научно-практической конференции студентов и школьников общеобразовательных учреждений «Воспитание. Культура. |
Секция: Нравственно-эстетическое (духовно-нравственное, духовно-эстетическое) воспитание (Год Культуры в России).
Тема: Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты композитор Фәрит Яруллин”темасына тикшеренү эше
“Шүрәле”гә ияреп.
Сафина Диляра Ильясовна
ученица 11 класса
МБОУ “Арская средняя
общеобразовательная школа №1
им.В.Ф. Ежкова с углубленным
изучением отдельных предметов»
Научный руководитель учитель
татарского языка и литературы
Хайретдинова Фанзиля Табрисовна
Арск, 2014
МГБУ «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү буенча В.Ф.Ежков исемендәге 1нче номерлы гомуми белем бирү мәктәбе.”
Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты композитор Фәрит Яруллин”темасына тикшеренү эше
“Шүрәле”гә ияреп.
Башкарды: 11-нче А классы
укучысы Сафина Диләрә
Ильяс кызы
Җитәкчесе: Хәйретдинова
Фәнзилә Тәбрис кызы
Арча, 2014-нче ел
Эчтәлек:
2.1. Заһидулла Яруллинның татар музыка сәнгатендә тоткан урыны.”Тукай” маршы.
2.2. Заһидулла аганың дәвамчысы Фәрит Яруллин.
2.3. ”Шүрәле”балетының үзенчәлекле музыкасы.
5. Кушымта. “Шүрәле”балетыннан фотосурәтләр.
1. Кереш өлеш.
Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге билгеләнүгә 53 ел вакыт үтеп тә киткән. Һәр елның 26нчы апрель көнендә Татар опера һәм балет театры янындагы Габдулла Тукай һәйкәле үз тирәсенә шигырь җанлы олы һәм кечене бәйрәмгә җыя. Шушы көнне Дәүләт бүләгенең лауреатлары билгеле була. Алкышлар яңгырый, куллар кысыла, чәчәкләр тапшырыла, рәхмәт сүзләре яңгырый...
Ләкин лауреатлар арасында бер изге җан бар. Аны инде бүләк тә, алкышлар да, чәчәкләр дә дулкынландырмый. Ул беркайчан да үзенең талантына шундый зур бәя бирелгәнен белмәячәк. Ул үз хезмәтенең сәхнәләрдәге тантанасын уена да китерә алмагандыр, мөгаен.Чөнки ул – шаһит киткән. Туган иле, туган җире, туган халкы өчен шаһит киткән. Үзәктән килгән әдәбият һәм сәнгать вәкилләре, безнең Чистайга килеп, сугыш ялкынының сүрелгәнен көтеп ятканда, ул ут эченә ташланган һәм - шаһит киткән.
Сугыш утына кергәндә, ул әле Тукай яшендә генә булган. Ләкин Тукай яшенә җиткәндә, ул инде үлемсез әсәр авторы була алган. Тукай яшенә җиткәндә, ул татар музыка сәнгатен дөнья аренасына чыгарырлык әсәр иҗат иткән. Сугыштан җибәргән хатларында да ул артиллерия канонадасын симфония авазлары итеп кабул итүе турында язган. Ул музыка авазларын энҗе-җәүһәр бөртекләренә әйләндерү өчен туган булган. Шушы матурлыкны кешеләргә ирештерү, гүзәллек дөньясына бар җиһанны өндәү өчен туган булган. Ләкин ул ... шаһит киткән. Аның исеме – Фәрит Яруллин.
Бу шәхесне феномен димичә, кем дисең?
Каян килгән аңа илаһи сәләт? Нинди сулар, нинди ана сөтләре белән кергән аңа халыкның нечкә күңеле, олы җаны, рухи көче? Хәзерге болганчык, физик көч культы, “сары шайтан”га табыну заманында да сихри көчен югалтмаган әсәр тудыра алган шәхес – кем ул Фәрит Яруллин? Безне менә шушы сораулар, “Шүрәле”гә ияртеп, тарих сәхифәләренә эзләнүләргә алып кереп китте. Шуңа күрә бу кечкенә генә хезмәткә “Шүрәле”гә ияреп,” дип исем кушасы килә. Бу үлемсез әсәрнең серләренә төшенәсе, Фәрит Яруллин дип аталган могҗиза йомгагын сүтәсе килә...
Мәркәзебез Казан хәзер балет башкаласына әйләнде дисәк тә, ялгышмабыз. Нинди генә йолдызлар кабынмый Муса Җәлил исемен йөрткән опера һәм балет театры сәхнәсендә! Нинди генә автор, нинди генә әсәр исеме яңгырамый! Нинди генә милләт вәкилләре катнашмый!
Моны инде татар феномены дәвам итә дип, әйтеп була.
Шулай итеп, безне түбәндәге сораулар борчый:
2. ТУКАЙ ҺӘМ ЯРУЛЛИННАР.
2.1. ЗАҺИДУЛЛА ЯРУЛЛИН
Вакыт агымын кире борып булса, беренче Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләген мин гаҗәеп сәләткә ия булган композитор Заһидулла ага Яруллинга “Тукай маршы” өчен бирер идем. Заһидулла ага чын мәгънәсендә татар музыканты, танылган гармунчы, оста пианист, композитор, музыка остасы була.
Заһидулла Яруллин 1888нче елның 10нчы октябрендә Татарстанның Мамадыш районы Кече Сөн авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Гаиләләре ишле һәм ифрат ярлы булып, үз җирләре һәм мал-туарлары булмаганлыктан, алар ел әйләнәсе байларга бил бөгергә мәҗбүр булалар.
Ун яше тулгач, өяз шәһәре Чистайга еш йөрүче бер күршеләре Заһидулланы шәһәргә алып китә. Көне буе алар эш эзлиләр, ниһаять, Заһидулла кичкә таба бер гаиләгә урнаша . Малай тырышлыгы һәм җитезлеге белән аерылып тора.Кече яшьтән үк аңа үз тамагын үзе туйдырып яшәргә туры килә.
1901нче елда ул Яр Чаллыга күчеп килә һәм чәйханәгә аш өләшүче малай булып урнаша. Шул елның көзендә гомерендә беренче тапкыр Заһидуллага Минзәлә ярминкәсендә булу бәхете эләгә. Монда ул чын җырчыларны, гармунчыларны, скрипкачыларны, "бик тә сәер" коралларда уйнаучы артистларны күрә. Андагы музыкантлар һәм җырчыларның осталыгы үсмерне таң калдыра, ул музыкага юл эзли башлый. Заһидулланың җырга-моңга булган мәхәббәте шул дәрәҗәдә көчле була , ул елгада кер юучы марҗаларның, алачыкта чүкеч сугучы тимерчеләрнең эш вакытында җырлаганнарын сәгатьләр буе качып-посып тыңлый торган була.
Шулай итеп, бормалы язмыш юллары аны музыка дөньясына алып килә
Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның үлемен композитор бик авыр кичерә. Заһидулла шагыйрь истәлегенә иң тәэсирле, тирән мәгънәле көен багышлый. Башта бу әсәр «Тукай истәлегенә» дип атала һәм инструменталь әсәр буларак иҗат ителә. Аннары аңа Тукайның иң әйбәт элегик шигырьләреннән берсе булган «Өзелгән өмид» (1910) шигыре сайлап алына.
“И мөкаддәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз?
Син сынасың, мин сүнәмен, айрылабыз ахрысы,”-
дип үкси композиторның күңел кыллары да шагыйрь сүзләре артыннан.
“Күз яшең дә кипмичә егълап вафат булган әни!
Гаиләсенә җиһанның ник китердең ят кеше?!
Үпкәнеңнән бирле, әнкәй, иң ахыргы кәррә син,
Һәр ишектән сөрде угълыңны мәхәббәт сакчысы.
Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы,-
Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы!”
Татар музыка тарихына бу әсәр “Тукай маршы” исеме астында кереп кала. Ул бөек шагыйрьнең ачы язмышын гына сурәтләмичә, татар халкының уянуын, Тукай артыннан белемгә, яктылыкка тартылуын да чагылдыра.
Шул чорның алдынгы татар демократик зыялылары Галиәсгар Камал, Гафур Коләхметов, Габдулла Кариев Заһидулла Яруллинны үз рәтләренә алалар, аның рухи үсешенә зур йогынты ясыйлар. «Сәйяр» труппасының музыкаль ансамблендә пианист һәм җитәкче булып эшләп, композитор ул чорның мәшһүр шәхесе булып китә.
Беренче империалистик сугыш башлана. 1916нчы елда Заһидулла Яруллин да фронтка озатыла. Монда да ул музыкага булган мәхәббәтенә турылыклы булып кала. Үпкәсенең сәламәт булмавы аркасында, Заһидулланы армия хезмәтеннән азат итәләр. Ул Казанга әйләнеп кайта.
Революциядән соң, Заһидулла Яруллин Казан гарнизонының хәрби коллегиясе каршындагы драма труппасының катнаш оркестрына даими эшкә керә. Биредә ул, гармунчы, пианист, композитор буларак, үзенә таныш элеккеге "Сәйяр" труппасы коллективы белән хезмәттәшлек итә. Алар Казан тирәсендәге мөселман Кызыл Армия частьларында концертлар куялар.
1934нче елда, сәламәтлеге бик нык какшау сәбәпле, Заһидулла Яруллин туган авылы Кече Сөнгә кайтып, гомеренең ахырына хәтле шунда яши. Биредә ул авылдашлары өчен гармуннар ясау һәм төзәтү белән мәшгуль була. Шулай ук иҗат эше белән дә шөгыльләнә.
Композиторның «Вальс», «Колхозчылар җыры», «Элегия», «Авыл көе» кебек әсәрләре бүгенге көндә дә милләтебез музыкаль культурасының йөзек кашы булып санала.
Заһидулла Яруллин 1964нче елда 75 яшендә вафат була. Аны туган авылы – Мамадыш районы Кече Сөн авылында җирлиләр. Ике улы – ике канаты – Фәрит Яруллин һәм Мирсәет Яруллин аның эшен дәвам итәләр.(кушымта 1)
Заһидулла Яруллин үзе татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның үлеменә «Тукай маршы» белән җавап биргән булса, улы – композитор Фәрит Яруллин - Тукайның халык әкиятләренә нигезләп язылган әсәренә балет репертуарында иң яхшы әсәрләрнең берсе булган «Шүрәле» балетын иҗат итә.
1913нче елның апрель ае сөекле шагыйребез Габдулла Тукайны бу якты дөньядан алып китә. Ә 1914нче елның беренче гыйнвары җиргә булачак композитор Фәрит Яруллинны бүләк итә. Тукайга булган мәхәббәтен Заһидулла Яруллин үзенең улы Фәриткә дә кечкенәдән бирә алган. Әле Фәрит укый да белмәгән бер көнне, ул Габдулла Тукайның әкиятләр җыентыгын алып кайта. Кышкы озын кичләрнең берсендә, әдәбияткә гашыйк гаилә бергә җыела. Әтиләре Фәрит өчен скрипка ясый, ә әниләре Тукай әкиятләрен укый. Фәритнең күңеленә иң хуш килгәне, тирән эз калдырганы “Шүрәле” әкияте була. Шул көннән башлап, ул шушы образ белән янып яши башлый. Хәтта Шүрәленең чын-чынлап барлыгына да үз - үзен ышандырып бетерә.
Фәрит кечкенәдән музыка сәнгатенә гашыйк булып үсә. 1930 нчы елда ул музыка техникумына укырга керә, виолончельдә һәм фортопианода уйнарга өйрәнә.
1933 нче елда Фәрит Яруллин Мәскәү консерваториясе каршындагы рабфакка композиция классы буенча укырга керә. Аннан соң Татар опера студиясендә профессор Г. И. Литинскийдан композиция буенча дәресләр ала башлый. Профессор Фәрит Яруллинның өлкән остазына һәм дустына әйләнә. Фәрит Яруллин тиз арада профессиональ композиторлык осталыгы серләренә төшенә. 1934-1939 нчы еллар эчендә, студиядә уку дәверендә, ул төрле чорда яшәгән һәм төрле юнәлештә иҗат иткән композиторларның музыкаль тел осталыкларын өйрәнә. Яшь композиторның үзенчәлекле музыкаль теле шушы хезмәт нәтиҗәсендә формалаша. Мәскәүдә уку елларында Фәрит Яруллин иҗади эш белән дә шөгыльләнә: фортопиано, скрипка һәм виолончель өчен сонаталар яза.
1938 нче елны Мәскәү Дәүләт консерваториясе каршында оештырылган Татар опера студиясен тәмамлаган вокалистлар Казанга эшкә кайта. Башкалабызда Татар Дәүләт опера һәм балет театры ачу зарурлыгы туа. 1939 нчы елның 17 нче июнендә В. И. Качалов исемендәге Зур драма театры сәхнәсендә яңа оештырылган театр беренче сезонын ачып җибәрә. Әдәби бүлекне җитәкләү шагыйрь Муса Җәлилгә йөкләнә.
Яңа ачылган театрның репертуарын милли әсәрләр белән баету өчен иҗат эшенә яшь авторларны җәлеп итергә кирәк була. Менә шушы чорда Фәрит Яруллин үзенең балалык хыялын тормышка ашырырга тотына.
Бу Габдулла Тукай әкияте нигезендә иҗат ителгән беренче татар балеты “Шүрәле” була. Аңа либреттоны Әхмәт Фәйзи яза. 1940 нчы елга балетның либреттосы һәм аңа язылган музыка әзер була.
1941нче елның августына Мәскәү шәһәрендә татар сәнгате һәм әдәбияты декадасы уздыру планлаштырыла. Яңа иҗат ителгән балетны да беренче тапкыр шунда күрсәтергә булалар.
Ләкин бу планнарны тормышка ашырга насыйп булмый. Бөек Ватан сугышы башланып китә. 1941нче елның 24нче июлендә Фәрит Яруллин Совет Армиясе сафларына алына һәм Ульяновск шәһәренә хәрби пехота мәктәбенә укырга җибәрелә. Кызганычка каршы, композитор Бөек Җиңү көнен күрә алмый. 1943 нче елның 17нче октябрендә Австрия башкаласы Вена шәһәрен азат иткәндә ул батырларча һәлак була.
Ятим “Шүрәле”нең язмышы тулысы белән фронт сводкаларына бәйле булып кала. Бәхеткә каршы, Бөек Җиңү көне дә якынлаша.
Фәрит Яруллинның “Шүрәле”балеты беренче тапкыр Казанда 1945нче елның март аенда Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә дөнья күрә. Әсәр үзенең гүзәллеге белән халыкны таң калдыра. Балет тагын 1952нче, 1957нче, 1970нче, 1986нчы һәм 2000нче елларда куела. Ул хәзерге көндә дә театрыбызның репертуарыннан төшми торган сәхнә әсәре булып кала.
1958нче елның 8нче апрелендә Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләген булдыру турында карар кабул ителә.
Фәрит Яруллин, беренчеләрдән булып, 1958нче елда (вафатыннан соң) “Шүрәле” балеты өчен шушы олы бүләккә лаек була.(кушымта 2)
2.3. “Шүрәле” балетының музыкаль үзенчәлекләре
Балетның нигезенә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның «Шүрәле» әкият-поэмасы салынган. Ләкин композитор Фәрит Яруллин белән шагыйрь Әхмәт Фәйзи либреттога халык әкиятләренең башка матур образларын да кертәләр, шулай итеп әкиятне киңәйтәләр, тулыландыралар. Нәтиҗәдә, шигьри янгырашлы, кешелеклелек идеяләре белән сугарылган, явызлыкка һәм кара көчләргә каршы көрәшкә өндәүче үзенчәлекле әсәр туа.
Балетның эчтәлеге катлаулы түгел.
Авылның ярлы егете Былтыр кара урманга ауга килә.Һавада очып барган кошка ук атмакчы була, кош артыннан йөгереп китә.
Урман аланлыгына кош сурәтендәге кызлар ял итергә төшәләр. Канатларын салып куеп, алар урман эченә кереп китәләр. Шүрәле тиз генә Сөембикәнең канатларын яшереп куя. Кызлар , урманнан чыгып, бии башлыйлар.Шүрәле агач башыннан кызлар өстенә сикерә. Бар да, канатларын алып,очып китәләр, Сөембикә генә, канатларын тапмыйча, Шүрәле кулында кала.
Урманнан Былтыр йөгереп чыга. Ачу белән Шүрәлене бәреп ега да, Сөембикәгә канатларын эзләшә башлый. Ләкин канатлар беркайдан да табылмый: алар Шүрәле оясында.Алҗыган Сөембикә яшел үләнгә ятып йоклап китә.Былтыр аны кулына күтәреп авылына алып кайта.
Яшьләрнең туе бара. Шүрәле дә авылга килә һәм, кунаклар таралып беткәч, Сөембикәгә канатларын ыргыта. Күккә карап, кыз уйга кала: Былтыр белән калыргамы яки, канатлардан файдаланып, кире үз стихиясенә китергәме? Сөембикә һаваны сайлый. Әмма күккә күтәрелүгә, аны каргалар өере чорнап ала. Алар аны урманга, Шүрәле оясына, очарга мәҗбүр итәләр.(кушымта 4)
Ләкин кара көчләр шатлыгы озакка бармый.Һавада әсир ителгән Сөембикәне күреп калып , егет сөйгәнен бәладән коткарырга ашыга. Кулына факел тотып, Былтыр урманга атыла, җен-пәриләр оясына ут төртә. Ялкын эчендә Шурәле дә һәлак була. Сөембикә исә үз куллары белән канатларын ут эченә ыргыта: хәзер ул җир кешесе, ул сөйгәне белән кала.
Кисәк кенә янгын сүнеп китә. Урман эче гаҗәеп тынлык, соклангыч матурлык белән тула.
Яшьләрне эзләп, аланга кунаклар, егетнең әти-әнисе килә. Алар, Сөембикә белән Былтырны исән-сау күреп, шатланалар. Урман эчен шаулатып, бәйрәм дәвам итә. (кушымта 5)
Кешенең олы мәхәббәт хисе, ихтыяры, акылы, кара, явыз көчләрдән өстен чыга — балетның төп эчтәлеге әнә шул.
Шундый идеяне тормышка ашыру өчен композитор үзенчәлекле музыкаль ачышлар тапкан. Алар түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
1.Балетның искиткеч сихри музыкасы сәхнәдәге хәрәкәтләр белән үрелеп бара.Ул әсәрдә чагылдырылган хисләрне, тойгыларны бай итеп ачып сала. Балетның халык моңына нигезләнгән музыкасы чын милли аһәңнәр белән яңгырый.
2.Фәрит Яруллин, классик биюләрнең төзек системасын халык бию көйләрендәге элементлар белән кыю рәвештә бәйләп, беренче татар балетын тудыруда дөрес юл таба.
3.Балет музыкасында бер-берсенә капма-каршы торган ике көч чагылыш таба. Бер яктан - халык вәкилләре, Былтыр. Икенче яктан - башында Шүрәле торган явыз көчләр, урман пәриләре. Яктылык көчен белдергән образларны композитор халык көйләренә нигезләнгән йомшак яңгыраш, эластик ритмика, гади төзелеш белән язган. Ә кара көчләр гаҗәеп көйсез, каприз ритмнар, гармониясе булмаган көй белән чагылдырылган. Ике музыкаль сфераның шулай капма-каршы куелуы контраст сәхнә күренешләре тудырырга да, яхшылык белән явызлык арасында барган кискен көрәшнең асылын ачып курсәтергә дә ярдәм итә.
4.Гади авыл егете Былтыр образында халкыбызның киң күңеллелеге, үткенлеге, тапкырлыгы, чаялыгы,акыллылыгы күрсәтелә. Аны сурәтләгән музыка үзенең җылылыгы, ягымлылыгы белән аерылып тора.Композитор Былтырга хае булган батырлыкка да басым ясый. Балетның финалына Былтыр Шурәледән үч алучы булып түгел, ә явызлыкка каршы рәхимсез көрәшүче булып килә, шуна курә музыкада баһадирларча киңлек, эпик мәһабәтлелек чагыла.
5.Балеттагы Сөембикә образы үзенең сафлыгы, гүзәллеге белән сокландыра. Нәфислек, ягымлылык белән тулы вальс көе Сөембикәнең илаһи матурлыгын, шигьри гүзәллеген ача. Әсәр дәвамында музыка билгеле бер эзлеклелек белән әкияттәге кош- кыз Сөембикәнең гади җир кызына әверелә баруын сурәтли. Финалда тормыш өчен, наз һәм сөю өчен яратылган эчкерсез зат күрсәтелә.
6.Шүрәле һәм башка кара көчләрнең бию рәвешләре дә кискен хәрәкәтләр, тупаслык, кул-аяк, гәүдәнең сыгылмалы булмавы белән аерылып тора. Шундый хореография өчен махсус көй дә язылган.
7.Композитор Шүрәле образы өчен төп теманы бик оста тапкан. Үзенчәлекле тавышлар тезмәсен кулланып, ул кыю рәвештә төп тематик үзәк тудырган. Шул үзәктән урмандагы явыз, кара көчләрне гәүдәләндерүче башка күп төрле музыкаль сурәтләүләр үсеп чыга.. Тема, Шүрәле сәхнәдә күренгән саен, аның кәефенә, әйләнә - тирәнең торышына, кылачак гамәленең ниятенә карап, бертуктаусыз үзгәреп тора: я зәһәрләнеп ярсый, я явызлыктан шашына, я катып калгандай тына, я салмакланып китә.
8.Балет музыкасының иң уңышлы, иң образлы, иң якты буяулар белән сурәтләнгән өлеше — урман пәриләре жыелган күренеш. Һәрбер пәриләр төркеменең, җеннәр өеренең үзләренә генә хае төп темалары бар. Ләкин аларның төрлечә булган музыкаль характеристикалары үзара тыгыз бәйләнештә. Алар Шүрәле темасына салынган гомуми көйгә — үзәк темага сокланырлык итеп килеп тоташалар.
9.“Шүрәле”нең халык көнкүрешен күрсәткән өлешләре аеруча матур. Балетта алар үзәк урынны алып тора. Бу күренешләр Шүрәлеләр, пәриләр - бөтен кара көчләр патшалыгына капма-каршы итеп сурәтләнә. Музыканың бу өлешләрен композитор халык көйләре, бигрәк тә халыкньң бию көйләре, интонацияләре, ритмнары белән баетып, халык тормышының җанлы реалистик картиналарын тудыруга ирешкән.
Шулай итеп, халыкның музыкаль фольклоры традидияләренә таянып, милли җыр һәм бию көйләрен иҗади эшкәртеп, рус классик балеты алымнарын киң кулланып, Фәрит Яруллин сокланырлык музыкаль сәхнә әсәре ижат иткән һәм бу әсәр татар милли балеты сәнгате тууына нигез салган.
3.”Шүрәле”балеты –татар музыка сәнгатенең йөзек кашы
«Шүрәле» — илебезнең бик күп почмакларына таныш әсәр булып китү бәхетенә ирешә алды. 1950нче елны аны Киров исемендәге Ленинград дәүләт опера һәм балет театры сәхнәгә куйды . Ленинградлылар Фәрит Яруллин әсәрен яратып каршы алдылар һәм бу балет аларның репертуарында һаман саклана.
Ленинград сәхнәсе “Шүрәле”балетының триумфын булдырды, ул моннан дөнья мәйданына юл алды.
1952 елны «Шүрәле»не Одесса опера театры куйды. Бу балет Киев, Львов, Рига, Саратов, Таллин тамашачыларына да бик яхшы таныш.. 1955 елда ул Мәскәүдә зур Академия театры сәхнәсендә куелды. Аны башкаручылар арасында Майя Плесицкая, Юрий Григорович кебек йолдызлар да бар иде.
Чикләрне үтеп, “Шүрәле” Болгариядә, Монголиядә, Польшада, Чехословакиядә, Германиядә, Албаниядә дә алкышларга күмелде.
Халкыбызның үлемсез улы Фәрит Яруллин тудырган «Шурәле» балеты белән безнең татар сәнгате хаклы рәвештә горурлана, мактана ала.
Балетның шундый уңышлы язмышы, тирән ндеяле эчтәлеккә ия булып, реалистик принциплардан чыгып язылган, халыкчанлык белән сугарылган илаһи музыкасы булуында.
«Шүрәле»нең уңышлы гомере — татар музыка культурасының үсешен билгели торган гүзәл үрнәк һәм талантлы композитор Фәрит Яруллинның онытылмас истәлегенә мәңгелек дан булып тора.
Менә шул сәбәпләрдән чыгып, һәр елны 26нчы апрельдә бирелә торган күркәм бүләккә композитор Фәрит Заһидулла улы Яруллин беренчеләрдән булып лаек булган. Ул тудырган “Шүрәле” балеты бүгенге көндә дә татар музыка сәнгатенең шедевры – йөзек кашы булып кала.
4.Кулланылган әдәбият исемлеге.
1.Даутова Р. Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә - 45 ел.
2.Татарстан Республикасында Татар дөньясы, 26нчы апрель, 2003нче ел.
3..Нигъмәтҗанов М. Намуссыз гаделлек булмас.
4. Мәдәни җомга, 2нче июль, 2010нчы ел.
5. Низами Р.Ул – Яруллиннар йолдызлыгыннан.
6 “.Заман” журналы, 19нчы июль, 2002нче ел.
7.Низами Р. Ул сагыш һәм моңнар дәрьясыннан.
8.Шәһри Казан , 29нчы июль, 2005нче ел.
9. Низами Р.Әй Шүрәле, Шүрәле...
10.“ Сәхнә” журналы, № 5, 2005-нче ел.
11.Низами Р.Беренче балет, беренче мәхәббәт.
12.“Сөембикә” журналы, № 1, 2009нчы ел.
13.Низами Р.Җыр һәм мылтык.
14.“Мәйдан” журналы, № 2, 2010 нчы ел.
15. Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге турында тарихи белешмә.
16. Габдулла Тукайга багышланган интернет-портал.
17.Татарстан композиторлары.Татарстан китап нәшрияты, 1950нче ел.
18.Хисамова Л.Моң сарае.
19.“Мәйдан” журналы, № 6, 2006нчы ел.
20.Әхмәт Р.Күр әле, бар дөньяны гизә Шүрәле!
21.“Шәһри Казан” газетасы, 29-нчы октябрь, 2004нче ел.
5.Кушымта
1.
2.
3.
Карадагынай урман ... Караңгы төн... Урман хуҗасы Шүрәле.
4.
Яктыра... Таң ата... Кыз-кошлар, канатларын салып, әйлән-бәйлән уйныйлар. Уртада – Сөембикә.
5.
Егет кызның күңелен юатырга, үзенең олы мәхәббәтен аңлатырга тырыша. Ләкин кош-кыз Сөембикәнең күңеле – һавада.Ул югалган канатларын сагына.
Өйгә килен төшерү күренеше. Ата белән ана балаларына фатыйхаларын бирә, аларга бәхет тели.
6.
Былтыр белән Сөембикәнең туе. Бөтен авыл шау-гөр килә.
6.
Кара көчләрнең тантанасы. Урман пәриләре, җеннәр, шүрәле ыруы...
7.
Былтыр белән Сөембикәнең олы мәхәббәт хисе явыз көчләрдән өстен чыга.
“Шүрәле” Петербургка кайтты.
2005 елдан башлап Петербурда Сабантуй бәйрәме гомумшәһәр чарасы булып уздырыла. Монда татар һәм башкорт халыклары гына түгел, ә Төньяк башкалада яшәүче башка милләт кешеләре дә бик теләп катнаша.
Мариин театры залы.
Болындагы Сабантуй тәмамланганнан соң исә катнашучылар Петербурның Мариин театрына ашыкты. Анда Фәрит Яруллинның “Шүрәле” балетының премьерасы күрсәтелде.
Петербур театры сәхнәсендә “Шүрәле”не яңача кую – “Ак төн йолдызлары” XVII Халыкара фестивальнең иң күренекле вакыйгаларының берсенә әйләнде. Татар халык әкиятләренә нигезләнеп язылган балет белән Мариин театры җитәкчесе Валерий Гергиев дирижерлык итте. Балетта партияләрне исә Евгения Образцова (Сөембикә), Денис Матвиенко (Али-Батыр), Александр Сергеев (Шүрәле) башкарды.
Евгения Образцова – Сөембикә, Денис Матвиенко – Али – Батыр.
Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, Габдулла Тукай әсәре буенча күренекле татар композиторы Фәрит Яруллин музыкасына язылып, Мариин театры сәхнәсенә чыккан “Шүрәле” балеты татарстанлылар өчен – гаятьзур горурлык һәм милли мәдәниятебезне тануга дәлил ул.
Зилә Валиева,Фәрит Мөхәммәтшин Мариин театры җитәкчесе, дирижер Валерий Гергиев белән балет тәмамланганнан соң.
О путнике
Павел Петрович Бажов. Хрупкая веточка
Повезло! Стихи о счастливой семье
Лиса Лариска и белка Ленка
Финист - Ясный сокол