Мин үзем Тәтеш шәһәрендә яшим. Әтиемнең туган авылы Зур Әтрәчкә еш кына кунакка кайтабыз. Авылда Гомәр Мингалиев урамы бар. Урамнан узганда “ ни өчен аның урамы дип атала икән дип?”- уйлый идем. Әтием аңлаткач, мин аның турында күбрәк беләсем килде. Әтрәч авылы егетләре Әфган сугышында катнашкан.
Вложение | Размер |
---|---|
afgan_nafigina_2.doc | 34.5 КБ |
Әфган юллары буйлап....
Нәфигина Назлыгөл Рушан кызы, 6Б сыйныфы.
Укытучы Исмәгыйлева Гүзәлия Илтөзәр кызы.
Әфганистан... Ни өчен бу сүз сихри дә , шомлы, дәһшәтле дә? Ни өчен бу сүз хәзер дә, барыбызны да сискәндерә, сагайта? Ни өчен 20 еллап Әфганстан темасы матбугат һәм халыктан корычтай ныклы пәрдә артына яшерелә?
Татарстан Республикасы әфган сугышында 257 егетен югалтты. Ул егетләр илебезгә “кара кызалаклар” дип телгә кергән йөк самолетларында кургаш табут эчендә кайтты. Гомерләре чәчәк таҗлары шикелле ачылып кына килгән 15 мең егетне ил буенча чәчеп йөргән “кара кызалаклар”. Әфган “кызалаклары”... Бу ун еллык сугыштан меңләгән егет җан һәм тән яраларын алып кайткан. Бу солдатлар сугышны сайламаган, игълан да итмәгән. Алар бары тик ил алдындагы бурычын үтәгән. Безнең районыбыздан биш якташыбыз әйләнеп кайтмаган....
Мин үзем Тәтеш шәһәрендә яшим. Әтиемнең туган авылы Зур Әтрәчкә еш кына кунакка кайтабыз. Авылда Гомәр Мингалиев урамы бар. Урамнан узганда “ ни өчен аның урамы дип атала икән дип?”- уйлый идем. Әтием аңлаткач, мин аның турында күбрәк беләсем килде. Әтрәч авылы егетләре Әфган сугышында катнашкан.
Бу урамда Әфган сугышында башын салган егет яшәгән. Әтрәч мәктәбендә белем алган Мингалиев Гомәр Әфган җирендә батырларча һәлак булган. Авылдашлары аның исемен мәңгеләштерү, батырны данлау максатыннан чыгып, урамга аның исемен биргәннәр. Батырның әтисе хәзердә шушы урамда яши. Мәктәпнең Дан Залында аның хатлары саклана һәм аңа мемориал такта куелган.
Мингалиев Гомәр Миннегази улы 1966 елның 6 апрелендә Тәтеш районы Зур Әтрәч авылында туган. Зур Әтрәч урта мәктәбендә 8 нче сыйныфны тәмамлап , күрше Монастырск авылындагы училещега укырга кергән. Мәктәп елларында нинди булган соң ул? Бу сорауга җавапны аның укытучысы Садриев Гомәр абый бирде:
-Ул бик тырыш, тәрбияле,сөйкемле, ягымлы, ихлас бала иде . Гаиләдә кызлар арасында бер малай булгангамы- нечкә күңелле, ярдәмчел, эшкә батыр иде. Укуга килгәндә - уртача укыды. Ул бик спортны яратты.Ярышларда катнашып гел бүләкләр, призлы урыннар алып барды. Кечкенәдән үк техника җене кагылганга күрә, училещега укырга керергә ашкынды. Үзе эшләгән машинаны минем “ тимер атым” диеп кадерләп, төзәтеп-майлап кына торды. Армиягә китү- иң зур теләге иде.Чакыру кәгазен алгач, шатлыктан “ очып” кына йөрде.
Гомәр абыйның 3 апасы, энеләрен күмгән кайгылы көнне онытмыйлар да, искә дә аласылары килми. Гомеренең иң матур вакытында һәлак булган энеләре сагыш һәм әрнү хисе китерсә, аның “намуслы, курку белмәс” булуы өчен горурлану хисе кичерәләр.
Училещеда кулына шофер таныклыгын алгач , туган авылында машина йөртүче булып эшләгән. Эшендә гел яхшы яктан таныткан.Бик аралашучан булганга, аның дуслары (егетләр дә, кызлар да) күп булган.Кайсы дустына сүз кушсаң да “ серле янар чәчәк ” иде ул диләр...
1984 елның октябрь ае. Әтрәч авылында солдат озату кичәләре гөрли. Бер “Жугли» урамыннан Гомәр Мингалиев, Илдар Сәмигуллин, Рәмис Заһретдинов армия сафларына чакырыла. Егетләр өчесе дә Әфганга алына ...
Гомәр Миннегази улы 10 февральдән 93981 хәрби частендә машина йөртүче булып хезмәт итә. Хезмәт урынында үзен чын татар егете, татар лачыны итеп күрсәтә. Машинасында бик күп хәрби операцияләрдә катнаша.
Бу сугышта һәлак булган солдатларның әти-әниләре, туганнары безнең арада яши. Ишелеп килгән кайгы дулкыннарына, берсе артыннан берсе туып кына торган тормыш сынауларына бары ата-аналар гына чыдый ала. Бүгенге көндә Миннегази бабай туган авылыбызда ялгызы гына яшәп ята. Бабай миңа улының соңгы хатын укыды, дөресрәге яттан сөйләде:
“...Мин исән-сау, әйбәт кенә хезмәт итәм. Хезмәтемә, ят җирләргә өйрәндем, яңа машина бирделәр. Әти, сезгә озаграк хат язып сала алмадым! Рейска баргач, тоткарлыклар килеп чыкты. Хат килми торса, кайгырмагыз! Авылыбызда нинди яңалыклар бар? Тирә-күршеләргә сәламнәр әйтегез...” (Хаты үзен җирләгәч килгән!!!)
Бу хатны Гомәр-солдат 1 сентябрьдә язган. 10 сентябрьдә хәрби бурычын үтәгәндә, гомере өзелгән. Мингалиевлар гаиләсе улларының үлем хәбәрен алгач, барлык авыл халкы зур тетрәнү кичергән. Батыр егетне озата килгән хәрбиләр - авыл халкының бердәмлеген күреп хәйраннар булган.
Татар халкы – искиткеч түземле һәм баһадир халык. Батырлык- милләтебезнең горурланырлык сыйфаты. Татар кешесе беркайчан да Ватанына хыянәт итмәгән. Һәлак булганнарның авыр туфрагы җиңел булсын Исән-саулары арабызда йөри. Бер яклары белән дә башкалардан аерылып тормыйлар шикелле алар. Ләкин без аларның күзләренә төбәлебрәк, җаннарына тикле үтеп керергә тырышып карасак? Алар сугыш тузанын, сугыш төтенен иснәгән, яралы гәүдәләр, өзелгән кул-аяклар күргән кешеләр. Алар бездән иң әүвәл шуның белән аерылып торалар, моны бик авыр кичерәләр, оныта алмыйлар.
Тәтешнең үзәк паркында калкып чыккан Әфган кырында һәлак булган, интернациональ бурычларын үтәп, исән-сау әйләнеп кайткан батыр егетләребезгә һәйкәл урнаштырылды, һәм исемнәре мәңгеләштерелде. Үзәк паркка килгән һәр кеше аларның батырлыгы алдында баш ия.
Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы бу кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез. Гомерләренең иң матур вакытында һәлак булган егетләребезнең намус һәм хәрби бурыч төшенчәләрен үзләренең тормышыннан да өстенрәк куйганнары өчен горурлану тойгысы кичерәбез. Үлгәннәр хәтере исәннәр дә яши.
Колумбово яйцо
Снегири и коты
Четыре художника. Осень
Снег своими руками
Гном Гномыч и Изюмка. Агнеш Балинт