Сүзем гади генә, матур табигатьле Нурлат районына кергән, Салдакай авылында туып үскән һәм шунда гомер кичергән дәү әтием, Хамидуллин Хәбибулла Хәмидулла улы турында. Әйе, мин дәү әтиемне бөек шәхес итеп күрәм һәм әлбәттә, горурланам
Вложение | Размер |
---|---|
Бабам турында истәлекләр . | 89.71 КБ |
Нурлат муниципаль районы
МББУ «Якушка урта мәктәбе”
“Бөек шәхес”
(Сугыш һәм хезмәт ветераны ,
газиз кешем,дәү әтием истәлегенә багышлыйм)
Чыгышны
Нурлат районы
Якушка урта мәктәбенең
11 че сыйныф укучысы
Хәмидуллин Хәким Хәсибулла улы
әзерләде.
Укытучы :
Хәмидуллина Г.И
“ Бөек шәхес”
Бабайлар көрәшеп безгә
Тынычлык яулап алган.
Ә күпләре кайталмыйча,
Сугыш кырында калган.
Тиздән Җиңү бәйрәме,
Бәйрәм итәр бар халык.
Кайберләре сагышланып,
Кайберләре шатланып.
Әни сөйли, бабаемның
Яу кырында калганын.
Һәр ел саен бу бәйрәмне,
Елап каршы ала ул.
Күкләребез аяз булсын,
Сугыш уты янмасын.
Әби-бабайлар язмышын
Без күрергә язмасын. Гөлфия Гыйниятуллина.
Сүзем гади генә, матур табигатьле Нурлат районына кергән, Салдакай авылында туып үскән һәм шунда гомер кичергән дәү әтием, Хамидуллин Хәбибулла Хәмидулла улы турында. Әйе, мин дәү әтиемне бөек шәхес итеп күрәм һәм әлбәттә, горурланам.
Хәмидулла улы Хәбибулла Хәмидуллин 1953 нче елдан КПСС члены Якушкино авыл Советы башкарма комитеты председателе булып 35 ел эшли. Ул коммунистлар партиясенең һәм совет халкының турылыклы улы була. Дәү әтием 1925 нче елның 5 маенда Татарстан республикасының Нурлат (Октябрь) районы Салдакай авылында туа. Ул үзенең хезмәт юлын “Кызыл Чирмешән” колхозы эшчесе булып башлый. 1943 нче елда Кызыл Армия сафларын алына. Бөек Ватан сугышында катнаша. Демобилизациядән соң дәү әтием колхозның комплексы бригадиры булып, ә 1953 нче елдан берничә авылны үзенә туплаган, авыл Советында председатель булып эшли. 1953 елдан гомеренең соңгы көннәренә кадәр Якушка авыл Советы башкарма комитетын җитәкли.
Кадерле дәү әтием һәрвакыт эшендә намуслы була, колхоз һәм районның иҗтимагый тормышында актив катнашып, берничә тапкыр район Советы башкарма комитетына депутат итеп сайлана.
Ул һәрчак тирән партиячел принципиальлелек үрнәге күрсәтә, кешеләргә ихтирамлы була, үз авылдашларының ихтыяҗлары турында даими кайгыртып яши, яшьләрнең якын остазы була.
Коммунистлар партиясе һәм Совет хөкүмәте дәү әтиемнең хезмәтләрен югары бәяли. Аның көрәш юлы һәм тыныч хезмәте хөкүмәтебезнең күп санлы бүләкләре белән билгеләнеп үтелә.
Дәү әтиемне бөек шәхес итеп тиңләргә минем хакым бар. Һәм моның өчен мине беркем дә тәнкыйтьләмәс дип ышанасым килә. Ни өченме? Чөнки минем дәү әтием безгә тыныч тормыш бүләк иткән күп кенә көрәшчеләрнең берсе.
Сугыш ..............
Сугыш сүзен ишетү белән, күңелгә әллә нинди җан өшеткеч, әрнү катыш уйлар килә. 1941 елның 22 нче июнендә ,чәчәкләрне кара күмергә әйләндереп, фашистлар безнең җиребезгә ерткычларча басып керәләр. Алар үз юларында очраган һәрнәрсәне: кешеләрне, хайваннырны, авылларны юк итәләр. Биш елга якын барган бу сугыш күпме ананы тол, балаларны әтисез калдыра. Халык күпме ачлык, ялангачлык кичерә. Бу чорда күргән кайгыларны әйтеп һәм язып бетерерлек түгел. Дәһшәтле еллар афәтен һәр гаилә кичерде. Сугыш тирән яра калдырды, йөрәкләргә әрнү салды. Күңелләр һаман сызлана, сыкрый әле. Еллар буена газизләрен көтеп, югалту кайгыларын үзләре белән алып киткән − дөнья куйган аналар да аз түгел. Алар һаман хәтер яңарталар.” 1941 нче елны сугыш башланды. Авылдашлар сугышка китә башладылар. Булган аталарны да алдылар, авылда эшләрдәй кеше калмады. Бөтен эш бала-чагага, карт-корыга калды. Ул вакытта миңа 11-12 яшь иде. Печән чаптык, молотилкада ашлык суктырдык. Ашарга юк, кияргә юк, колхозда тырышып эшләгән өчен идарә члены итеп медаль белән бүләкләделәр. Шулай итеп, без дошманнарны җиңергә үзебез дә өлеш керттек. Хәзер бар булганына сөенеп, әйбәт кенә яшәп ятабыз,”- дип искә ала иде мәрхүмә әбием.
Бөтен совет халкы белән берлектә авыл халкы изге Ватанны саклап калу өчен, бердәм хезмәт вахтасына басып, “Барысы да фронт өчен” дигән девиз белән ару-талу белми, көнен дә, төнен дә исәпләмичә тырышып эшләвен дәвам итә. Авыл халкының тормыш хәле бик авырлаша. Ватан сугышындагы батыр көрәшчеләрне туендыру, киендерү авыл халкы җилкәсенә төшә. Бөтен ил белән барган бу компаниягә кушылып, авыл халкы да зур өлеш кертә. Авыл яшьләре авыр сугыш елларында халыкны тәрбияләү, аларның авыр кайгы-хәсрәтләрен вакытлыча гына булса да тарату максаты белән, кичләрен, концертлар, спектакльләр куялар. Бу елларда ясле бинасы клуб итеп җиһазландырылган була һәм бөтен культура мероприятиесе шунда уздырыла. Нинди генә авырлыклар булса да, авыл халкы аны җиңә килә, көнен дә төнен дә кызганмый хезмәт итә, фронтка өзлексез ярдәм итә, канкойгыч сугышның бетүен түземсезлек белән көтә. Ниһаять озак еллар көткән куанычлы көн – Җиңү көне килеп җитә. Колачы һәм киеренкелеге ягыннан тиңдәшсез канкойгыч сугыш 1418 тәүлек дәвам итә. Җиңү зур югалтулар бәрәбәренә яулана.
Игеннәр өлгереп, урып-җыю эшләре белән бергә, беренче олауларны тантаналы рәвештә дәүләткә озату эше дә алып барыла
Без, аллага шөкер, сугыш турында китаплардан укып кына беләбез. Ә бит чынлыкта безнең эби-бабаларыбыз да бу хәсрәтне үз җилкәләрендә татыганнар. Бабайларыбызны елап сугышка озаткач, шуның белән бит әле эш бетмәгән. Тылда калучыларның да хезмәтләрен санап бетергесез. Алар берничә кеше өчен берюлы эшләгәннәр: ашлык үстергәннәр, җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләгәннәр. “Тормышның ачысын да, төчесен дә күрдек, – дип искә ала иде әбием. – Аннан Бөек Ватан сугышы башланды. Өйләрдә суык, ягарга утын юк. Өстәвенә дәүләткә ел саен 400 кг ит, 200 л сөт, 3 ц бәрәңге, 200 данә йомырка тапшырырга кирәк иде. Ашарга көнгә 400 г икмәк бирәләр иде.....
Озатып вокзаллар каршында,
Маңгайдан үптеләр аналар.
Тузанлы юллардан үттеләр,
Дөньяны күрмәгән балалар.
Дүә әтиемә дә сугышның төрле җирләрендә булырга, дөньяның ачысын-төчесен татырга туры килә. Җиңү! Бу –яу кырында илне саклаган солдатлар һәм аларның дошманны җиңеп кайтуын көткән аналар, апалар, сеңелләр, ул һәм кызлар өчен иң зур бәхет.
Сугышлар булмый корбансыз.
Ансыз – юк Җиңү туе.
Ә без үлгәннәр алдында
Бурычлы гомер буе.
Бәхеткә каршы, дәү әтиемә туган ягыбызга әйләнеп кайтырга насыйп була.Ул кайткач, уңган, булган дәү әниемне очратып, гаилә корып җибәрә.Тугыз бала тәрбияләп үстерәләр. Минем әтиемә генә, кызганычка каршы, ата назын, ата бәхетен озак татырга туры килми. Әтием нәкъ минем кебек чагында, яраткан газиз кешесен югалта. Ә бит бу кайгыга бары тик сугыш гаепле була. Дәү әтиемнең сугышта алган яралары, аны гомеренең чәчәк аткан чорында, 57 яшендә бу фани дөньядан алып китә. Пуля кыйпылчыгы калып, аны озак еллар буе җәзалый. Ә без бабаемның калган медальләрен аның төсе итеп саклыйбыз. Бабаема июльдә гүр иясе булганына 32 ел тулса да, батырлыгын, тиңдәшсез хезмәтен балалары, оныклары онытмый. Тар каберең киң, авыр туфрагың җиңел, безнең өчен күңелең тыныч булсын, бабаем.
Бу дөньядан иртә китүенә карамастан, ул сугыштан соң авылны торгызуга зур өлеш кертеп калырга өлгерә.
Мин үз гомеремдә дәү әтием дигән сәзне әйтә алмадым. Ләкин мин синең барлыгыңны тоеп, белеп яшим. Бу хикәямне тәмамлап яраткан бабама, “Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел” дигән канатлы сүзләрне истә тотып, дәү әтиемне искә алып, шигырь язасым килде:
Май айлары җиткән саен,
Яңара йөрәктә сагышлар,
Илне үлем ачысына төргән
Фашистларга төшсен каргышлар.
Тыныч йокла, дәү әтием!
Мин сине яратам һәм синең белән горурланам.
Синең дәвамчың булырга сүз бирәм.
Оныгың Хәким
Что общего у травы и собаки?
Ночная стрельба
Фильм "Золушка"
Туманность "Пузырь" в созвездии Кассиопея
Рисуем лошадь акварелью