Янгынга каршы иншалар бәйгесенә катнашкан эш
Вложение | Размер |
---|---|
Янгын - куркыныч афәт | 12.7 КБ |
Янгын – куркыныч афәт!
Башкарды: Балтач урта гомуми белем мәктәбенең 6 нчы А сыйныфы укучысы Сабирҗанова Альбина Илдар кызы
Үз илеңнең кадерен белер өчен, читләргә китеп карау кирәк микән?! Берәүләр аның матурлыгын читтән дә күрмәскә мөмкин, икенчеләре туган җирендә яшәгән һәр көннең кояшына иелеп сәлам бирә. Мин дә - үз илемнең нечкә күңелле бер баласы. Туган ягымның урман- күлләре, таулары, болын-нары – һәммәсе изге җир. Балтач табигате искиткеч матур һәм бай. Алтын көзләре, ап-ак кышлары, ямьле язлары, чәчәкле җәйләре белән матур ул. Һәр ел фасылы үз вакытында килә. Балтач куе, яшел урманнарга бай. Районымның исеме үк әйтеп тора: монда элек- электән балта осталары яшәп килгән. Бу һөнәр белән шөгыльләнер өчен агач кирәк. Кешеләр,үзләре дә белмичә, табигатькә зыян китерә, урманнарның саны азая. Тик урманнарның бетүенә бу гына сәбәп түгел. Иң зур афәт – янгын! Ул – бик куркыныч һәм явыз күренеш. Бер сүндерелмәгән учак бөтен урманны яндырып бетерергә мөмкин. Янгын бик җиңел башланып китә, әмма аны туктатуы бик авыр. Янгынны сүндереп өлгергәнче, гектарлаган урманнар юкка чыгарга мөмкин. Ул үзеннән соң бары тик кап- кара җир генә калдыра. Бу урында әле бик күп еллар яшел агачлар, аллы - гөлле чәчәкләр булмас.
Янгын бит ул үзеннән- үзе генә килеп чыкмый. Бу кешеләрнең ваемсыз-лыгы аркасында килеп чыга. Һәрберебез табигатьтә. Учак янында ял итәргә яратабыз. Урманның матурлыгына, яшеллегенә сокланабыз. Тик артыңнан учакны сүндермәсәң, бу гүзәллек инде юкка чыгычак. Ә бит игътибарлырак булсаң, бу хәлне булдырмый калырга мөмкин.
Кеше табигатькә генә түгел, үзенә дә зыян китерә. Күпме өйләр яна, күпме кеше гомерләре өзелә. Бер минутта бөтен өең, сараең янып бетәргә мөмкин. Күпме кешеләрнең гомере өзелергә мөмкин!
Янгын чыкмасын өчен нишләргә соң? Минемчә, иң беренче тәрбия гаиләдән булырга тиеш. Балаларны кечкенәдән янгын куркынычсызлыгына өйрәтергә кирәк. Бала үсә төшкәч, мәктәптә дә аның белән әңгәмәләр үткәрә-ләр. Безнең мәктәпкә дә янгын сүндерүчеләр еш киләләр. Алар безгә янгынның нилектән килеп чыгуын, янгын булган вакытта нишләргә кирәклеген аңлаталар. Мәктәбебездә янгын куркынычсызлыгы почмагы бар. Өйрәнү тревогалары оештырып, безне янгын булган очракта куркып калмаска, тиешле чараларны күрә белергә өйрәтәләр.
Янгын сүндерүче абыйлар һәрвакытта әзер торалар. Хәвеф – хәтәр булганда, фаҗига булган урынга иң элек кызыл янгын сүндерү машиналары килеп җитә. Янгын сүндерүчеләр, оешкан төстә, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, ярдәмгә ашыгалар. Шулай да һәркем янгын сүндерүчеләргә булышлык итәргә, игътибарлы булырга тиеш. Чөнки янгын күп очракта юк кына нәрсәләрдән килеп чыга.
Кешеләр, әйдәгез, табигатьне, матур бай урманнарыбызны, йорт-җирләребезне һәм гомеребезне саклыйк!
Мальчик и колокольчики ландышей
Осенняя паутина
Золотая хохлома
«Яндекс» открыл доступ к нейросети "Балабоба" для всех пользователей
Смекалка против Змея-Горыныча