Мин ышанам: кайчан да булса ришвәт дигән куркыныч чиргә дару табарлар, җәмгыятебез терелеп китәр.
Вложение | Размер |
---|---|
moe_predstavlenie_o_tom_chto_takoe_vzyatka_i_pochemu_nado_za_eto_nakazyvat.docx | 19.14 КБ |
Министерство образования и науки Республики Татарстан
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение
«Новокинерский лицей» Арского муниципального района РТ
Республиканский конкурс сочинений
“Будущее моей страны – в моих руках”
в номинации
“Мое представление о том, что такое взятка и почему надо за это наказывать?”
Выполнила: Иванова Аида Эльнаровна, 6 класс
Руководитель: Нигматуллина Лейсан Саубановна
2013
Нәрсә ул ришвәт? Аның өчен нигә җәза бирергә кирәк? Бу турыда минем фикерләрем.
Һәркем законны белсен һәм үтәсен, -
Бүген безгә шунысы бик кыйммәт!
Шул чакта кимер иде җинаятьләр,
Чәчәк ата алмас иде ришвәт!
Мин әле алтынчы сыйныфта гына укыйм. Шулай да һәр көнне телетапшыруларны карап барам, газета – журналлар укыйм, мәктәптә укытучылар, өйдә исә әти –әнием һәм әбием – бабам сөйләгәннәргә дә колак салам. Менә шулар аша дөнья хәлләре, илебездәге вакыйгалар белән танышам. Бу уку елында “Җәмгыять белеме” фәнен өйрәнә башладык. Болар барысы да миңа “закон”, “закон бозу”, “җинаять”, “ришвәт” төшенчәләрен аңларга ярдәм итәләр.
Нәрсә соң ул ришвәт? Ришвәт – ул җитәкче урыннарда эшләүче кешеләргә бирелгән акча, кыйммәтле әйберләр, хезмәт күрсәтү. Ришвәткә ике як катнаша: ришвәт бирүче һәм алучы (ришвәтче). Кем соң ул ришвәт бирүче? Ул, үзенә кирәкле нәрсәне алу өчен, җитәкчегә акча, кыйммәле әйберләр бирүче, аңа нинди дә булса бушлай хезмәт күрсәтүче кеше.
Кем соң ул ришвәтче? Ришвәтче - ришвәт алучы кеше, ягъни ришвәт бирүчедән законсыз рәвештә акча, кыйммәтле әйберләр алучы, үзенә хезмәт күрсәттерүче кеше.
Ришвәт - турыдан-туры законны бозу. Шуңа күрә ул иң куркыныч җинаятьләрдән санала. Ришвәт башка кешеләргә зыян китерә, дәүләтебезнең нигезләрен җимерә, күп кешеләрдә ризасызлык тудыра. Ришвәтчеләр - алар комсыз кешеләр, аларга беркайчан да булган байлык җитми. Алар турында халык бик белеп әйткән:”Үзе туйган, күзе туймаган”. Ришвәтчеләр - сабыйлар, ярдәмгә мохтаҗлар, мескен кешеләрнең хакын үзләштерүчеләр. Менә шуңа күрә дә ришвәт өчен җаза бирергә кирәк тә.
Закон нигезендә ришвәт бирүче дә, ришвәт алучы да җинаять җаваплыгына тартыла. Бу бик дөрес тә. Алар икесе дә закон бозучылар бит.
Ришвәт бирүчеләр арасында байлар, эшмәкәрләр, бизнес белән шөгыльләнүчеләр күп. Әмма аларның күпчелеге безнең кебек гади кешеләр тәшкил итә. Әгәр үзебездә ришвәткә каршы нәфрәт тәрбяли алсак, ришвәткә каршы көрәшүчеләр булып китәрбез.
Хәзер халык ришвәт турында бик күп мәзәкләр уйлап чыгара. Минем бабаем ”Чаян” журналын укып бара. Бер санында Закир Әхбәровның”Вҗәтке”дигән мәзәк хикәясе басылды.(Чаян, №5, 2012)
Анда Хәлиулла картның кырык алты ел элек төзегән йортын, үзенеке итеп рәсмиләштерергә, ярты ел район үзәгенә йөрүе тасвирлана. Бабай кирәкле кәгазьләрне җыеп бетерә, ә җитәкче аны һаман бора да җибәрә. Аптырагач, күршесе Галиәхмәткә зарлана:
- Төрттеңме, дим, угына теге усал җитәкченең?
- Нәрсә төрттеңме?
- Майладыңмы, дип әйтүем, взятка бирдеңме?
- Нәрсә ул вҗәтке?
- Ришвәт, дим. Әллә дөньяга бүген генә тудыңмы?Ришвәт!
- Ә күпме төрт.. төрт... бирим соң?
- Лимонлап бирергә байлыгын юк. Бер өч штук төртсәң, җитәр.
Ә Халиулла карт - беркатлы кеше –“малайны туры мәгьнәсендә аңлый (“лимон” сүзе караклар телендә миллион сум дигәнне аңлата).”Нишләп лимон бирергә хәлем җитмәсен”, - дип, кибеттән ун лимон сатып алып, аларны кейска салып, теге комсыз җитәкчегә алып килә. Җитәкченең күзләре маңгаена менде, авызы ачылды. Ул аны бер йомып, бер ачып, сүз дәшәлми байтак торды. Ахыры, зур булып ачылып киткән авыздан:
Ун лимон?! - дигән сорау яңгырады.
Бу чакта кадерле папкасын култык астына кыстырган Халиулла карт каһәрле йортның биек баскычыннан төшеп бара иде.”
Шулай итеп, бу мәзәктә ришвәтче җитәкче көлке хәлдә кала.
Мин ышанам: кайчан да булса ришвәт дигән куркыныч чиргә дару табарлар, җәмгыятебез терелеп китәр.
Җинаятьчене җиңәрбез,
Тыярбыз киллерны да.
Ришвәтчелек онытылыр,
Шундый көн килер менә. (Н.Тукмагев.”Өмет”).
ЗАЯВКА
МБОУ Новокинерского лицея Арского муниципального района на республиканский
конкурс сочинений “Будущее моей страны – в моих руках” (на татарском языке)
Номинация | ФИО участника | Место учебы (Полное название организации) | Класс | Возраст | Руководитель |
“Мое представление о том, что такое взятка и почему надо за это наказывать?” | Иванова Аида Эльнаровна | Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерский лицей» Арского муниципального района РТ | 6 | 12 лет | Нигматуллина Лейсан Саубановна |
Агния Барто. Сережа учит уроки
Л. Нечаев. Яма
Рождественские подарки от Метелицы
Одна беседа. Лев Кассиль
Медведь и солнце