Максатым - татар һәм рус халык әкиятләрендәге йорт детален, аңа хас үзенчәлекләрне өйрәнү. Әлеге максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар билгеләнде:
- рус һәм татар халкының тылсымлы әкиятләрендә йорт детален билгеләү;
- йорт деталенә салынган мәгънә төсмерләрен ачыклау;
- әкиятләрдәге йорт деталенең функцияләрен аерып күрсәтү.
Вложение | Размер |
---|---|
no2_publikatsii_uchashchikhsya.docx | 29.09 КБ |
Татар һәм рус халкының тылсымлы әкиятләрендә йорт детале
Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Казан шәһәре Совет районының “124 нче рус-татар гомуми урта белем мәктәбе” 9”а” сыйныфы укучысы Гаделшина Айгөлнең чыгышы.
Теманың актуальлеге. Мин кечкенәдән әкиятләр укырга яратам. Төрле халык әкиятләрен дә, автор әкиятләрен дә бик кызыксынып укыйм. Әкиятләр баланы хыялланырга, матурлыкны күрә белергә өйрәтә дип саныйм мин. Алар һәрберсе бик үзенчәлекле булсалар да, еш кына уртаклыклар да күзәтелә. Әйтик, геройларны сурәтләгәндә, аларның яшәгән урыннарын тасвирлаганда, вакыйгаларның санында һ.б. Әлеге фәнни-тикшеренү эшемдә мин татар һәм рус халык әкиятләрен чагыштырма планда тикшерергә булдым. Дөрес, татар һәм рус халык әкиятләре инде күренекле галимнәр тарафыннан шактый өйрәнелгән өлкә. Мисалга Владимир Пропп, Владимир Аникин, Гомәр Бәширов, Хәмит Ярми, Ленар Җамалетдинов кебек фольклор һәм әдәбият галимнәренең бу өлкәгә караган хезмәтләрен, үзләре дә балалар өчен иҗат итүче язучы һәм шагыйрьләрнең кайбер мәкаләләрен китерергә була.
Әкият – ул халык поэтик авыз иҗатының төп жанрларыннан берсе булып, уйдырмага таянган, тылсымлы, маҗаралы яисә көнкүреш характерындагы эпик, башлыча чәчмә сәнгать әсәре. Әкият дип телдә яши торган сәнгатьле прозаның төрле төрләрен атыйлар, шунлыктан аның үзенә генә хас хосусиятләрен билгеләүдә аерымлык килеп чыга. [Җамалетдинов, 1977.- Б. 7.].
Элегрәк рус әдәбиятында әкият бөтенләй башка мәгънәдә кулланылган. Ул документ дәрәҗәсендәге әйтелгән яки язылган сүзне аңлаткан.
Әлеге фәнни эшне языр алдыннан үз алдыма куйган максатларга ирешү өчен әкияткә билгеләмә биргән кебек үк әдәби деталь һәм өй төшенчәсенә дә тукталып китәргә кирәк дип саныйм.
Әдәби деталь төшенчәсенә аңлатма бирү өчен Д. Заһидуллинаның 2007 нче елда басылган “Әдәбият белеме: терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге” китабыннан файдаландым.
Деталь (фр. detail – кисәк, җентеклелек) - әдәби әсәрдә белдерелүче эмоциональ – мәгънәви көчкә ия төгәллек. Еш кына деталь язучылар тарафыннан герой психологиясен ачу чарасы итеп кулланыла. Деталь сыйфатында геройларның тышкы кыяфәт билгеләре, сөйләм үзенчәлекләре, алар яшәгән тирәлек (табигать, урын, өй һ. б.) сурәте килергә мөмкин. Детальләрне күпләп куллану, санап бару ярдәмендә язучы образны укучы күз алдына бастыра. Эстетик вазифа белән беррәттән, еш кына җентекләүче детальләр мәгълүмат бирү вазифасын башкара. Кайчакта деталь символик мәгънә ала, әсәр идеясен аңлауга ачкыч ролен үти башлый [Әдәбият белеме, 2007.- Б. 116.].
Хәзерге татар телендә өй атамасы берничә мәгънәне белдерү өчен хезмәт итә: 1. Яшәү – тору өчен салынган бина, корылма. // Тора торган урын, яши торган урын. // с. мәгъ. Өйгә, өй хуҗалыгына бәйләнешле; өй хуҗалыгына караган. 2. Берәр учреждение һ. б. ш. урнашкан бина, корылма. // Аерым ихтыяҗлар өчен, мәсәлән, хуҗалык максатлары өчен махсус салынган бина. 3. күч. сөйл. Берәр өйдә яшәүче гаилә яки бер өйдә булган кешеләр. 4. рәв. мәгъ. өйдә 1) үзенең өендә, үзе торган урынында; 2) үз урынында, читтә түгел. Татар теленең диалектларында бу сүз ий, ү, үй рәвешле әйтелә [ТТАС, 1977 – 1981.- Б. 206.].
Безнең фәнни эшебезнең максаты – татар һәм рус халык әкиятләрендәге йорт детален, аңа хас үзенчәлекләрне өйрәнү. Әлеге максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар билгеләнде:
ТӨП ӨЛЕШ
“Әкият” сүзен ишетүгә, безнең күз алдыбызга үзенең серле дөньясы белән нәкъ менә тылсымлы әкият килеп баса һәм бу тикмәгә генә түгел: тылсымлы әкиятләр - әкият жанрының үзәге ул. Беренчедән, алар сан ягыннан да күбрәк – барлык әкиятләрнең яртысыннан артыгырагын тәшкил итәләр; икенчедән, күләмнәре белән дә зуррак; өченчедән, алардагы фантазиянең гаҗәеп байлыгы, шомлы һәм мавыктыргыч булуы күңелне әсир итә.
Тылсымлы әкиятләрнең персонажлары күп төрле. Алар барысы бергә катлаулы һәм зур образлар системасын тәшкил итә. Бу образларны төп өч өлешкә бүләргә мөмкин: 1) уңай геройлар; 2) геройларның ярдәмчеләре (кешеләр, хайваннар, үсемлекләр, фантастик затлар, могҗизалы әйберләр); 3) геройларның дошманнары (кешеләр, фантастик затлар).
Фантастик затларның күбесе – мифологик персонажлар. Аларның бер өлеше (тылсымлы ат, күгәрчен, аккош, бөркет, алтын балык, ак бүре, сәмруг кош һ. б.) әкият героеның ярдәмчеләре сыйфатында катнашса, икенче өлеше (дию, убырлы карчык, җалмавыз, елан, аждаһа, юха, гыйфрит, пәри һ. б.) геройның дошманнары буларак сурәтләнә.
Әлеге геройлар яши торган җир ул – йорт. Мәсәлән, патша, кыз, әби – бабай, убырлы карчык, җалмавыз, үги ана, үги кыз, дию һәм башкаларның үзенчәлекләренә карап алар яшәгән өй әкияти сарайга, урман алачыгына, убырлы өенә, патшабикә йортына әйләнә. Татар һәм шулай ук рус әкиятләрендә дә патшалар бай, матур сарайларда яшиләр, анда гадәттә бик күп алтын, көмеш, кыйбатлы тукымалар, искитмәле сайрый торган кошлар белән җиләк – җимеш бакчалары була. Мондый купшы һәм мул өйләргә капма – каршы булып гади кешеләрнең кечкенә, алачыкларга охшаган өйләре тора. Мәсәлән, “Балыкчы карт” әкиятеннән мисал: “Элек заманда булган, ди, бер ир белән хатын. Алар бик фәкыйрь булганнар, ди. Торырга йортлары да булмаган, су читендә шалаш корып, шунда гына торалар икән”. Гади кешеләр өенең хәерчелеген, фәкыйрьлеген күрсәтү өчен өй сүзе кечерәйтү формасында күрсәтелә.
Кайбер вакытта булмаган өйләрне бар итеп көлкеле хәлләр дә китереп чыгарыла. Мәсәлән, “Турай батыр” әкиятендә: “Булган, ди, борын заманда бер хатын. Аның булган, ди, өч өе: берсе кешенеке, берсе күршенеке, берсе салмаган, бурасын да алмаган, шунлыктан ул алачыкта гына торган, ди. Алачыгы шәп икән: һава белән каплаган, җилләр белән мүкләгән. Ач иде, ди, ул, тук иде, ди, алачыкта гына торса да, кешегә чыгу гадәте юк иде, ди”
Татар һәм рус халык әкиятләрендә тылсымлы геройлар яши торган йорт үзенчәлекле тасвирлана. Аерым – аерым шул геройлар яши торган йортларны тикшереп китик. Мәсәлән, татар халык әкиятләрендә сихри геройларның иң күп очрый торганы – дию. Рус халык әкиятләрендә дию бөтенләй очрамый.
Дию пәриенең йорты төрле әкиятләрдә төрлечә бирелә. Мәсәлән, “бакыр сарай”, “көмеш сарай”, “алтын сарай”, “фәлән сарай”, “тимер сарай”, “подвал”, “кое”, “тишек”, “өй”, “оя”, “сандык”. Мәсәлән, “Ак бүре” әкиятендә бакыр, көмеш, алтын, фәлән йортларның бирелешен карап үтик. “Ялтыраган нәрсәнең янына килеп җитсә, дөнья зурлыгында эшләнгән бер бакыр сарай булып чыкты”. Көмеш сарайның бирелеше: “Бу бакыр сарай буйлап өч көн, өч төн барганнан соң, бер көмеш сарайга килеп чыкты” Иң ахырдан герой алтын сарайга барып җитә: “Көмеш сарай буйлап өч көн, өч төн үткәннән соң, күрде – бер бик зур алтын сарай янына бик зур вә бик матур итеп бакчалар корылган”. Фәлән сарай бары тик әйтелеп кенә үтелә: “Җир астында, фәлән сарайда йоклап ята”.
Кайбер әкиятләрдә диюнең йорты тимер капкач белән ябылган кое рәвешендә бирелә. Мәсәлән, “Өч дус” исемле татар халык әкиятендә әлеге күренешнең бирелеше болайрак: “Егет бер тимер капкачка барып сөртенгән, ди. Болар бу тимер капкачны ачып карасалар, ни күзләре белән күрсеннәр, бу бер кое капкачы икән, ди. Ачканнар, егет төшеп киткән. Анда бик караңгы икән, ди. Берзаманны кармалый торгач, стенада бер ишек тапкан, ди. Шул ишектән бу егет кереп китсә, бик матур ике стена арасында юл киткән, ди, тагын бер ишеккә барып җиткән, ди. Ишекне алай – болай итеп ачып кергән дә, ди, ни күзе белән күрсен, бик матур бүлмә, ди. Бүлмәнең стенасы алтын кәгазьләр белән ябыштырылган, идәне хәтфә паласлар белән түшәлгән, идән уртасында, алтын тәхет өстендә бер бик матур кыз утыра, ди” Әлеге гүзәл кыз, әлбәттә, дию пәриенең урлап алып кайткан корбаны.
Татар халык әкиятләрендә диюнең йорты төрле әйберләргә, шул әверелгән әйберләрдән кире йортка әверелү күренеше дә күзәтелә. Моңа ачык мисалны “Таңбатыр” әкиятеннән китерергә була. Бу әкияттә дию патшасының алтын, көмеш һәм бакыр сарайлары күкәйгә әйләнә. Мәсәлән, “Шуннан соң болар юл кирәк – яракларын алып, атка атланып чыгып китәләр. Бераз киткәч, кыз алтын сарайга таба әйләнеп кулъяулыгын селтәгән иде, алтын сарай алтын күкәй булып тәгәрәп килеп керде кызның кулына.” [ТХИ, 1977.- Б. 248.]. Күкәйнең кире йортка әверелү күренешенә мисал: “Таңбатыр, төн уртасында чыгып, күкәйнең өчесен өч җиргә тәгәрәтеп җибәрә, өч җиргә өч сарай калкып чыга” [ТХИ, 1977.- Б. 249.]. “Ак бүре” әкиятендә дә шундый ук хәл күзәтелә: “Киткән чакта егетнең анасы бер әфсүн укып, алтын сарайларны һәм бакчаларны юк итеп, бер алтын күкәй итеп йомарлап, кесәсенә салды. Алтын сарайларның, бакчаларның беленмәслек булып бәгъзе урыннары гына калды” [ТХИ, 1977.- Б. 196.]. Кире йортка әверелү күренеше: “Бер зур шәһәргә җиткәнче берничә чакрым җиргә туктап, алтын вә көмеш сарайларын җәеп, егетне шул җирдә көтеп калдылар” [ТХИ, 1977, Б. 199.].
Мифологиядә иң борынгы саналган елан персонажы дөнья халыклары әкиятләрендәге кебек үк, татар һәм рус әкиятләрендә дә популяр. Бик күп халыкларда елан, бары тискәре персонаж буларак, кешенең явыз дошманы итеп сурәтләнә, һәм әкият герое, әлеге елан белән аяусыз көрәшкә чыгып, аны һәлак итә. Ул яшәгән йортта диюнеке кебек курку хисе уята.
Татар халык әкиятләрендә елан яши торган урын күп очракта су һәм урман белән бәйле. Әмма кайбер әкиятләрдә еланнар – эпизодик персонажлар, һәм аларның очрау урыны да атап әйтелми. Еланның судагы йорты “Зөһрә” әкиятендә түбәндәгечә сурәтләнә: “Су төбеннән барып бер тишеккә җитәләр. Елан ишекне ача да төшәләр. Түбәндә алтын баскыч икән, өе алтын – көмештән”. Су еланы пәйда булганда, гадәттә, табигатьтә үзгәрешләр күренә: “кешеләр тышка чыксалар, бөтен күк йөзе караңгыланып килә, дөньяның асты - өскә әйләнә”, “бер заманны чыга җил – давыл, су дулкынлана башлый”, “күп тә үтми, менә күл болгана, давыл куба”, “су айкала башлады”. Урманда яшәүче еланның йортына мисалны “Өч бүләк” исемле татар халык әкиятеннән китерик: “Урман янында бер зәңгәр йорт булыр, киявең менә шул йортта инде, ди” .
Татар халык әкиятләрендә рус халык әкиятләреннән аермалы буларак, Елан күп очракта күк (небеса) һәм җир асты белән бәйле. Еланның күктәге йорты “Елена Премудрая” дип аталган әкияттә бирелә: “Змей подхватил его под руки, поднял высоко – высоко на воздух и принёс за тридевять земель, в тридесятое государство – в белокаменные палаты” .Еланның җир астында яшәвенә “О трех царских дочерях” әкиятеннән мисал китерик: “Когда солдат спустился в эту нору и пошел по этому ущелью, и видит: стоит оловянный дворец”.
Беренчесе татар әкиятләрендә сирәк күренеш. Бу очракта елан кешенең явыз дошманы булып гәүдәләнә. Әкият героена елан белән аяусыз сугышырга һәм аны җиңәргә туры килә. Рус халык әкиятләрендә бу күренеш татар халык әкиятләренә караганда ешрак очрый. “Елена Премудрая” әкиятендә елан геройны урлап, үзенең патшалыгына алып кайта: “Змей подхватил его под руки, поднял высоко – высоко на воздух и принёс за тридевять земель, в тридесятое государство – в белокаменные палаты” . Еланның кызларны ашар өчен урлавы рус халык әкиятләрендә шулай ук күзәтелә. Аның кызларны нинди йортта бикләп тотуы да әйтелеп кителә. Мәсәлән, “Федор Водович и Иван Водович” әкиятендә: “Заходит Федор Водович в избушку, сидит царевна в избушке, слезно плачет”.
Кайбер әкиятләрдә еланның бер генә түгел, ә берничә сарае сурәтләнеп китә. “О трех царских дочерях” әкиятеннән мисал: “Когда солдат спустился в эту нору и пошел по этому ущелью, и видит: стоит оловянный дворец. Заходит он во дворец и видит: сидит старшая царская дочь” [Русские, 1988.- С. 43.], “Когда доходит, видит: стоит серебряный дворец. Заходит туда, и там сидит средняя царская дочь” [Русские, 1988.- С. 44.], “Когда доходит, видит: стоит золотой дворец. Заходит туда, и там сидит младшая царевна” [Русские, 1988.- С. 46.].
Батыр егетләр кызларны коткарып, еланнан азат иткәч, кызлар ярдәмендә андагы байлыкларны да үзләре белән алып кайтып китәләр. Татар халкының Дию сарайларының күкәйгә әйләнү күренеше кебек үк рус халык әкиятләрендә дә елан сарайларының күкәйгә әверелүе күзәтелә. Шушы юл белән геройлар еланның бакча – сарайларын, бөтен булган алтын – көмеш, кыйбатлы тукымаларын туган якларына алып кайталар. “О трех царских дочерях” әкиятендә дә бу үзенчәлек сурәтләнә: “Царевна дает ему золотое яичко и говорит: “ Перебрось его из руки в руку!” Он перебросил, и золотого дворца не стало.” “Отошел от этой норы, достал оловянное яичко, перебросил из рук в руку, и вот перед ним не стало оловянного дворца.” “Походил по норе, достает яичко, перебросил из руки в руку – не стало серебряного дворца”. . Күкәйдән кире йортка әверелү күренеше дә сурәтләнә: “Отошел от норы, достал оловянное яичко, перебросил из руки в руку, и вот перед ним стал оловянный дворец”. Шулай алга таба көмеш һәм алтын йорт – сарайлар да күкәйдән әверелеп кире үз хәлләренә кайталар.
Сюжеты Еланның кызларны хатынлыкка таләп итеп, урлавына корылган рус халык әкиятләрендә кыз егеткә әверелүче еланга гашыйк һәм аларның очрашу күренешләре вакытында еланның яшәү урыны – патшалыгы да сурәтләнә. Мәсәлән, “Про царскую дочь” әкиятеннән мисал: “Царевна идет в подполье, пришла, подняла волшебную плиту и спустилась в подземелье. Побежала к подземному царю. Стоит сад медный, серебряный и золотой” .Әлеге хәл “Зөһрә” дип аталган татар халык әкиятендә дә күзәтелә. Елан кызны ата – анасыннан көчләп алып китсә дә, асылда аның игелекле, гаилә җанлы булуы, балалар тәрбияләве сурәтләнә. Әкияттә шулай ук еланның йорты да тасвирлана: “Су төбеннән барып бер тишеккә җитәләр. Елан ишекне ача да төшәләр. Түбәндә алтын баскыч икән, өе алтын – көмештән”.
Күп кенә тылсымлы әкиятләрдә геройның дошманы сыйфатында убырлы карчык персонажы сурәтләнә. Кайберләрендә ул җалмавыз, сихерче карчык яисә бер карчык дип кенә йөртелә. Ләкин асылда бу исемнәр бер үк затны белдерәләр. Популярлыкта ул мифологик персонажлар арасында, диюдән генә калышып, елан белән бергә икенче урынны били.
Кайбер рус халык әкиятләрендә убырлы карчык һәм аның йорт җире мескен хәлдә сурәтләнә. “Сказка про Ивана – царевича и Федора Нянькина” дип исемләнгән бу күренешнең бирелеше болайрак: “Уставший пошел к бабушкиной избушке. Бабушка сидит на печи и плачет: “Вот какой – то злодей разворотил избушку”. Иван – царевич и говорит: “Не тужи, бабушка, я сейчас складу тебе избушку, как была, только дай мне немного поесть”. Бабушка принесла ему молока и хлеба. Он поел и принялся за работу: избушка в три минуты была готова”.
Татар әкиятләрендә рус әкиятләрендәге кебек убырлы өе тавык тәпиендә тормый һәм ул хәрәкәтләнми дә, ә кечкенә, тәбәнәк землянкага (җир - өйгә) охшаган. Мәсәлән, “Әйгәли батыр” әкиятеннән мисал: “Бара торгач, бу бер бик кечкенә генә өйгә барып җиткән. Барып керсә, өйдә бер карчык утыра икән” [ТХИ, 1977.- Б. 212.]. Шулай ук “Таң батыр” әкиятеннән мисал: “Еракта – еракта, елтыр – елтыр итеп, тычкан күзе хәтле генә бер ут күренә. Шул утны эзләп китә бу кыз. Бара торгач, килеп җитә бу кечкенә генә бер җир өйгә. Бәләкәй генә ишеген ачып керә. Аның эчендә бер карчык утыра икән, ди. Бу убырлы карчык икән” [ТХИ, 1977.- Б. 145.]. Ә рус халык әкиятләрендә убырлы карчыкның (Баба – Яганың) йорты бик үзенчәлекле. Аның йорты тавык тәпиендә (на курьих ножках) тора һәм билгеле бер төрле сүзләр (заклинание) әйткәч, хәрәкәткә дә килергә мөмкин. Мәсәлән, “Иван Быкович” әкиятендә: “Стоит избушка на курячьих ножках, на бараньих рожках, когда надо – повертывается. “Избушка, избушка, повернись к нам передом, к лесу задом; нам в тебя лезти, хлеба – соли ести”. Избушка повернулась. Добрые молодцы входят в избушку – на печке лежит баба – яга Костяная Нога” [Русские, 1988.- С. 24.]. “Сказка про Ивана – царевича и Федора Нянькина” әкиятендә дә шушы ук күренеш тасвирлана: “Федор Нянькин, не долго думая, простился с братом, а сам отправился исполнять просьбу брата. Едет низко, близко, высоко, далеко, видит и избушка на курьих ножках. Стой, изба, не бегай, оборотись ко мне передом, к лесу задом. Избушка повиновалась. Федор Нянькин отворяет двери и видит: сидит баба – яга на печи с одним зубом напереди” [Русские, 1988.- С. 76.]. Кайбер рус халык әкиятләрендә шундый ук йортта яшәүче кешенең ир – ат затыннан булуы да күзәтелә, ләкин бу бик сирәк күренеш. Мәсәлән, “Солдатские сыны” әкиятеннән мисал: “Вот Иван мало – немного проехал – по правой стороне стоит избушка на куриной ножке и к лесу дверями, а к дороге стенами. И он подошел к избушке. Как ни подойдет – избушка вертится, все попадает стеной к нему, а он и крикнул: “Избушка, стань к лесу стенами, ко мне дверями”. Избушка стала к нему дверями. Он открывает двери, там сидит мужичек, сам маленький – до потолка, голова в пивной котел” [Русские, 1988.- С. 85.]. Татар халык әкиятләрендә бу үзе бер карыш, сакалы биш карыш персонажын хәтерләтә.
Өйгә керү белән герой убырлы карчык белән очраша. Шуннан безнең алда убырлының тышкы кыяфәте сурәтләнеп китә. Мәсәлән, убырлы я идәндә, я мич башында утыра. Кешенең җылылык, тынычлык һәм уңайлы өе белән чагыштырганда убырлы карчыкның өе геройларда курку хисе уята.
Татар һәм рус әкиятләрендә дә убырлы карчыкның өенә юл бер генә: урман аша. Ләкин рус әкияләрендә өй урман эчендә (Мәсәлән, “Иван Быкович” әкиятендә: “Ехали по долам, по горам, по зеленым лугам и приехали в дремучий лес; в том лесу стоит избушка на курячьих ножках” ), ә татар әкиятләрендә урман кырыенда, читендә урнашкан. Рус әкиятләреннән аермалы буларак татар әкиятләрендәге йортлар гади авыл өйләренә охшаган. Мәсәлән, “Өч дус” әкиятендә: “Бу егет урман кырыеннан бара, ди. Капкасыз, киртә - курасыз, тишек – тошык, салам түбәле кечкенә генә бер өйнең тәрәзәсен кага. Анда бер убырлы карчык тора, ди” [ТХИ, 1977.- Б. 225.]. Шулай булуга карамастан, алар барыбер геройларны сынау һәм куркыту урыны булып торалар.
Татар халык әкиятләрендә убырлы карчыкның агач эчендә торуы да тасвирлана. Бу күренешне “Әйгәли батыр” әкиятендә күзәтергә мөмкин: “Карый: бик еракта тычкан күзе хәтле генә ут күренә. Кыз китте шул ут күренгән якка. Барып – барып җитте бер юан агачка. Бу юан агач эчендә бер убырлы карчык тора икән” [ТХИ, 1977.- Б. 215.].
Рус әкиятләрендәге кебек татар әкиятләрендә дә йорт “ызба” сүзе белән алмаштырыла. Мәсәлән, “Чүмеч” әкиятендә: “Бара торгач, бер заманны барып җитә бу бер ызбага. Ызбаның башы ямалган, тәрәзәсе карындык, ди. Ызба эчендә тешләре ыржаеп чыккан бер карчык утыра, ди” [ТХИ, 1977.- Б. 152.].
Кайбер татар халык әкиятләрендә убырлы йорты янында мунча тора. Гадәти кешеләрнең мунчаларында чиста су, ләүкә һәм каен миллеге була. Мунча – ул кешенең тәне һәм күңеле чистарыну урыны. Ә “Үги кыз” дип аталган татар халык әкиятендә мунча детале убырлы карчыкның геройны сынау урыны булып та тора.
Рус халык әкиятләрендә гадәти булмаган йортлар да сурәтләнә. Күбрәк очракларда мондый йортлар батырларның яшәү урыны булып тора. Бу йортлар гадәти кешеләрнең һәм убырлы йортларыннан кайбер яклары белән аерылып тора. Иң беренче чиратта, зурлыгы белән. Мәсәлән, “Иван- горошко” әкиятендә шундый күренеш тасвирлана: “Они пошли его следить и видят большущий каменный дом”..
Әлеге йортларның икенче үзенчәлеге ул – йортның бик нык һәм биек капка – койма белән әйләндереп алынуы. Мәсәлән, “Иван – горошко” әкиятендә: “Идут – идут, видят каменно строение стоит за каменными воротами громадными. Заходят в квартиру, видят, ихняя сестра сидит”. “Солдатские сыны” әкиятеннән мисал: “На поле стоит большой дом и обнесено оградой высоко, и ограда, как на тюрьмах, что острые штыки тесаны, и видят, что на каждом колу торчат человеческие головы”. Татар һәм рус халкының тылсымлы әкиятләрендә кунарга урыны булмаган яки яшәү өчен йорт эзләп йөрүче аучыларга, гадәттә, буш өй очрый. “Яхшылыкка – явызлык” дип аталган татар халык әкиятеннән мисал: “Бара торгач, бер уйсу җиргә барып чыгалар. Ерак та түгел бер киез өй күрәләр. Өйгә барып керәләр. Керсәләр, беркем юк эчендә. Әйтерсең болар өчен генә эшләнгән өй. Болар шунда торырга булалар” [ТХИ, 1977.- Б. 207.]. “Солдатские сыны” дип исемләнгән рус халык әкиятеннән мисал: “Стоит дом на всем пути. Он отворяет дверь, спрашивает: “Кто здесь живет?” Ему никто не отвечает. Оказалось, дом пустой. Остался он здесь жить” [Русские, 1988.- С. 93.].
Рус халык әкиятләрендә патшалар үзләренең кызларын, авырлык килүдән куркып, “темницага” ябып куялар. “Федор Водович и Иван Водович” әкиятеннән мисал: “И удумали, куда же эту дочь девать – царско слово назад не ворочается – испостроили ей темницу, дали ей водиться няньку” [Русские, 1988.- С. 64.].
ЙОМГАК
Татар һәм рус халыкларының тылсымлы әкиятләрен тикшергәннән соң шундый нәтиҗә ясап була. Тылсымлы әкиятләрдә йортлар күләмнәре, формалары һәм төзү чималларына бәйле рәвештә түбәндәге төркемнәргә бүленә:
Йортлар геройның яшәү, гомер итү урыны, аны тышкы куркынычлардан саклау вазифасын үтиләр. Әкиятләрдә йортларның тасвирламасына зур урын бирелми. Кайберләрендә бу тасвирлау хәтта бер җөмлә күләменә дә сыеп бетә. Шулай итеп, әкиятләрдәге йорт детален чагыштырма күләмдә күзәтү безгә борынгы кеше күзаллавында йортның нинди мәгънәләргә ия булуын ачыкларга
Пока бьют часы
Вода может клеить?
Рукавичка
Анатолий Кузнецов. Как мы с Сашкой закалялись
Астрономический календарь. Февраль, 2019