бу әкияттә электр белән сак эш итәргә кирәкле языла.
Вложение | Размер |
---|---|
elektr_skazka.doc | 27 КБ |
Нәрсә ул электр?
Борын-борын заманда, яшәгән ди, куе урманда бер егет. Озак еллар яшәгән ди. Өе булган ди агачтан, ә иптәшләре – кыргый хайваннар, кош-кортлар, бөҗәкләр булганнар, ди. Алар бер-берсенә ярдәм итеп, бик күңелле һәм рәхәт итеп бик озак яшәгәннәр, ди. Менә хайваннар да, кош-кортлар да, бөҗәкләр дә кайсы картаеп, кайсы авырып үлеп беткәннәр, ди. Бу егет инде бабай булган, урманда берүзе калган. Күзе дә начар күрә башлаган, еш авырый икән, ашарга да пешереп ашый алмый башлаган, ди.
Ә аның ерак шәһәрдә энесе яши икән. Ул абыйсының хәле авыр икәнен ишеткәч, үзе янына яшәргә алып кайта. Ә монда бөтенләй башка тормыш, ди. Бабайның телевизор да, радио да, суыткыч та һәм башка тормыш өчен кирәкле электр җиһазларын күргәне юк икән. Алар ничек эшлиләр соң? Ә түшәмдә ниндидер грушага охшаган әйбер эленеп тора, кич саен аннан яктылык чыга. Ә аңа ул каян килә икән? Болар барысы да бабайда кызыксыну уята, аларның барысын да тикшереп карыйсы килү теләге туа.
Көннәрдән бер көнне, энесе кибеткә азык-төлек алырга чыгып киткәч, ул барысын да тикшереп карарга уйлый. Каяндыр чыбык табып ала да, шуны розеткага тыга. Тыгуы була, бөтен тәнен чемер-чемер нәрсәдер чеметтерә башлый, хәле китә, хушын югалтып идәнгә егыла. Ярый әле энесе кайтып керә, абыйсына тиз арада ярдәм күрсәтергә өлгерә.
Хәл кергәч, бабай нәрсә булганын сөйләп бирә. Энесе эшнең нидә икәнен аңлагач, бабайга электр турында аңлата башлый. Электр – тормыштагы күп җиһазларны эшләтү өчен һәм яктылык чыганагы буларак кулланыла. Аның белән сак кыланганда гына ул – кешенең дусты, ә саксызлык күрсәтсәң, ул синең дошманыңа әйләнә. Шуннан соң бабай электрның ни икәнен аңлый.
Менә бөтен кешене сөендереп, Яңа ел якынлаша. Энесе белән урманга барып, иң матур чыршы алып кайталар, аны бик матур итеп бизәп тә куялар: һәр ботагына матур-матур уенчыклар, төсле-төсле утлы герлянда эләләр, ә иң очына кып-кызыл йолдыз кадап куялар. Һәр көн бу утлар, җем-җем итеп балкып, бабайның кәефен күтәрә. Чыршы утына тияргә ярамаганын хәзер бабай белә инде.
Алар Яңа елны бик күңелле каршылыйлар. Хәзер дә бик матур гына яшәп яталар, ди.
Әкият авторы: 3 нче сыйныф укучысы Галимуллина Диләрә Вазыйх кызы
Җитәкчесе: югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галимуллина Зөлфия Марсил кызы
Новогодние гирлянды
Дельфин: сказка о мечтателе. Серджио Бамбарен
Лист Мёбиуса
Нарисуем попугая цветными карандашами
Госпожа Метелица