Конкурс "Татар авыллары тарихы"
Вложение | Размер |
---|---|
rabota_nurutdinova_l._r._istoriya.doc | 74.5 КБ |
Чистай муниципаль районы
4нче урта гомуми белем бирү мәктәбе
Якташым батырлыгы
Эшләде: 4 а сыйныфы укучысы
Нурутдинова Лиана Рөстәм кызы
Укытучысы: Сабитова Нәфисә
Мингали кызы
2013
Дошман явын тар-мар иткән чакта,
Йөрәгеңнән кайнар кан тамды;
Үзең үлсәң, матур исемең калды,
Туган илгә даның таралды.
Сәхаб Урайский
Кешелек дөньясына кайгы - хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга алты дистә елдан артык вакыт узса да, аның ачы кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора. Гомерендә бер мәртәбә дә авыз тутырып "әти” дип әйтә алмаган балалар, хәзер инде үзләре әби-бабай яшендә канлы ут эчендә йөргән чал ветераннарыбызның да саны елдан - ел сирәгәя бара. Бөек Җиңү көнендә аларның моңсу йөзләрендә һәрчак яшь тамчылары ялтырый.
Илебездә 9 нчы май Җиңү көне буларак билгеләп үтелә. Тик шулай да, күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр.
Без ел саен 9 нчы май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадына барабыз. Анда күкрәкләренә орден, медальләр таккан чал чәчле ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен - рәхмәт хисе уяна. Алар безнең шәһәребездә дә сирәгәеп баралар, бары берничә дистә генә калдылар.
Дошманны җиңү гаять киеренке хезмәт таләп итеп, исәпсез-хисапсыз корбаннар барәбәренә килде. Дүрт ел эчендә 28 миллион кеше шул исәптән 8,6 миллион гаскәри ватандашларыбыз һәлак булды. Сугыш барлыгы 1418 көн дәвам итә. Сугышның беренче көннәрендә үк Татарстан Республикасыннан 700 меңгә якын кеше сугышка китә. Шуларның 350 меңе сугыш кырларында ятып кала. Чистайдан 16 меңгә якын кеше китте, шуларның 11000нән артыгы кире туган өйләренә кайтмады. Алар арасында Вәлиев Габделәхәт Габделгани улы да була. Ул 1910 елның мартында Татарстанның Чистай районы Яуширмә авылында крестьян гаиләсендә туган. 1921 елда 3нче сыйныфны тәмамлаган. Пермьдә трамвай депосында, аннан соң Ленинградта йөкче булып эшләгән, ә 1941 елда Совет Армиясенә алынган.
Өлкән сержант Габделәхәт Вәлиев хезмәт иткән 91нче гвардия укчы полкы легендар Севастопольгә таба хәрәкәт иткәндә Бельбек елгасының сулъяк ярындагы дошман оборонасы алдында тоткарланып калган. Дошманның каршылыгын җиңеп, елганы кичәргә кирәк булган, гадәттәгечә, артиллерия хәзерлегеннән соң пехота атакага күтәрелгән. Әмма уңъяк флангтагы дошман дзотыннан ачылган көчле пулемет уты укчыларны җиргә ятарга мәҗбүр итә. Өлкән сержант Вәлиев шушы хәтер ут ноктасын юк итүне үз өстенә ала.
Бу сугышта Габделәхәт Вәлиев үзе генә дә 18 гитлерчыны юк иткән.
Җәрәхәтле герой дүрт сәгать буена гитлерчыларның атакаларына каршы торган, әмма дошман пулясы аның гомерен кискән. Советлар Союзы Герое исеме аңа, үлгәннән соң, 1944 елның 16 маенда гына бирелә. Ленин ордены, медальләр белән дә бүләкләнә.
1967 елның 20 февралендә, бөтен Совет Армиясе көнен бәйрәм итәргә әзерләнгән көннәрнең берсендә, Чистай районының Яуширмә авылына шатлыклы хәбәр килә. Яуширмәлеләр 1944 елда авылдашлары Габделәхәт Вәлиевкә Советлар Союзы Герое исеме бирелгәнлеген ишетәләр. Кайберәүләр моңа шикләнеп карый. “Әгәр дә дөрес булса, без бу хакта күптән ишеткән булыр идек инде”, - диләр алар. Чыннан да, ни өчен соң Вәлиевнең авылдашлары бу хакта сугыш беткәннән соң, егерме елдан артык вакыт үткәч кенә беләләр?!
Әйе, илебез сугыш җәрәхәтләрен акрынлап төзәтеп килә, җимерелгән яки көл-күмергә әйләнгән шәһәр һәм авылларыбыз яңадан торгызыла. Әмма сугыш елларындагы эш кәгазьләрендә һәм документларында киткән хаталарны, мөгаен, бик озак еллар буена төзәтергә туры килер әле. Габделәхәт Вәлиев күрсәткән батырлыклыр да шуның белән соңлап кына ачыклана.
Габделәхәт Вәлиев Бәлбәк авылында җирләнгән. Аңа Чистай районы Яуширмә авылында – бюст, Чистай шәһәре паркында Геройлар аллеясында стела куелган. Шулай ук Чистай шәһәренең бер урамы да аның исемен йөртә.
Кайтмый калганнар җиңү өчен гомерләрен корбан иткән, аларның батырлыгы – мәңгелек. Без – яшь буын, ул көннәрнең авырлыгын, кайгысын хәтерләрдә тергезә алмыйбыз, чөнки Бөек Ватан сугышының шаһитлары да, катнашучылары да түгел без. Без укырга, белергә һәм уйларга тиешбез. Дөньяда яшәүче барлык кешенең бер теләге бар – туган илдә тынычлык булсын! Аларга мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәт! Ә безнең бурычыбыз – ул еллардагы халыкның батырлыгын үзебездә онытмыйча, бездән соң килгән буыннарга да тапшыру.
Җиңү данын илнең салютлары
Гасырларга алып барырлар.
Яшь буыннар безнең батырларны
Хөрмәт белән искә алырлар.
Цветок или сорняк?
Шелковая горка
Интересные факты о мультфильме "Моана"
«Яндекс» открыл доступ к нейросети "Балабоба" для всех пользователей
Рисуем тыкву