Кәрим Тинчурин тормыш юлы һәм иҗаты.
Вложение | Размер |
---|---|
zil_-_sochinenie.doc | 30 КБ |
Кәрим Тинчурин – бөек шәхес
Театр турында сүз кузгалса, әлбәттә, иң беренче булып Кәрим абый Тинчурин исеме телгә алына. Бу шәхес турында мин кечкенәдән ишетеп үстем. Авылга кайткач дәү әнием сокланып, горурланып Кәрим Тинчурин спектакльләрен караганын сөйли иде. Дәү әнием караган “Сүнгән йолдызлар”, “Зәңгәр шәл” һәм бик күп башка спектакльләр авторы Кәрим Тинчурин икәнен әйтте. Сокландыргыч талант иясенә булган Кәрим абый турында миңа үземә дә укырга насыйп булды.
Кәрим Тинчурин турында укыгач, мин аның нинди бөек шәхес икәнен аңладым. Татар театры тарихында Кәрим Тинчурин драматург булып кына түгел, ә артист һәм режиссёр, татар театрын оештыручылардан буларак та гаять зур урын алып тора, диеп яза аның турында Риза Ишморат. Кәрим Гали улы Тинчурин Пенза өлкәсендә Таракан исемле авылда 1887 елның 15 нче сентябрендә дөньяга килә. Башлангыч белемне ул үз якларында мәдрәсәдә ала. Аннан соң белемен арттыру теләге белән Казанга юнәлә. Аның бар теләге – уку, белем алу, чын кеше булу. Теләге бик зур булса да, Кәрим абыйның акча ягы бик сай була. Ул бер ашханәгә савыт – саба юучы булып эшкә керә. Авыр, пычрак эш була бу, ләкин Кәрим түзә.
Авырлыклар белән ул заманында, әйбәт кенә булып исәпләнгән, дөнья белемнәре дә укытыла торган ” Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә укырга керү бәхетенә ирешә. Тырышып укый, җәйләрен кайда да булса эшкә урнашып, акча юнәтә. Таулар күчерергә әзер торган Кәрим абыйны, мәдрәсәнең уку программасы канәгатьләндерми. Ул үзенең берничә иптәше белән мәдрәсәне ташлап китә. Кәрим үзлегеннән укуын дәвам иттерә. Кәрим Тинчурин бик зур хыяллар белән яши, ләкин хыяллар тик хыял булып кына кала. Акчасы булмау, татар малае булуы, аңа университетка керергә комачаулый.
Уй һәм хисләре ташып торган Кәрим Тинчурин яза башлый. Аның тормышы үзенчәлекле вакыйгаларга бай була. Ул атаклы кешеләр белән таныша, сәхнә әсәрләре яза башлый, татар дәүләт театрын оештыра, үзе дә спектакльләрдә артист буларак катнаша. Ләкин Кәрим абыйның гомере 1938 елның 15 нче ноябрендә фаҗигале төстә вакытсыз өзелә.
Әйе, Кәрим Тинчурин бөек шәхес. Аның спектакльләрен карагач, күңелдә шундый матур хисләр, һәрбер кешенең Мәйсәрә белән Булат мәхәббәтен “Зәңгәр шәлдән”, тоеп, кабатлап карыйсы килә.
Солдатская шинель
ГЛАВА ТРЕТЬЯ, в которой Пух и Пятачок отправились на охоту и чуть-чуть не поймали Буку
Сторож
Рождественские подарки от Метелицы
Хитрый коврик