Укытучы көненә багышланган еспублика бәйгесендә катнашкан сочинение.
Вложение | Размер |
---|---|
Әнием-укытучы | 15.35 КБ |
Якупов Айназ Алмазович. Рыбно-Слободское “МОУ СОШ №2”
Әнием- Укытучы.
Һәр җәмгыятьнең йөзе-гаилә. Гаилә - кешенең иң зур байлыгы, минемчә. Гаиләнең нигезе әти-әни белән төзелә. Безне әти-әниебез дөньяга китергән, алар безне саклап, кадерләп үстергән, тормышының иң кыйммәтле вакытын безгә биргән. Күпме тырышсак та ата-ана хакын түләп бетерерлек түгел.
Безнең гаиләбездә дүрт кеше-әтием, әнием, энем һәм мин. Мин үземнең әти-әниемне һәм энемне бик яратам. Әтием белән әниемне һәрвакыт үземә үр –нәк итеп куям, ә энемә булышырга, ярдәм кулы сузарга әзер торам. Безнең гаиләбезнең үз бәйрәмнәре, традицияләре бар. Әтием белән әниемнең туй көннә -рендә без һәр елда табигатькә чыгабыз, бәйрәмне зурлап билгеләп үтәбез.
Минем гаиләдә иң кадерле кешем-әнием. Әнием үзенең ачык йөзе, җылы карашы, ягымлы-йомшак тавышы белән һәркемнең йөрәген эретә алыр иде. Ул кешеләргә һәрчак миһербанлы, беркемгә дә начарлык теләми.
Әйе, тигезлектә гомер итүче ата- ана белән үскән бала- иң бәхетле бала! Ә гаилә учагын сүндермичә саклаучы кеше ул- ана! Җир йөзендә иң матур сүз Әни сүзе! Ул һәркем әйтә торган тәүге сүз, һәм дөньядагы барлык телләрдә дә яңгырый. Әни йөрәге –иң тугрылыклы һәм сизгер йөрәк, аңарда мәхәббәт беркайчан да сүнми. Кешегә һәрвакыт әни кирәк, аның иркәләве, ягымлы карашы кирәк. Әниеңә мәхәббәтең никадәр зур булса, тормышың да шулкадәр шатлыклы һәм якты була.
Давыллы көннәрдә,
Ышыклап җилләрдән,
Күкрәгенә кыскан кем тагын?
Еласам, юаткан,
Иркәләп уйнаткан
Әниемнең җылы кочагы.
(М. Мазунов).
Минем әнием иң хөрмәтле, кирәкле, авыр, ләкин мактаулы һөнәр иясе, ул- Укытучы.
Әнием-минем дә укытучым. Мин дә әниемнең эшен дәвам итәргә җыенам: тарих укытучысы булырга телим. Әнием миндә бу һөнәргә карата мәхәббәт тәрбияләүгә иреште.Ул инде унҗиде ел мәктәптә балаларга татар теленең серләренә төшенергә, әдәбиятыбызның сихерле дөньясын аңларга ярдәм итә. Аны укучылары хөрмәт итәләр һәм яраталар. Әнием белән укучылары арасында бервакытта да аңлашыл -маучылык килеп чыкмый, килеп чыга калса да, әнием алар белән уртак тел таба, укучыларның хәлләренә керә. Ул дәресләрендә балаларны итагатьле, миһербан-шәфкатьле булырга өйрәтә. Әнием- бөтен барлыгы белән нечкә күңелле, олыларны-олы, кечеләрне-кече итә белгән, яманлык- ның нәрсә икәнен дә белмәгән кеше.
Минем әни тикмәгә генә укытучы һөнәрен сайламаган. Мәктәптә аңа үз һөнәрлә -ренең чын осталары, хезмәтләренә җаны-тәне белән бирелгән, бөтен тормышларын бала- лар укытуга багышлаган укытучылар белем биргән. Әнием хәзер дә үзенең укытучыларын яратып, сагынып, хөрмәт белән искә ала һәм алар белән аралашып тора. Укытучылары арасыннан Мингалим һәм Гүзәл Исхаковларны аеруча хөрмәтли. Чөнки Мингалим Хафизович үз укучысында татар теленә мәхәббәт , әдәби әсәрләр укуга кызыксыну уяткан.
Шуңа күрә әнием унсигез ел элек яраткан укытучысының эшен дәвам итәргә уйлагандыр Институтка укырга кергәндә, әнием татар теленнән һәм әдәбиятыннан имтихан биргәндә: ”Мәктәбеңә кайтып, укытучыңа рәхмәт әйт, ул укытучы чыннан да укучысына төпле белем биргән”,- дигәннәр институт укытучылары.
Гүзәл апа Гарәфетдиновна-әниемнең сыйныф җитәкчесе. Ул аларны куелган максатка ирешергә, сүздә торырга, кеше янында үз-үзеңне тоту кагыйдә- ләренә өйрәтә. Гүзәл апа хәзер дә әни белән аралашып, безнең гаиләнең хәлләрен сорашып, әнинең эшендәге уңышлары белән кызыксынып тора.
Әнием гади колхозчы гаиләсендә туып үсә. Ул байлыкта, муллыкта үсми. Кечкенәдән һәр уңышы өчен аңа зур тырышлык куярга туры килә. Ә мәктәптә уку дәве-рендә аның уңышлары аз булмый. Әни район күләмендә төрле фәннәр буенча олимпиада- ларда, конкурсларда катнаша. Тугызынчы сыйныфта укыганда ул рус теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасында катнашып, район данын яклый. Ул яхшы укыганы һәм пионер тормышында актив катнашканы өчен Бөтен Россия пионерлары лагере “Бөркеткәй”гә (“Орленок”) юллама белән бүләкләнә, Кара диңгез буенда ял итеп кайта. Әнием спортны да читләтеп үтми. “Аҗаган”, “Туризм” уеннары һәм ярышлары да аның катнашыннан башка узмаган. Район чаңгы ярышларында әнием һәрвакыт призлы урыннар яулаган. Ул уеннар да алган “Грамоталары”н, “Мактау кәгазләре”н бик кадерләп саклый һәм безгә күрсәтә, безнең үзеннән үрнәк алып үсүебезне тели.
Ә өйдә әнием- гап- гади әни һәм әтиемнең иң зур ярдәмчесе, киңәшчесе, таяныр кешесе. Әни безне һәрчак тәмледән- тәмле ризыклары һәм өйдәге чисталык, матурлык белән куандыра, ул өйдә гөлләр, бакчада аллы-гөлле чәчәкләр үстерергә ярата. Минем әнием-изге ана, тугры хатын. Әниләргә булган мәхәббәт суынмасын! Әниләргә яратуы-бызны, хөрмәт итүебезне һәрчак белгертеп торырга кирәк. Әниләрне кадерләп, хөрмәтләп яшәргә кирәк.
Аналар-безгә кояшлы иртәләр, матур гөлләр, мәхәббәт, батырлык, яшәүгә көч бирүче изге җаннар.
Ералаш
Весенняя сказка
Сила слова
Мастер-класс "Корзиночка"
Серебряное копытце