Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында үткәрелә торган "Фатих Кәрим укуалырында" катнашу максаты белән язылды.
Вложение | Размер |
---|---|
Фатих Кәримгә хат | 14.24 КБ |
Исәнмесез, Фатих абый!
Мин күрше Татарстаннан бер татар кызымын. Үзем Адилә исемле, 5 нче сыйныфта укыйм. Татар теле һәм әдәбияты дәресләренә яратып йөрим. Буш вакытларымда татарча китаплар укырга яратам. Мин туган халкымны, туган ягымны, туган телемне сезнең кебек шагыйрьләрнең шигырьләре аша яратырга, матурлыкны күрә белергә өйрәнәм.
Быел 5 нче сыйныфта, Фатих абый, без сезнең “Гармунчы аю белән җырчы маймыл” һәм “Үлем уены” әсәрләрен өйрәндек. Укытучыбыз безгә сезнең тормыш юлыгыз, иҗатыгыз турында сөйләде. Сезнең язмышыгыз тетрәндергеч, Фатих абый, сезнең ятим калуыгыз, авырлык белән белем алуыгызны белгәч миңа бик авыр булды, ләкин сез бирешмәгәнсез, сезнең батырлыгыгыз безне сокландыра. Күпме көрәштәшләрегез сугыш кырында ятып калган, үзегез берничә тапкыр үлем белән күзгә күз очрашкансыз. Чит җирләрдә ятып калсагыз да, күңелегез белән туган якларда, хатыныгыз, кызларыгыз янында булгансыз сез. Кызларыгыз сездән бик кечкенә калсалар да, әтиләренең иҗатын халыкка җиткерү юлында армый-талмый эшлиләр.
Сез, Фатих абый, төрмәләрдә ярты сәламәтлегегезне калдырып чыксагыз да, изге эшкә-туган илне саклауга үз өлешегезне кертергә теләгәнсез. Гомерегезне дә кызганмагансыз.
Синең өчен, шушы балам өчен
Нәселем өчен, туган ил өчен.
Мылтык тотып баскан җиремнән
Бер адым да артка чигенмәм!-дип язгансыз һәм шул антыгызга тугрылыклы калгансыз.
“Сугыш” дигән явыз күпме балаларны ятим, күпме хатын-кызны тол иткән, никадәрле ир-егетләрнең гомерләрен өзгән. Хәзерге вакытта да сугыш учаклары төрле җирдә сугыш учаклары кабынгалап тора. Сугышмыйча яшәп булмыймы икән соң!? Без,балалар ялварып сорыйбыз: булдырмагыз сугышны! Фатих абый, синең гомерең дә сугыш кырларында өзелә.
Шулай үлде Ватан улы
Сугыш барган кырларда;
Бик биеккә зәңгәр күккә
Күтәрербез җырларда.-Бу шигырегез үзегез турында язылган шикелле.
Сүз башында әйтеп киткәнемчә, без балалар өчен язган әсәрләрегезне укыдык. Миңа, әлбәттә, “Гармунчы аю белән җырчы маймыл” поэмасы ошады. Андагы җор теллелек күңел күтәренкелеге, шуклык,чаялык сезнең никадәрле нечкә күңелле. бала җанлы кеше икәнлегегез турында сөйли.
Дәрестә татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз Якупова Раушания Галимулловна безгә сезнең хатларыгыз турында да сөйләде, иң кызыксындырганы “ачылмаган хат” булды. Шул хатлар турында белгәннән соң туды инде миндә үткәнгә хат язу теләге. Моңа кадәр әле минем болай итеп беркемгә дә хат язганым юк иде.
Фатих абый, мин сезнең тормышыгыз, иҗатыгыз белән таныша башлавыма бик шатмын. Без ел саен сезнең кебек бөек шагыйрьләрнең һәм язучыларның туган көннәрен билгеләп үтәбез. Шигырь кичәләре, концертлар әзерлибез. Сезнең батырлыгыгыз һәм иҗатыгыз онытылмады. Ерак Багратионовск җирендә сезнең каберегезне карап, хөрмәт белән саклап тоталар. Татарстан халкы сезнең әсәрләрегезне укый, зурлап юбилейларыгызны үткәрә. Фатих абый, без сезнең белән горурланабыз. Сез тормышыгызда нинди генә борылышлар булуына карамастан, туган илегезгә, халкыгызга,гаиләгезгә хыянәт итмәгәнсез.
Үлем турында уйлама
Илең турында уйла,
Илең турында уйласаң,
Гомерең озын була.
Әйе, сезнең гомерегез озын булды: сез шигырьләрегездә яшисез.
Фатих абый, сезгә атап язган хатымны тәмамлыйм. Хөрмәт белән Адилә.
3 нче февраль,2014 нче ел.
Кто должен измениться?
В.А. Сухомлинский. Самое красивое и самое уродливое
Чья проталина?
Горка
Сочные помидорки