Әлеге иҗади эш -тасвирлау тибындагы сочинение. Көзнең матурлыгы, алтын булуы төрле яктан ачыла.
Вложение | Размер |
---|---|
sochinenie._batdalv_i.doc | 26 КБ |
«Туган ягыма алтын көз килде»
(сочинение)
Сары тос-көз төсе. Сары төс – сагыш төсе, диләр. Сагышы шул көз.
Кояшлы көннәр бакча, парк, урманнар алтынга манчылгандай була. Юкка гына көзне алтын димиләр. Алтын көзгә багышлап күпме шигырьләр, җырлар, картиннар иҗат ителгән. Алтын көз диюгә без табигатьтәге тышкы буяу – бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз, әлбәттә. Көзнең алтынлыгы, аның кадерле, барыннан да бигрәк, көзге муллык белән билгеләнә.
Көз башлану белән көннәр кыскалана. Сизелертек салкынайта. Күк йозен авыр болытлар каплап ала. Менә иртәдән яңгыр сибәләргә тотына. Кайбер көнне иренеп кенә сибәләгән яңгыр кичкә кадәр туктамый. Салкын җил исә, көн караңгылана. Ә иртән ялт итеп кояш чыга. Күк йөзе шундый зәнгәр, саф! Җир өстенә, ак җәймәдәй булып ап – ак томан сузылып яткан. Салкын. Җәйге төсен җуйган үләннәрдә нечкә боз кисәкләре күренә. Кырау төшкән. Ак томаннар арасыннан, кызыл түгәрәк булып, кояш күтәрелә. Ул үзенең тансык нурлары белән җирне җылытырга тырыша. Акрын гына томан тарала.
Көз көне яктылык та, җылылык та шактый ук кими. Шуңа күрә яфракларның яшеллеге сары, кызгылт- сары, күгелҗем төслергә алмашына.
Агачлардан усак, миләш, өрәнгенең генә көзге яфраклары кызыл. Калган агачларның яфраклары саргая, ләкин бар да үзенчә: каен яфраклары ачык сары төскә, караманыкы – караңгы сары, имәннеке – саргылт сары, юкәнеке – алтынсу сары төскә керә. Читтән караганда, агачның яфраклары бар да бер төсле күренә. Ә кулыңа алып карасаң – нинди генә төсләр юк монда! Яшел буй – буй сызыклар, көрән таплар, соры бизәкләр. Бар агачлар hәм куаклар, иң матур киемнәрен киеп, көзге бәйрәмгә әзерләнгән сыман. Усал, ачы көзге җил, яфракларны ботакларыннан өзеп алып, әллә кайларга очырып алып китә. Сары, кызыл, көрән, шәмахә яфраклар, hавада бераз тирбәлеп очканнан соң, җай гына җиргә яталар. Әйтерсең лә җир өстенә сары юрган түшәлгән. Тиздән агачлар ялангач кала.
Көз башында ук күп кенә кошлар төркемнәргә җыела башлыйлар. Аларның көзге сәяхәтләренә вакыт җитә. Берәмләп тә, төркемләп тә, кошлар туган якларыннан, кыш үткәрү өчен, ерак җирлергә очып китә. Кайберләре бик ерак та китми, ә кайберләре меңнәгәнчә километр юл узалар.
Көзнең аяз көннерендә, кыйгач җепкә тезелешеп, торналар очып уза. Сискәндергеч таныш тавышлары бик якында, колак төбендә генә яңгырый кебек, ә үзләре әнә нинди биектә, ак болытларга орынып ук очып баралар. Канатны канатка туры китереп, тигез рәт булып, челәннәр оча. Ә кыр үрдәкләре ерак очышлар вакытында бер – бер артлы тезеләләр, кайчакта аларның сафлары дуга формасында була. Сыерчык, миләш чыпчыгы кебек ваграк кошлар, тәртипсез рәвештә, көтү булып очалар. Мөстәкыйль булып, аерым очкан кошлар да бар.
7 сыйниф укучысы Батдалов Илнур эше
2014 ел
Астрономы наблюдают за появлением планеты-младенца
Акварельный мастер-класс "Прощание с детством"
Повезло! Стихи о счастливой семье
Рыжие листья
Снежный всадник