Шигырьләр
Вложение | Размер |
---|---|
shigyrlr.doc | 37.5 КБ |
Көзге матурлык
Көзнең матур көннәре,
Күктә айлы төннәре.
Урманнары, табигате,
Моңсу сары көннәре.
Көзен алтын яфрак ява
Урманнарда агачтан.
Иртән матур, ямьле булып,
Сызлып ата алсу таң.
Туган көнем
Ни өчен бүген кояш та
Ягымлырак җылыта?
Җил дә йомшаграк иркәли,
Чәчләремне котырта.
Ни өчен бүген урамда
Бар да ягымлы кебек?
Ни өчен иртән әнием
Озаграк сөйде көлеп.
Ни өчен бүген юктан да
Һаман көләсем килә,
Сәбәпсезгә сөенәсем,
Биеп китәсем килә.
Ни өчен дә, ни өчен дип,
Аптырамыйм һич тә мин.
Сәбәбе бар шатлыгымның
Бүген – минем Туган көн!
Әтинең дә авызы ерык
Абыем да бик серле,
Актырнак та матур өрә
Минем “Туган көн” көнне.
Хыялым чынга ашты
Иң бәхетле кешедер мин-
Хыялым чынга ашты.
“Сәләткә” бер путевка дип,
Әтием алып кайтты.
“Ашамый”, “эчми”, “йокламый”
Көтәм китәр көнемне.
Ниһаять! “Сәләт” лагерын
Сөендем күреп беркөнне.
“Сәләт” – дуслар дөньясы ул,
Монда безгә күңелле.
Очрашулар, яңа дуслар
Көтә безне һәркөнне.
Америка һәм Кытайдан
Килгән дуслар җыенга.
Дуслык телендә аңлашу
Әллә безгә кыенмы?
Бәйгеләрдә дә катнаштык,
Учак та яктык кичен,
Спорт ярышында көрәштек –
Киртә юк безнең өчен!
Нинди чаралар үтсә дә,
Бер дә читтә калмадым.
Күк йөзе чиксез икәнен,
Канатымның нык икәнен
Мин “Сәләт”тә аңладым!
Сукмак салыйк.
Тау астында – ятим чишмә
Ялгыз чишмә.
Челтер-челтер сөйләшә ул
Ничә төшмә.
Сукмакларын кыргый үлән,
Таллык сарган.
Сиртмәләре шыгырдамый –
Тынып калган.
Бик кызганыч булды чишмәм,
Моны күргәч.
Башта туды шундый фикер,
Уйлап йөргәч:
Ятим итмик чишмәләрне
Саклыйк, карыйк,
Җәен, кышын чишмәбезгә
Сукмак салыйк.
Теләк
Шундый бер көй язар идем
Йөрәкне җилкетерлек,
Сагыш баскан күңелләрне
Җырлатып биетерлек.
Ул көй көчле ташкын булып
Үтсен иде күңелгә.
Җиңеп бөтен явызлыкны
Юк иттерсен мәңгегә.
Бөтен ятим балаларның
Әнисе килсен иде.
“Балакаем, кичер мине,
Өйгә кайт!” – дисен иде.
Әниләрне рәнҗеткәннәр
Гафу сорасын иде.
Әниләр дә рәнҗеп түгел,
Сөенеп еласын иде.
Шундый бер көй язарга дип
Язмаганга беркем дә.
Хыялланып, яшерен генә
Теләк йөртәм күңелемдә.
Туган авылым
Туган авылым, газиз җирем минем
Нәни генә төбәк – авыл ул.
Эчәр суы, сулар һавасы да,
Туар таңнары да якын шул.
Күреп туймам елга, болыннарың,
Эчеп туймам чишмә суларың,
Чәчтән сыйпап узган җилләрең дә
Әйтерсең лә әнкәй куллары!
Күкрәп үскән иген кырларың да,
Мәтрүшкәле болын–тугаең,
Горур басып торган имәннәрең,
Назлы торган зифа ак каен.
Акрын челтерәп аккан инешең дә,
Бөдрә чәчен игән талларың –
Синең матурлыгың Туган авылым,
Бармы синнән гүзәл җир тагын!
Кая барма, сине сагынып кайтам
Мин дә синең газиз бер балаң.
Тыныч күк астында чәчкә атып
Яшә әле, яшә, Җир анам!
Минем нәселем
Бу – минем бабам авылы,
Әти дә шунда туган.
Әниемнең бабасы да
Шушы авылдан булган.
Бабаемның бабалары
Ат җигеп, иген иккән,
Шуңа күрә әтием дә
Шушы җирне үз иткән.
Шәҗәрәмне барлап чыктым:
Нәселемдә кемнәр юк?
Игенчеләр, һөнәрчеләр,
Гыйлемлеләр дә бик күп.
Ничә кеше нәселемнән
Туган илне саклаган!
Сугышның таңыннан башлап,
Җиңү белән тәмамлаган.
Горурландым үзем өчен
Мин дә бит шушы каннан.
Минем дә бер эзем калыр
Искә алырга аннан.
Нәсел агачым бик мәгърур,
Тамыры тирән киткән.
Шушы гайрәтле агачның
Мин бер бөресе икән.
Фазылҗанов Рәфис.
9нчы сыйныф укучысы
Түбән Көек урта мәктәбе
Свинья под дубом
Как выглядело бы наше небо, если вместо Луны были планеты Солнечной Системы?
Притча о гвоздях
Чья проталина?
Этот древний-древний-древний мир!