Яшь шагыйрь Ленар Шәехнең тормышы һәм иҗаты. Аның иҗатындагы төп темалары.
Вложение | Размер |
---|---|
lenar_shekh.doc | 39.5 КБ |
Ленар Шәехнең тормыш юлы һәм иҗаты.
Мин татар! Һәм мин бу сүзне башымны күтәреп, горурланып әйтәм. Горурланырлык та шул. Тукае, Җәлиле, Сәйдәше, Туфаны... булган горур милләт баласы мин.
Мин үземнең җырлы-моңлы туган телемә, горур милләтемә чын күңелдән бирелгән. Чиста, саф татар телендә сөйләшәм, Татарстан җирендә яшим.
Минем фикерем буенча, милләтне ярату, аның белән горурлану туган телне белүдән башлана. Чөнки баланың теле ана теле белән ачыла.
Бабаларым мулла булган
Әбиләрем – абыстай.
Коръәннәре кулында булган
Алларында – алтын ай.
Әнием дә татар кызы.
Әтием – татар улы.
Шулай булгач,үземдә дә
Минем татарлык тулы.
Татарлыгым – горурлыгым,
Йолдызның иң ачыгы,
Көннең иң нурлы кояшы,
Иртәнең иң саф чыгы...
Татарлыгыңнан кимсенмә,
Бүтәннәрне кимсетмә!
Татар булып калсаң гына
Газиз милләтең бетмәс!
шигырь юлларын язган Ленар Шәех турында булыр минем докладым. Мин үзем дә шигырьләр укырга яратам. Соңгы укыган укыган шигырьләрем дә - Ленар Шәехнең шигырьләре. Ни өчен, аның тормыш юлы һәм иҗатын сайлап алдым, чөнки аның шигырьләренең төп темасы ул кеше күңеле. Шагыйрь, журналист Ленар Шәех 1982 елның 4 октябрендә Татарстан Республикасы Актаныш районы Такталачык авылында дөньяга килә. Такталачык урта мәктәбендә белем алганда, Ленар каләм тибрәтә башлый, иҗатка тартыла. Аның «Адашлар» исемле иң беренче язмасы 1994 елда район газетасында дөнья күрә. Алтынчы сыйныфта укыганда «Безнең гаилә» дип исемләнгән тәүге шигырен яза. Университетта уку дәверендә, язучы Галимҗан Гыйльманов белән берлектә уку йортының легендар «Әллүки» әдәби-иҗат берләшмәсен кабат сафка бастырып җибәрә. «Әллүки» тирәсендә алтмышка якын яшь каләм иясе җыела. Шул ук вакытта берләшмәнең айлык басмасы — татар студентларының «Тәрәзә» газетасы дөнья күрә башлый. Л.Шәех аның нигезләүчесе һәм баш мөхәррире була. Ленарның публицистик мәкаләләре, шигырьләре, хикәяләре, яңа чыккан китапларга рецензияләре республикабызның «Татарстан яшьләре», «Сабантуй», «Чаян», «Мәдәни җомга», «Казан утлары», «Сөембикә», «Идел», «Ялкын», «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан», «Мәгърифәт», «Молодежь Татарстана», «Салават күпере»; Башкортстанның «Тулпар», «Кызыл таң» кебек газета-журналларында даими басыла. Л. Шәех — «Авылдан килгән мендәр», «Керпе ничек энәле булган?», «Дүртенче кат... Бишенче кат...» «Яз җыры” исемле китаплар авторы. Л. Шәех — 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Мин Ленар Шәехнең “Җылытасы килә дөньяны” җыентыгындагы әлеге шигырьне укыдым. Китапның исеме дә җылы белән бөркелеп тора.
Бүтән мәңге суынмаслык итеп,
Җылытасы иде дөньяны!
Бу шигырь юллары белән ул бөтен җирне җылытасы,килгәнлеген аңлата. Аның бу шигыре күңелләрне җылыта,нур өсти. Аның иҗатын сайлап алуымның икенче сәбәбе ул балалар өчен иҗат итә. Ленар Шәех бүгенге көндә Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты редакциясендә мөхәррир булып эшли. КДУ ның татар әдәбияты кафедрасы каршында аспирантурада укый. Балалар өчен «Авылдан килгән мендәр» 2005, «Керпе ничек энәле булган?”, “Җил каян килә?” , “Безнең ишегалдында” дигән шигырь җыентыклары бар. Ленар Шәехнең бу китабындагы шигырьләре төрле яшьтәге балаларга адресланган. Аларда - мәктәп тормышындагы кызыклы вакыйгалар да, гаиләдәге мәнәсәбәтләр дә, дуслык, дөреслек турында уйланулар да чагылыш тапкан. Ленар Шәехнең балалар өчен язган шигырьләре табигать күренешләре ,ел фасылларын, ай,йолдызларны сурәтли. Ул ел фасылларының килүен аеруча матур итеп серле итеп яза:
Елмая,көлә
Чибәр Язбикә
Шатлык,сөенеч,
Килә бит җиргә.
Ленар Шәехнең шигырьләрендә миңа иң ошаганы ул аларның һәркемгә аңлаешлы булуы. Гаилә мөнәсәбәтләрен чагылдырган шигырьләренең берсе – ул “Безнең гаилә” шигыре. Бу шигырь балаларны тәрбиягә,эш эшләп үсәргә өйрәтә. Мин үзем шәһәр кызы булсам да аның авыл, авыл табигате турында язган шигырьләрен яратам. Тагын Ленар Шәехнең кеше яшьтәге балаларга адресланган “Безнең ишегалдында” дип аталган шигырь җыентыклары бар.Әлеге китабында шагыйрь нәниләрне авыл ишегалдында яшәүче кош-кортлар, хайваннар белән таныштыра. Анда комда коенучы күркә дә, күлгә таба йөгерүче үрдәк тә, ара-тирә бакчага кергәләп чыгучы кәҗә дә, ишегалдын саклаучы эт тә һәм башка күп кенә йорт хайваннары һәм кошлары бар. Бу китабы укыр өчен кызык та,чөнки анда, шигырьләр иллюстрацияләр белән баетылган. Аларны укырга рәхәт тә, кызык та.
Шагыйрьнең автор-төзүче буларак башкарган «Җил каян килә?» китабы аеруча игътибарга лаек. Ул балалар һәм яшүсмерләр өчен кызыклы фәнни-популяр басма булып тора. Бу җыентыкта табигать күренешләренә аңлатма бирелә. Мәсәлән,челлә, буран, яңгыр кебек табигать күренешләрен ничек килеп чыкканлыгын турында кызыклы фактлар, иң кызыклы сорауларга җаваплар бар. Әлеге җыентыкта башка авторларның да шигырьләре урын алган.
Две лягушки
Есть в осени первоначальной...
Павел Петрович Бажов. Хрупкая веточка
Чем пахнут ремёсла? Джанни Родари
Гораздо больше риска в приобретении знаний, чем в покупке съестного