Хәерле көн, дуслар!
Үз телемдә исәнләшү җаныма тынычлык,
күңелемә рәхәтлек , вөҗданыма сафлык бирә.
Вложение | Размер |
---|---|
Табигать темасы кемне генә борчымый икән.... | 28.61 КБ |
Табигать темасы кемне генә борчымый икән.... | 35 КБ |
Табигать темасы кемне генә борчымый икән.... | 18.37 КБ |
Табигать темасы кемне генә борчымый икән.... | 45.16 КБ |
Табигать темасы кемне генә борчымый икән.... | 13.33 КБ |
Табигатьне елатмыйкчы, дустым.
Табигатьне елатмыйкчы, дустым.
Хакыбыз юк алай эшләргә.
Миһербансыз, шәфкатьсез дә булмыйк..
Өйрәник без аны сөяргә.
Табигатьне саклагыз, -диеп
Оран яра бөек түрәләр....
Һәрберебез өлеш кертмәсәк без
Булыр микән әйбәт яшәүләр!?
Чисталыкны кем дә ярата шул
Тик ярату гына җитәме?
Кечкенәдән күргән олыларның эшен
Яшьләргә аңлатырга көчегез җитәрме?
Чүп-чарларны ташлыйбызмы соң урынлы?
Әйтегезче, безгә, олылар!
Сулыкларны, чишмәләрне нигә
Чистартмыйбыз абый-апалар.
Урманнарга күз салсагыз әгәр,
Калганмы соң анда матурлык?
Шүрәлеләр качкан булса кирәк
Бу бит инде бик тә, бик хурлык.
Әби-бабай әйткән чишмәләр соң кайда?
Кая киткән икән садугачлы кичләр?
Тургайлы таңнар да тынып калган ..
Бик начар ла икән, дустым, хәлләр.
Кисмәгез урманнарны,- дисәк тә без
Юк шул безгә колак салучы.
Ә буш сүзләр сөйләп кенә
Коткарып ла булмас ,-диючегә
Җиткерәсе килә бу сүзне.
-Әле бит соң түгел, һичкайчан да,
Утыртыйк без бик күп агачлар.
Кошлар, җәнлекләрне саклыйк, дуслар,
Килер шулчак әйбәт заманнар.
Нурлат районы
11 нче сыйныф укучысы
Хуҗаханова Энҗе иҗади эше
Табигатьнең теле булса әгәр....
Табигатьнең теле булса әгәр
Ниләр сөйләр иде микән ул?
Бу кадәрле рәнҗетүгә безнең
Ничек түзим икән , дияр иде ул.
Сулар һавам бик пычрак минем
Киселеп бетте инде урманнар..
Урманнарда яшәр өчен, дуслар,
Калмады бит төлке, куяннар.
Калмады бит чиста сулыкларым,
Кибеп корды чишмә, коелар.
Агач ботагына утырып сайрарлык та
Кайта алмас микәнни кошлар?
Кешеләрнең битарафлылыгы
Үзәкләрне өзә, телә бәгырьне.
Яз да элеккечә яз түгеллегенә
Кеше, син үзең түгелме соң гаепле!?
Матур булып яз кояшы көлми,
Сулар акмый нигә йөгереп.
Кошлар туган якка кайта алмыйча,
Йөриләр икән кайда тилмереп?
Канлы күз яше түктермә табигатьне,
Бул ,кеше, син бераз тәртипле.
Яшә кануннарга буйсынып син,
Рәнҗетмәче мине, бул син шәфкатьле.
Нурлат районы
Якушка урта мәктәбенең
11 нче сыйныф укучысы
Хуҗаханова Энҗе иҗади эше.
Туфан бабайга ияреп
Пьеса язарга булдым.
Аюларны, бүреләрне
Сөйләштерергә уем.
Табигатьне саклыйк!
Әкият – пьеса
Бу кышны Аю йокламаска булды. Ул бит юкка гына урман патшасы түгел. Шулай булгач, бер генә кышны йокламый үткәрсә берни дә булмас. Ул иртүк торып урманны тикшереп чыгарга уйлаган. Менә бер карт кына имән янына туктап хәл җыйганда, имәннең дә аңа текәлгән күзләрен күреп алган.
әле,- ди карт Имән.
Аю ни әйтергә дә белми юлын дәвам иткән. Шулчак бар хәбәрне белүче саесканга юлыккан.
Аю юлын дәвам иткән. Бара торгач, урман яныннан җәен шаулап аккан елгага барып җиткән:
Аю бу хәлләрне күңеленә бик авырга алган. Шул чак көчле җил искән, буран күтәрелгән.
-Әй, җилкәем, тыңлачы мине,хәлләремне сөйлимче сиңа,- дип кычкырган аю. Ул барын да җентекләп сөйләп биргән.
-Әйе, без хәзер Кояш, Җил, Яңгыр бик ачулы шул. Беребездә вакытында чыкмыйбыз, исмибез, яумыйбыз. Безнең дә кешеләргә бик нык ачуыбыз килә. Аларга үч итеп суларны киптерәбез яки кирәгеннән артык юешләтәбез, кирәгеннән артык дулыйбыз- дигән Җил.
- Ә нишләргә соң, дустым?Ничек бу афәтне туктатырга икән? – дип борчылган Аю.
- Белмим инде!? Бәлки кешеләргә мөрәҗәгать итеп карарсың? –дигән Җил.
-Ничек итеп? Мин бит кешеләр телен белмим.
- Алай ук өзгәләнмә әле , дустым. Минем һавада бер таныш фәрештәм бар. Аңа сөйләп карыйм әле. Ул бик мәрхәмәтле ,булышмый калмас.
Җил сүзендә торган. Ул барын да бәйнә-бәйнә сөйләп биргән. Ә Фәрештәкәй үз чиратында кешеләргә җиткергән. Кешеләр бик оялганнар, үз хаталарын аңлап җайга салганнар. Тукай бабай әйткәнчә, җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява икән. Инде аю да кышын тынычлап йоклый икән.
Умырзаяның дуслары.
Табигатьнең уяна торган чагы җитте кызым, - дип башлады бабам сүзен. Менә шул вакыт гел әбием сөйләгән әкият искә төшә. Кызым,шуны сиңа да бәян итәсем килә . Карлар эреп, сулар йөгергәч бик матур итеп умырзаялар калка, бәбкә үләне шытып, борын тертә. Елга буенда бер умырзая үзе генә яши, ди икән. Аның дусты Көмешкәй яз җиткәч, бозлар агып киткәч, кояшның якты турында уйнаклап, умырзая дусты белән серләшә, ди икән. Ә быел нигәдер ул уйнакламый. Умырзая бик борчыла, кибә, сула башлый. Дустының кая киткәнеген белер өчен ул сыерчык дустын чакыра. Сыерчык дусты үзенең дусларын да чакырып елганын иңен буен айкап чыгалар. Шулай итеп алар умырзаяга бик авыр хәбәр китерәләр. Янәшәдә генә эшләп килүче завод үзенең пычрагын, агуын шул суга ташлаган икән, шунлыктан биредәге балыклар бик күбесе үлгән,ә күбесе хәлсезләнеп, үлем белән тормыш арасында, ди икән. Шул хәлсезләр арасында Умырзаяның сөйгән дусты Көмешкәй дә бар икән. Умырзая бу хәбәрне ишетеп нишләргә белми, тагын да зур кайгыга баткан, ди Сыерчык дусты ярдәмгә килгән. Каф тавы артында тере сулы чишмә ага икән. Менә шул суны елгагага бер тамчы гына тамызсаңда агу юкка чыга , ди икән. Әле минем дустым Кыр казы кайтмаган. Шул дустыма җилләр аша хәбәр җибәрик, алып кайтсын шул суны, дигән Сыерчыккай Алар шулай эшләгән дә. Кыр казы юлга чыгарга бары санаулы гына сәгать калган булган , ди икән. Сөенечкә каршы, Җилкәй вакытында өлгергән. Кыр казы тере суны алып кайтып елгага тамызган, ди. Анда булган һәр җан иясенә хәл кергән,ди. Умырзая да дусты, Көмешкәйнең терелүенә бик шатланган. Алар һәр яз әле дә шулай дус, тату , бер-берсен яратып гомер кичерәләр ,ди икән. Ә иң әйбәте Җилкәйнең якын дусты Кеше икән. Ул барында аңа сөйләп биргән . Кеше үзенең хәленнән килгәнчә,бик күп завод-фабрикаларга фильтр куйдырган, су буйларына чүп-чарны түкмәсеннәр дип җил дускаена да эш кушкан,ди. Шул рәвешле бу тирәдәге табигать искиткеч матур,чиста икән.Җилкәй һәр начарлык эшләргә җыенучының колагына пышылдап бу әкиятне сөйли , ди икән.
Бабамның бу әкияте мине дә битараф калдырмады. Без дә, дуслар белән Җилкәйнең әкиятен бөтен җир шарына җиткерәсебез килә. Табигатьне саклагыз!Урманнарны , суларны пычратмагыз! Кошларны, җәнлекләрне үтермәгез! Шул чак җир шарында БӘХЕТ,ШАТЛЫК,УҢЫШ , МӘХӘББӘТ янәшә яшәр!!!!
Якушка урта мәктәбенең
11 нче сыйныф укучысы
Хуҗаханова Энҗе иҗади эше
Ял итәргә килегез
Салдакайга килегез,
Безнең якны күрегез.
Матурлыгына сокланып,
Бер ял итеп китегез.
Ял йортлары эзләп сез,
Курортларда йөрмәгез.
Безнең авыл шифа бирә,
Әгәр авырып китсәгез.
Чирмешәндә бер коенсаң,
Чирләрең бетеп китәр.
Аланында бер аунасаң,
Китәсең килмәс бездән.
Әгәр урманында йөрсәң,
Шүрәлеләр күрерсең,
Ул шүрәле сезгә тимәс,
Җиләк җыеп бирерсең.
Килегез әле, килегез,
Табигатен күрегез.
Чынлап матур икәненә
Шаһит булып китегез.
Нурлат районы
Якушка урта мәктәбенең
11 нче сыйныф укучысы
Хуҗаханова Энҗе
Любимое яичко
Браво, Феликс!
«Яндекс» открыл доступ к нейросети "Балабоба" для всех пользователей
Астрономический календарь. Февраль, 2019
Бабочка