Мәкалә
Вложение | Размер |
---|---|
шигырьлэр | 16.93 КБ |
музейга cәяхәт | 18.04 КБ |
muzeyga_seyakhet.docx | 18.51 КБ |
Бер күрешү -үзе бер гомер
Һәр ел,февраль аеның беренче шимбәсендә мәктәп,дулкынланып,үзенең укучыларын көтә. Ник дигәндә, мәктәпне төрле елларда тәмамлап, хәзерге вакытта төрле уку йортларында, көллиятләрдә белем арттырган һәм үз һөнәрен тапкан укучылар килә бит. Ел саен бу матур,күркәм традиция мәктәпләрдә үзенчәлекле бер бәйрәм булып оешып бара. Укучыларның да мәктәпне онытмавы, мөгаллимнәр белән аралашып торулары сөендерә. Чулпан Гарифуллина |
Гүзәл ягым
Тарихы зур, тырыш хезмәт белән
Үтә бара синең елларың.
Кайбыч ягым –матур төбәгем,
Олы синең барыр юлларың.
Бәрле буйларында яшел тирәк,
Шул таллар бөдрә.
Сайрашалар кошлар, дан җырлап,
Кайбычымның бөек үрләренә.
Бик күңелле Кайбычымда
Уза Сабантуйлары.
Бил алыша Кошман батырлары,
Җиңүдә аларның уйлары.
Кайбычымның иркен мәйданында
Чабыштыра ирләр атларын.
Җитезләрдән-җитез атлар чаба,
Эх, күңелле карап торулары!
Челтер-челтер ага чишмәләре,
Татлы аның салкын сулары.
Кыш аенда ява ап-ак карлар.
Ямьләндереп Кайбыч якларын.
23 ел була Кайбычыма,
Җыр сузалар дәртле яшьләрең.
Котлап сине,Кайбыч, бәйрәмеңдә
Кабул итче данлау сүзләрен.
Туган телем
Һәр милләткә үз теле,
Туган теле кадерле.
Минем өчен иң газиз,
Бик кадерле – татар теле.
Бу телдә сөйләшәм мин,
Бу телдә җырлар җырлыйм.
Татар теле – горур тел ул,
Гасырлар кичеп сынмый.
Юкка гына мактамаган,
Сөймәгән бит Тукайлар.
Ил яшәсә – яшәр тел дә,
Тапламаслар дошманнар.
Беренче кар
Кич җитте. Кояш батты.
Төнге йолдызлар чыкты.
Шунда, сары көзкәй дә,
Ак бәхеткә юлыкты.
Кар яуды! Беренче кар!
Салкын җилләре белән.
Бөтен урамны тутырды
Бер төндә ак кар белән.
Һәрбер кеше шатланды,
Ап-ак,йомшак кар яугач.
Әмма, таңнар аткачтын,
Ак карыбыз эреде.
-Эх, -диде бар балалар,
- Булмады чана шуып!
Без торганны көтмәде,
Эреде шул карыбыз.
Шәүкәт абыйга
Шәүкәт абый, синең шигырьләрне
Өйрәнәбез яттан, яратып,
Шәвәлиең һәрчак алга өнди,
Безнең өчен тора җан атып.
Синең шигырьләрең һәрчак шаян ,
Төртмәле дә була ул кайчак.
Кайсын гына укысак та, алар
Яхшылыкка юл күрсәтә һәрчак.
Иҗат чишмәң бер дә саекмады,
Туып торды матур шигырьләр.
Күп шигырьләр яздыгыз сез безгә,
Илһамланып узды гомерләр.
Син диеп тә дәштем кайчак сезгә,
Чөнки яшьтәш кебек тоелдыгыз безгә.
Шигърияттә шаян бала булсагыз да,
Картлык алып китте Сезне бездән.
Яратыгыз әниләрне
Алар хөрмәткә ия.
Безне алар кадерләп,
“Улым”, “кызым” – дип сөя.
Яратыгыз әниләрне!
Ярата алар безне.
Тәмле ашлар, назлы сүзләр
Әни булса һәркөнне.
Яратыгыз әниләрне!
Алар газизләребез.
Әниләрнең изгелеген
Тоя бит һәрберебез.
Кадерле кеше
Әниләрдән кадерле,
Кеше бармы бу җирдә?
Уйлап карарга кирәк!
Уйласак та,җавап бер:
Юк, алардан кадерле.
Әниләр иң якыны,
Без бит шуңа бәхетле.
Бәйрәмдә генә түгел
Яңа туган һәркөнне
Барлык әниләрнең дә
Тыныч булсын күңеле.
Бөек шагыйрьгә.
Шәүкәт абый Галиевка
Шигырь язарга булдым
Аның шигырьләрен укып
Үтте минем балачак.
Бөек шагыйрь Шәүкәт Гали
Габдулла Тукай кебек.
Талантлы данлы исемең
Истә калыр мәңгелек.
Шаян һәм шук Шәвәлие,
Өйрәтә дә көлдертә.
Гел җитез шаян булырга
Безне һаман өйрәтә.
Ни кызганыч бу шагыйрьне
Язмышы бездән алды.
“Шәвәли маҗаралары ”
Гомергә истә калды.
Районыбызның күренекле шәхесләре арасында бик чибәр бер ханым да бар. Ул - җырчы Галия Мотыйгулла кызы Төхвәтуллина.
Кошман мәктәбе укучыларына аның исемен йөрткән музейда булу бәхете елмайды. Музей капиталь ремонттан соң үз эшен дәвам итә. Бу музейның директоры Энҗе Рамиль кызы Мингалиева һәм Эльмира Равил кызы Сафина безне районыбыз тарихы, аның кешеләре турында сәяхәткә алып кереп китте. Сәяхәтнең башы Кайбыч төбәгенә багышланган этнографик залдан гыйбарәт. Бу залда Кайбыч районы кешеләренең көнкүреше турында белешмәләр, эш кораллары, киемнәр җыелган. Икенче тукталышыбыз Галия Кайбицкая иҗаты,яшәеше турындагы зал булды. Монда бик күп төрле мәгълүматлар җыелган. Опера йолдызының үзенә күчкәнче , аның ата-анасы,туган җиренә багышланган фотолар, мәгълүматлар белән таныштык. Галия Төхвәтуллина бик ишле гаиләдә туа: алар барысы 15 бала! Әмма унбиш баланың нибары 7се исән-имин кала. Аталары Мотыйгулла Төхвәтуллин балаларының сәнгатькә хезмәт итүче, музыкаль белемле итеп күрәсе килә. Һәм сүзләре хак килә. Опера сәхнәсендә яңа йолдыз -Галия Кайбицкая барлыкка килә! Аның иҗаты турында гаять күп күләмдә мәгълүмат тупланган. Галиянең кайда укуы, кемнәр белән дуслашуы, нинди операларда җырлавы турындагы белешмәләр музейда байтак җыелган.
Сәяхәтебезнең өченче ноктасы музыкаль зал булды. Бу залда Галия Кайбицкаяның моңлы тавышын ишеттек. Анда без Галия Кайбицкаяның өлкән абыйсы Камиль Төхвәтуллин турында да белешмә алдык. Аның да мәшһүр сәнгать кешесе булуына тагын бер кат инандык. Мәгълүматлар туплагач Эльмира Равил кызы безнең игътибарлыкны тикшерү өчен викторина тәкъдим итте. Сынатмадык бугай!
Райондагы музейга сәяхәт безгә бик ошады.
Чулпан Гарифуллина
“Көмеш каләм” түгәрәге әгъзасы
Ералаш
Ледяная внучка
"Морская болезнь" у космонавтов
А. Усачев. Что значит выражение "Белые мухи"?
Будьте как солнце!