Мин җәй көннәрен аеруча яратам: матур чак, гүзәл чак...
Вложение | Размер |
---|---|
zhy.docx | 10.81 КБ |
Җәй
Ял итәбез җәй көнендә,
Безнең өчен иң шәп чак.
Кояш карый, кошлар сайрый -
Күңелле дә әй шул чак.
Урманында иркен сулап,
Җир җиләкләр җыйган чак.
Елга буенда көнозын,
Рәхәтләнеп йөзгән чак.
Авылда әби-бабама
Печән җыйган челлә чак.
Көзләрендә моңсуланып,
Сагынасы матур чак.
Өч ай буе ирек биргән,
Бер кайгысыз рәхәт чак.
Илгә кирәкле үсәргә
Көч җыярга кулай чак.
Шулай җәйләр көтә-көтә
Үтеп китер шул бу чак.
Исеме дә гүзәл аның –
Кабатланмас балачак.
Сказка "Дятел, заяц и медведь"
Как нарисовать черёмуху
Л. Нечаев. Яма
Растрёпанный воробей
Просто так