Вложение | Размер |
---|---|
issledovatelskaya_rabota_sltle_yashlek_-_ometle_kilchk.doc | 43.5 КБ |
sltle_yashlek_-_ometle_kilchk.ppt | 413.5 КБ |
Татарстан Республикасы
Актаныш муниципаль районы
Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе
Күренекле язучы Афзал Шамов укуларына фәнни тикшеренү эше
(шагыйрә Гөлнара Җәлилова)
Катнашучы: Солтанова Эльмира Гелүс кызы,
“Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе”,
3 сыйныф
Җитәкче: Вахитова Зәлинә Назиф кызы,
башлангыч сыйныфлар укытучысы
2014 ел
Кеше булса, эшләр эше булсын,
Тормышының булсын мең яме.
Изге хисе булсын күңелендә,
Ә җанында һәрчак ил гаме.
Туган як, туган җир, туган авыл... Һәркем өчен изге, газиз, кадерле ул. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас истәлекле урыннары, горурланырлык күренекле шәхесләре була. Туган төбәгебезнең һәр агачы, һәр сукмагы, һәр кешесе безгә таныш, якын.
Туган авыл, туган як темасы - язучылар һәм шагыйрьләр өчен дә мәңгелек тема. Туган ягыбызның гүзәл табигате кешегә яшәү өчен көч, дәрт бирсә, шагыйрьләргә илһам, иҗатларына ямь өсти. Һәр язучының, һәр шагыйрьнең әсәрендә туган як, якты образ булып, иҗатның буеннан буена сызылып бара.
Минем туган ягым – Актаныш. Актаныш – җырлы-моңлы як, халыктан чыккан талантларга хисапсыз бай. Төбәкнең матурлыгы үзе генә дә талантлар үсеп чыгуы, аларның канатлары ныгуы өчен уңдырышлы җирлек бирәдер төсле. Эш сөючән, җырга – моңга һәвәс халкы белән бергә, менә шушы табигый көязлек җирлегебездән чыккан шагыйрьләр иҗатында матур чагылышын таба, аларга рухи азык бирә, дәрт һәм ялкын өсти. Һәр кеше өчен үз туган җире, шул җирдә хезмәт куючы кешеләре бик кадерле һәм якын. Безнең күңелләребезгә туган як төшенчәсе , иң беренче, үзебез яшәгән табигатьнең гүзәллегенә соклану, авылыбызның төзек-матур булуына горурлану, шул матурлыкны үзләренең иҗатларында гәүдәләндерә алучы әдипләребез иҗатын өйрәнү аша да керә. Актаныш туфрагы татар милләтенә кырыкка якын язучы һәм шагыйрьне бүләк иткән. Болардан тыш җирле шагыйрьләр каләме эш сөючән тырыш халкы, кадерле туган –туфрагы, газиз әти-әнисе һәм башкалар турында шигъри юллар сыза. Фәнни эшемне дә үзебезнең районда туып-үскән шагыйрәбезгә багышлыйм.
Сүзем - үз яше өчен шактый җитлеккән, рухи чыныккан һәм ихласлылыгын югалтмаган, күңел сафлыгын җуймаган шәхес Гөлнара апа Җәлилова турында.
Гөлнара Җәлилова (Гөлнара Дамир кызы Җәлилова-Галәвиева) 1983 елның 29 июлендә Актаныш районы Яңа Әлем авылында туа. Мәктәп елларыннан шигырьләре республика матбугатында даими басылып килә. Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультетын тәмамлый. Бүгенге көндә «Шәһри Казан» газетасының әдәбият һәм сәнгать бүлеген җитәкли.
Гөлнара Җәлилова – 2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Көндәлек матбугатта аның кызыклы, проблемалы мәкаләләре даими күренеп килә. Ул – ике китап авторы (“Синме бу, бәхет?”, 2000; “Кояшлы сукмак”, 2007). Әлеге китапларда шагыйрәнең лирик һәм фәлсәфи шигырьләре урын алган.
Аның шигырьләре искиткеч мәхәббәтле һәм мәрхәмәтле. Авторның һәр шигырь юлыннан гел бәхетле генә дә, тигез генә дә булмаган мәхәббәт, язмыш чагыла. Анда югалтулар да, сагышлар да ачык күренә.
Йөрәк җүнсез
Кабат очрашырга теләп,
Сәбәп эзлим
Минем тамчы гаебем юк,
Йөрәк түзми.
Һаман саен сине уйлыйм,
Хисләр бәйсез...
Акыл онытырга тели,
Йөрәк җүнсез –
Яши белми синсез.
Балачак, мәктәп елларының күңелле, рәхәт, мәңге истә калачак чор булуын шигырь юллары аша безгә бирә.
Балачактан китмәм
Күзләр көлә, күңел елый бүген
Йөрәк бер мизгелгә йөз тибә,
Нигә шатланмыйсың, елмаймыйсың,
Нигә елыйсың соң син, димә.
Балачакта ай-һай рәхәт икән, –
Олыгая төшкәч аңлыйсың.
Мәктәбемә карап елыйм әле,
Кыңгырау җырын тагын тыңлыйм соң.
Аңлыйсызмы икән, йөрәк бүген
Елый-елый китә мәктәптән.
Мәктәп белән хушлашам мин бүген,
Ләкин балачактан һич китмәм.
Җир йөзендә иң кадерле кеше, баласы өчен яшәү тәмен, яшәү шатлыгын йөрәгеннән өзеп бирүче бөек зат – Ана булуын да Гөлнара апа үз шигырьләрендә тагын бер кат искәртә. Мәсәлән, “Әниемә!”, “Газиз әниемә”, “Бала һәм ана”, “Әнкәй назы”, “Әниемә” шигырьләре моның ачык дәлиле.
Шагыйрә бар дөньяны, бөтен кешелекне бербөтен итеп һәм берьюлы күрә белә, берьюлы ярата, берьюлы бәяли. Аның шигърияте укучыга акыл өйрәтми, бәлки, дулкынландыра, сокландыра, яраттыра, нәфрәтләндерә...
Фәнни эзләнү эшемнең ахырына кадәр, шагыйрә нинди булырга тиеш, нәрсә соң ул шигырь? - дигән сорауларга җавап эзләдем. Җирлектәге шагыйрьләр иҗаты белән танышканнан соң, мин сорауларыма җавап таптым. Шагыйрә булу, минемчә, йөрәктәге ургып торган көч, җан сафлыгы, ул күңелдәген ахырынача әйтеп бетерү теләге. Ә шигырь, ул күңелнең бер халәте. Тормышта без шатлыклар һәм кайгылар, табышлар һәм югалтулар, сокланулар һәм ачынулар, җиңүләр һәм җиңелүләр кичерәбез. Ниндидер гаделсезлектән елыйсы, яки сөенеч – шатлыклардан йолдызларга сикерәсе килә. Беркемгә дә сөйләргә теләмәгән яшерен серләр бар. Менә шундый чакта кеше күңелендә шагыйрьлек уяна да торгандыр. Әлбәттә, һәркем шигырь язмый. Ләкин күңелендә матурлыкны күреп соклана, яманлыкка нәфрәтләнә белү хисләре бар икән, син җаның белән шагыйрь, синең күңелең бай. Бай күңелле кешеләр генә дөньяга матурлык өләшә ала.
Гөлнара апаның шигърияте өметкә, якты язмышка, яшәешкә омтылып яши. Шагыйрәне матур киләчәк көтә.
Мин үз чиратымда, безнең туган ягыбыз, Актанышның зур горурлыгы булган Гөлнара апа Җәлиловага якты, матур, мәрхәмәтле гомер насыйп булсын, иҗат чишмәләре саекмасын дигән теләктә калам.
Слайд 1
Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 3 класс укучысы Солтанова Эл ьмира Гелүс кызының фәнни тикшеренү эше Фәнни җитәкче: Вахитова Зәлинә Назиф кызы 2014 нче елСлайд 2
Секция: Татарстан Республикасының яшь язучылары һәм шагыйрьләре иҗаты Тема: Сәләтле яш ь лек - өметле киләчәк (Гөлнара Җәлилова иҗаты)
Слайд 3
Актуал ь лек: Мин Актаныш районында яшәвем белән бик горурланам. Безнең районыбыздан танылган язучы, шагыйр ь , композитор, җырчылар чыккан. Бүгенге көндә аларның иҗатын өйрәнү актуал ь дип таптым, шуңа күрә фәнни тикшеренү эшен үз төбәгебездән чыккан шагыйрәләребезнең берсе – Гөлнара Җәлилова ның тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә багышладым.
Слайд 4
Максат: Якташ шагыйрәбез – Гөлнара Җәлилованың тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү, анализлау. Бурычлар: Булатованың тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә багышлады
Слайд 5
Кеше булса, эшләр эше булсын, Тормышының булсын мең яме. Изге хисе булсын күңелендә, Ә җанында һәрчак ил гаме.
Астрономический календарь. Декабрь, 2018
Космический телескоп Хаббл изучает загадочную "тень летучей мыши"
В.А. Сухомлинский. Самое красивое и самое уродливое
"Не жалею, не зову, не плачу…"
Сверчок