Икенче сыйныф укучысынын беренче укытучысы турында сочинение.
Вложение | Размер |
---|---|
yaratkan_ukytuchym.doc | 27 КБ |
Яраткан укытучым.
Җир шарының барлык матурлыгын
Җыйгансыз Сез, минем укытучым.
Көләч тә Сез, сабыр, игелекле,
Бала җанлы да Сез, кешелекле.
Сез барлыкка һәрчак шатланам.
Сезгә карап, хәтта сокланам,
Сездән һәрчак мин үрнәк алам,
Сезнең белән мин горурланам!
И.Шәкүров
Бу дөньяда нинди генә һөнәрләр юк.Аларны санап та бетереп булмастыр. Ә шул һөнәр ияләренә нигез салучы ул – укытучы. Укытучы бик кирәкле профессия. Чөнки аннан башка хисапчы да, табип та, тегүче дә була алмас иде.
Мин әле мәктәпнең икенче сыйныфында гына укыйм. Шулай да укытучы һөнәренең бик авыр, күп тырышлык, көч таләп итүен аңлыйм. Шуңа күрә яраткан укытучымны һәрвакыт тыңларга тырышам.
Мин укытучым белән мәктәпкәчә әзерлек курсларында таныштым. Беренче көннән үк укытучы апабыз миңа бик ошады. Ул бик әйбәт укытучы,гадел, түземле,тыныч һәм ягымлы. Без сыйныфта бик күбәү булуга карамастан, һәрберебез күңеленә ачкыч таба ала. Ул безнең икенче әниебез кебек. Кирәк вакытта мактый да, юата да, ә кайчак ачулана да белә. Дәресләрне дә бик кызыклы үткәрә ул. Белмәгән , аңламый калган темаларны вакытын кызганмый, авырсынмый гына безгә кабат аңлата. Укытучыбыз белем бирү белән генә чикләнми, ә безне тормышка яраклашкан чын кешеләр итеп тәрбияләргә омтыла.Мин укытучы апамны бик яратам һәм аңа авыр,мактаулы эшендә бары уңышлар гына телим.
Флейта и Ветер
Одеяльце
Астрономический календарь. Март, 2019
Простые новогодние шары из бумаги
Анатолий Кузнецов. Как мы с Сашкой закалялись