Сочинениедә гаиләдәге фаҗигале язмышы тасвирлана. Автор үзенең нәсел шәҗәрәсен төзү максатында, берничә буын бабасының язмышы белән тирәнтен кызыксына һәм эзләнүт эшләре алып бара. Әлеге эштә җәмгыятьтә барган коллективлаштыру һәм репрессия еллары киң яктыртыла. Яшь буынның үткән белән кызыксынуы һәм киләчәккә ачык карашы сурәтләнә.
Вложение | Размер |
---|---|
tugan_il_tarikhynda_minem_gailm_tarikhy.doc | 45 КБ |
Татарстан Республикасы
Чирмешән муниципаль районы
МББУ “Бәркәтә урта гомуми белем мәктәбе”
Республика Татарстан
Черемшанский муниципальный район
Муниципальное общеобразовательное учреждение
“Беркет – Ключевская средняя общеобразовательная школа”
История моей семьи в истории моей страны
Эшне башкарды:
6 нчы сыйныф укучысы Гыйнванова Динә Габдрәшит кызы.
Работу выполнила:
ученица 6 класса Гинванова Дина Габдрашитовна.
Җитәкче укытучы: Бикбова Венера Минсалих кызы.
Руководитель: Бикбова Венера Минсалиховна.
Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәнеңне онытма син!
Бел син ерак бабайларның
Ничек итеп көн иткәнен.
Исеңдә тот, аларның син
Сугышларда кан түккәнен,
Туган җирнең иреге өчен
Зинданнарда интеккәнен...
Р.Фәйзуллин
Кеше гомере – уянып килүче табигатьне сизелер-сизелмәс кенә сыйпап үткән таң җиле кебек... Ул шулкадәр кыска ки, әйләнеп карарга һәм нәрсәдер аңларга да өлгерә алмыйсың, утларында яндырып, сагыш-моңга салып уза да китә гомер дигән кадерле мизгел. Шуңа күрә гомернең һәр мизгелен файдалы итеп үткәрергә, буыннан-буынга күчә алырлык эш-гамәлләр кыларга кирәктер. Минем әлеге язмам да шундый эш-гамәлләре белән безнең нәселебезнең горурлыгы булган бер кеше турында.
Бәркәтә авылын күз яше һәм сыкрау-сыктау болыты баскан −ирләрне сугышка озатулары. Гражданнар сугышы кызган чак. Бала-чага, хатын-кызларның үксүе йөрәкләрне өшетә. Ил өстенә килгән кара афәттән кечкенә авыл өйләре тагын да кечерәеп, бушап калган кебек. Күрше ирләре белән бергә Сөләйман да сугышка китеп бара. Бу китүе озакка − 7 елга сузыла аның. Октябрь революциясе булып, илдә татулык урнашкач, 1922 елда гына кайта ул. Туган илендә җир эшкәртеп, иген игеп, арыш басуларының җырын тыңлап, хатыны, балалары белән бәхетле тормышта яшәү хыялы белән яна ул. Авыл җыенында аны авыл советы рәисе итеп сайлыйлар.
Илебездә колач җәйгән коллективлаштыру безнең якларга да килеп җитә. 1930 елда, партия кушуы буенча, колхоз оештыра Сөләйман бабай. Аны колхоз рәисе итеп куялар. Күмәк хуҗалыкка “Тырыш” исеме бирелә. Изге уйлар, бөек хыяллар белән янып йөргәндә, өч баланы ятим калдырып, әбиебез үлеп китә. Кара шомырт күзле күрше кызы балаларны карый, тәрбияли һәм Сөләйман бабайга тагын өч бала бүләк итә. Ишле гаилә мәшәкатеннән ямь табып яши ул.
Сөләйман бабай колхозны аякка бастыру өчен көн-төн чаба. Киләчәккә карап эшли ул: Шушма елгасы аша күпер салдыра, бут ташыннан ферма төзетә. Әби-бабайлар сүзенә караганда, Сөләйман бабай төзеткән агач күперне 1946 елда гына көчле язгы ташу алып китә, ә фермалары әле хәзер дә файдаланыла.
Эшкә намуслы карашын, тырышлыгын искә алып, пенсиягә чыгар алдыннан, аны төзү бригадасы бригадиры итеп билгелиләр. Ул балта остасы да, шулай ук оештыру сәләтенә дә ия була. Үзе Мәскәүгә барып кадагын да, башка төзү материалларын да алып кайта. Аның тырышлыгы белән орлык салу өчен ике катлы амбар һәм балаларга белем бирү өчен мәктәп салына. Өйдә дә тик тормый ул: йә чана, йә арба төзәтә, гомумән, кулыннан килмәгән бер генә эш тә табылмый.
Ә менә 1941 елның февралендә, буранлы караңгы төндә, билгесез кунаклар ишек шакый. Алар − НКВД хезмәткәрләре була. Аны Бөгелмәгә алып китәләр, шул көннән соң гаиләбез өчен кара көннәр башлана. Авыл халкы арасында ”Халык дошманы”н төрмәгә утыртканнар дигән сүзләр йөри.
“Сезнең әтиегез төрмәдә утыра, ул халык дошманы,” – дигән сүзләрнең авырлыгы, ачылыгы балаларның ачуын кабарта, гарьләндерә.
Еллар үтә, балалар үсә төшә, ә шулай да яшьтәшләреннән ишетелгән: “Сезнең әтиегез төрмә чыпчыгы”, − дигән күңел кайтаргыч сүзләр малайлар күңеленә тыңгылык бирми.
Балалар тормышта югалып калмыйча, үз юлларын табалар. Һәрвакыт әтиләренең гаепсез булуына ышанып яшиләр. Еллар үткәч, халыкка да моны дәлиллиләр.
1991 елда президентның указы чыккач, Сөләйман бабайның төпчек улы Назыйм абый Татарстан КГБсына мөрәҗәгать итә һәм әтисенә кагылышлы документларны алып укырга рөхсәт алуга ирешә. Документлардан аңлашылганча, бабабыз дәүләткә өстәмә икмәк сатуга каршы чыгып, аны үстергән халык файдасына калдырырга тәкъдим иткән икән. Бабайга күпме генә янасалар да ул үзен гаепле санамый, әмма кара язуга кул куючылар табыла.
1996 нчы елның 18 октябрендә “Сәяси репрессия корбаннарын реабилитацияләү турында”гы карар нигезендә репрессияләнгән һәм гаделсез рәвештә хөкем ителгән минем дәү бабам Сөләйман Гыйнван улы Гыйнванов рәсми рәвештә аклана. Әнә шулай итеп, минем гаиләм җан тынычлыгына ирешә. Бабамның ураулы язмышы турындагы мәгълүматлар районыбызның һәм мәктәбебезнең “Туган якны өйрәнү” музеендагы стендта урын тапкан.
Кызганыч, 30 нчы еллардагы репрессия шаукымы безнең гаиләбезгә дә кагыла. Тарихи мәгълүматларга караганда, XX гасырның 20-50 нче еллар аралыгында илебездә 3 миллионнан артык кеше репрессияләнә. Минем бабам да шул исемлектә. Бүгенге матур, тыныч тормышым өчен мин бабама һәм бабам кебек үз эшенә бирелгән, бөтен хезмәтен һәм тормышын халыкка багышлаган кешеләргә бурычлыдыр.
Тормыш дәвам итә – Вакыт елгасы туктаусыз ага да ага тора. Бу фани дөньяга адәм балалары килә дә китә. Илләр, авыл-шәһәрләр корыла, җимерелә, яңалары төзелә... Әмма вакыт галиҗәнапләренең рәхимсез эш-гамәлләрен узара ялгаучы, тарау вакыйга-күренешләрне процесс рәвешенә китерүче бер нәрсә бар. Ул тарих. Безнең Сөләйман бабабыз кебек шәхесләрнең дә онытылмас эш-гамәлләре башта туганнары, якыннары күңелендә, аннан тарих битләрендә яңара.
Рыжие листья
Чем пахнут ремёсла? Джанни Родари
Сила слова
Сказки пластилинового ослика
Вода может клеить?