Дуслык сүзен һәр кеше үзенчә аӊлый,үзенчә кабул итә.Чын дустыӊ булу – бик зур бәхет ул. Тик тормышта дустыӊ хыянәт итсә,бик авыр була икән. Шулай булса да, адәм баласы гафу итә белергә тиеш, чөнки ходай барын да күреп тора.Кеше аны язмышыныӊ бер сынавы итеп, кабул итә белергә тиеш. Андый сынаулар кешенеӊ гомер юлында булмый калмый. Әмма ни кызганыч, бик күпләр моны аӊламый.
Вложение | Размер |
---|---|
zhan_avazy.docx | 17.59 КБ |
Җан авазы.
Дуслык сүзен һәр кеше үзенчә аӊлый,үзенчә кабул итә.Чын дустыӊ булу – үзе бик зур бәхет инде ул. Дустыӊ сине һәрвакыт аӊлый,кайгы килгәндә, ярдәм итә. Синеӊ шатлыкларыӊны, сөенечләреӊне бүлешергә ашыга. Яныӊда якын дустыӊ булганда,сине бернинди авырлыклар да, каршылыклар да куркытмый. Бөтен кыенлыклар, кайгы – хәсрәтләр, борчылулар артта кала, янәшәӊдә чын дустыӊ булса,бернәрсә дә куркыныч түгел. Әгәр инде җаныӊнан да якын күргән, аныӊ өчен гомереӊне дә бирергә әзер торган , син бар дөньяӊны онытып яраткан дустыӊ хыянәт итсә?
Без дүрт подъездлы зур йортта яшәдек, өстәвенә классташлар да. Бергә балалар бакчасына йөрдек. Мин Саматны үземне белә башлаганнан бирле хәтерлим. Шул еллар буе бик бәхетле идем. Бу дөньяда бары Самат һәм мин генә идек. Ул шундый батыр, акыллы, көчле. Мин аныӊ янында үземне һәрвакыт чибәр, серле,тыныч хис итә идем. Аӊа авыр булганда, мин дә һәрвакыт булышырга әзер тордым. Классташларым да безнеӊ дуслыкка көнләшебрәк карыйлар.
Урамда карлар эреп, түбәдән тамчылар сикерешеп уйнаган матур көндә бер хәбәр ишетелде: Магаданнан әбиләренә кунакка кайткан Света, Саматны култыклап, өйләренә алып кереп киткән. Аяк астымдагы җир убылды. Бөтен яшәвемнеӊ асты – өскә килде. Ул көнне мин ашый да, эчә дә алмадым, ятсам - йоклый алмадым. Күземне йомсам – Саматны күрдем,ачсам,Саматны искә төшереп,акылдан язган кешедәй елмайдым. Бәгырем таш булып катты. Көннәрен дә, төннәрен дә нишләгәнемне белмичә, төштә кебек үткәрдем. Әлеге халәтемнән беркайчан да чыкмамын кебек иде. Ә мин нык ялгышканмын…
Татар теле укытучыбыз Туфан Миңнуллин турында өстәмә материал тупларга кушкан иде.Мин дәресләрдән соң туп-туры китапханәгә юнәлдем.Үз уйларыма бирелеп атлый торгач, светофорның кызыл уты януга да игътибар итмичә, юл аша чыгып киткәнмен.Аңыма килгәндә, мин ашыгыч ярдәм машинасында идем. Минем аягым һәм башым бик авырта ,мин сораулы күзләрем белән янымда утыручы табибка карадым.
карарлар, нинди зыян килгәнен ачыкларлар, - диде ул.
Мин күзләремне йомдым, җан сызлавына тән сызлавы да кушылгач, бөтенләй кыен булып китте. Ирексездән күзләремә яшьләр тулды.
Шифаханәгә килү белән башыма томография ясадылар, аякларыма рентген ясадылар. Сул аягым тездән аста сынган булып чыкты, һәм баш мием селкенгән.
Ул төнне бөтенләй диярлек йокламадым.
Икенче көнне палатага бер яшь кенә егет килеп керде. Керә-керешкә:
Шулай көн саен минем хәлемне белергә йөри башлады. Мин үзем дә
сизмәстән, аны көн дә көтә башладым.Күзләрем гел тәрәзәдә иде.Ул килгәч, миӊа рәхәт, бик рәхәт була иде. Танышуыбызныӊ икенче көнендә үк без аныӊ белән гомер буе бер-беребезне белгән кебек иде инде.
Шулай итеп, Рөстәм тормышыма минем тән газабы аша килеп керсә дә,
күӊелдәге самат турындагы уйларны оныттырды.Хәзер минем кәзер минем кӊелемдә ул гына яши, чәчәк ата,гомумән бөтен халәтемне били иде.
Вакыт барысын да оныттыра диләр. Минем үземнеӊ дә Саматка рәнҗеп яшисем килми. Адәм баласы гафу итә белергә тиеш.Ходай барын да күрә ләбаса…
Тормышыӊда нинди генә фаҗигале югалту булса да, син аны, язмышыӊныӊ бер сынавы итеп, кабул итә белергә тиешсеӊ. Андый сынаулар гомер юлыӊда күп булачак.Тормыш дәвам итә. Әмма ни кызганыч, бик күпләр моны аӊламый.
Будьте как солнце!
Нечаянная победа. Айзек Азимов
Каргопольская игрушка
Мать-и-мачеха
Заяц-хваста