Сочинение
Вложение | Размер |
---|---|
khismatova.doc | 22 КБ |
Укытучыма сокланам.
Укытучы укучы өчен бик якын кеше. Ул белем бирү белән бергә тәрбия дә бирә, авыр минутларда ярдәм итә.
Ә беренче укытучы бигрәк тә. Ул һәр кешенең күңеленә кереп кала. Аны бервакытта да онытмыйлар. Минем беренче укытучым - Гүзәл апа Хабибуллина. Ул безгә башлангыч класста белем бирде, шуның өстенә боз сараена, бассейнга йөртте, төрле конкурсларда катнаштык. Аның белән безгә бик күңелле булды. Аның белән башлангыч класстан соң да аерылмадык. Хәзер дә ул безнең класс җитәкчебез һәм математика укытучыбыз.
Укытучыбыз безнең икенче әниебез кебек. Ул безнең өчен әниләребез кебек үк борчыла. Әгәр берәребезгә авырлык илсә, тәмам кайгыга бата. Уңышларыбыз өчен үзебездән дә артык сөенә. Мин Гүзәл апага бик сокланам. Ул биергә дә, җырларга да бик оста. Матур итеп курайда да уйный. Үзе белгәннәрне безгә дә өйрәтә. Ул безнең белән дә “Курайчылар” ансамбле оештырды. Безнең чыгышларны тамашачылар яратып кабул итәләр.
Мин үзем аны һич кенә дә борчымаска тырышам. Кушкан эшләрен тыңлыйм, дәресләремне хәзерләп киләм, класс эшләрендә ярдәм итәм.
Без сыйныфта 8 укучы. Һәрберебезнең үз холкы, шулай да ул барыбызның да күңеленә юл таба, булыша.
Барлык укучылар да укытучылары белән безнең кебек дус, тату, бердәм булсыннар иде.
Хисматова Илүзә
Азнакай районы Югары Стәрле мәктәбе
7 класс укучысы
Снежная книга
Рисуем тыкву
Хризантема и Луковица
Мастер-класс "Корзиночка"
Чайковский П.И. "Детский альбом"