Аны җирләп, бер атна үткәннән соң, минем мәкаләм газетада басылып чыкты. Зур рейтинг. Ләкин ул мәкаләнең нинди кичерешләр аша язылганын бары мин генә белә идем. Бу вакыйгадан соң, мин журналистика эшен ташлап, картлар йортына шәфкать туташы булып эшкә кердем. Бу эш мине тынычландыра иде. Мин чыннан да аларга кирәк. Мин аларга булышырга тиеш. Мин алар белән бәхетле. Әгъбәс абый язган хатны мин әлеге көнгә кадәр саклыйм, ул гел минем белән... Алар минем белән - икесе дә... Мәдинә апа, Әгъбәс абый, мәхәббәтләре башланырга өлгермичә өзелгән ике йөрәк...
Вложение | Размер |
---|---|
ilham_bygese-2017.doc | 66.5 КБ |
Булмасыннар иде сугышлар
Зәңгәр күктә язгы кояш көлә,
Ак каеннар шаулап утыра.
Бер кечкенә бала, көлә-көлә,
Әнисеннән узып йөгерә.
Йөгерсен ул бала, уйнасын ул
Нәни күңеле кайгы сизмәсен.
Бу сабыйның нәни кулларына
Әнисенең яше таммасын.
Сыкранмасын ана йөрәге,
Сыкранмасын бала йөрәге
Яшь балалар киләчәктә инде-
Зур Ватаным, илем терәге.
Сабыйларның татлы йокысын
Бүлмәсеннәр иде атышлар.
Очсын иде күктә ак күгәрчен
Булмасыннар иде сугышлар.
Хәлиуллин Марат, Актаныш районы кадет интернат-мәктәбе, XI класс
Яратам мәктәбемне
Үзем теләп килдем кадет мәктәбенә
Бик яратып укыйм мин монда,
Формаларым үземә килешеп тора
Кылтайталар дуслар авылда.
“Подъем!”- дигән кереп эндәшүгә,
Сикереп торып смирно басабыз.
Күзебез дә ачылмаган килеш,
Зарядкага чыгып чабабыз.
Яратабыз абый-апаларыбызны
Дүшәмбе көн сагынып киләбез.
Атна буе укып белем алып,
Җомга киче кайтып китәбез.
Мөхәммәтов Искәндәр, Актаныш районы кадет интернат-мәктәбе, VI класс
Җәүһәрләребез, сез өлкәннәр!
Октябрьдә өлкәннәрне
Җыеп хөрмәт итәләр.
Бергәләшеп, чәйләр эчеп,
Җырлап, биеп китәләр.
Кемдер гел ялгызы яши,
Өлкәннәр көнен көтә.
Күңелләр яшәсен өчен
Бер күрешү дә җитә.
Җылы сүзгә мохтаҗ булып,
Яшәүчеләр дә байтак.
Яшиселәр килеп китә,
Искә алсалар мактап.
Миңнуллина Алисә, Актаныш районы кадет интернат-мәктәбе, V класс
Анкета
Фамилия, исем: Фәрхетдинова Айназ Зикаф кызы
Туган елы: 2002
Район: Актаныш районы
Мәктәп: ДБГБУ “Советлар Союзы герое Хәсән Заман исемендәге Актаныш кадет интернат – мәктәбе”
Сыйныфы: VIII
Өстәмә мәглүмат: -
Әсәр исеме: “Соңлап килгән бәхет”...
Номинация: проза
Әсәр күләме (бит): 4 бит
Басылып чыккан әсәрләре, еллары, кайда: “Көмеш кыңгырау” газетасы, “Актаныш таңнары” район газетасы, итернет сайт мөгаллим.ру “Шигърият дөньясында” конкурсы (2013-2014)
Хәбәрләшү өчен телефоннар: 89656260765
Электрон адрес: leila_29101979@mail.ru
Өй адресы: Актаныш районы, Кәзкәй авылы, Беренче май урамы, 23 нче йорт. Индекс 423761
Соңлап килгән бәхет...
Язмамны мәхәббәт белән башлап җибәрим әле. Әйе... Мәхәббәт-аңлата алмаслык хис. Кайбер кеше ошату хисе кичерә, ә чын мәхәббәтне шул вакытта ук тоясың. Чын мәхәббәт һәрвакыт беренче караштан һәм бөтен гомерлек була...
Нигә мәхәббәт белән башлыйм дисезме?! Хәзер белерсез. Мин-журналист. Миңа сугыш ветераны Таҗетдинов Әгъбәс Мәҗит улының тормышыннан бер өзек язарга куштылар. Мин җыенып аның янына киттем. Ул мине бик сөенеп каршы алды. Беренче сүзләре дә: “Үзем генә булгач, бик күңелсез. Килүеңә рәхмәт,кызым, мин бик шат”-диде. Бу сүзләрне ишетү белән күңелем әллә нишләп китте, бу карт кеше миңа кызганыч булып тоелды. Күзләремә яшь тыгылды, ләкин мин бөтен көчемне җыеп елмайдым. Аның күзләре миңа бик моңсу булып күренделәр. Әгъбәс абый үзе генә яши, әмма аның фатиры чип-чиста итеп юылган, җыештырылган иде.
Мин, ашыкканга күрә, сүзне башлап җибәрдем: “Әгъбәс абый, миңа сезнең тормыш турында мәкалә язарга куштылар, сез миңа тормышыгызның кеше күңеленә үтеп керә алырдай вакыйгасын сөйләп китсәгез иде.” Аның күзләре тәрәзәгә карады, һәм күзләренә тыгылган яшь тамчылары яңагыннан идәнгә тамды.
“Андый өлеш бар, кызым, чынында әлеге көнгә кадәр минем аны берәүгә дә сөйләгәнем юк.Үләремә дә күп калмагандыр инде. Мин аны үзем белән кабергә алып китәргә уйлаган идем, ләкин ул минем күңелемне ашый, йөрәгемне яралый”, - диде. “Әйтерсең, шулай итеп минем гомеремне кыскарта. Сөйлим алайса, тыңла. Ул торып китаплар янында торган фотосурәтне алып килде һәм миңа тоттырды.
- Сөйлисе сүзем шушы гүзәл зат турында, - диде, һәм аның күзләре тагын яшь белән тулды. Мин түзмәдем, үземнең дә күземдә яшь тамчылары пәйда булды. Аның бит күңеленә бик авыр, ул шуның белән яшәгән, ләкин ни ул?! Билгесез...
Сугышның соңгы елында мин, сул аягым яраланып, хастаханәгә эләктем. Бик күп операцияләр кичердем. Соңгы операциядән соң уянганда таң алды иде. Алсуланып таң ата. Башымны күтәреп тирә-ягымны карадым. Зур гына бүлмә, тирә-ягымда яралылар. Шунда минем карашым янымда утырган кызга тукталды. Аның гүзәллеген аңлатып бетерә алмаслык. Кыз, күзләрен тутырып, миңа карады. Аның карашында шулкадәр сафлык, чисталык... Сүзләр белән әйтеп бетерерлек түгел.
Әгъбәс абыйның күзеннән янәдән яшъләр тамды. Мин тыныч кына дәшмичә тыңладым. Кыз миңа: “Хәлләрегез ничек, су кирәкмиме?” - диде. Мин дәшмичә аңа карадым.Ул, урыныннан торып, минем баш астындагы мендәремне әйбәтләп куйды да : “Минем исемем Мәдинә була. Мин сезне караучы, тәрбияләүче булам, гел сезнең янда булырмын”, - диде. Матур итеп елмайды. Минем аңа дәшәргә көчем җитмәде.Ул, мине аңлагандай, үзенең йомшак куллары белән башымнан сыйпады. Без аның белән менә шулай танышып киттек. Көн артыннан көн узды, минем сәламәтлегем яхшыра башлады. Мәдинә гел минем янда иде. Ул миңа көн саен китаплар укый, ә мин исә, тын алырга да куркып, тыңлап утыра идем.
Минем госпитальдә ятканыма ай тулыр көн иде. Ул төн минем күңелемдә мәңге уелып калды. Әгъбәс абый үксеп елап җибәрде. Мин түзмәдем, аны үз кочагыма алдым. Шушы кулларым белән мин аңа кабер казыдым... Ул төнне немецлар отряды госпитальгә һөҗүм ясады. Без Мәдинә белән палатада китап укып утыра идек, ә мин, һәрвакыттагыча, аның гүзәллегенә сокланып, тыныч кына аның сөйләгәнен тыңлый идем. Шул чак госпитальнең бер як стенасы җимерелде һәм бөтен җиргә ут капты. Мәдинә мине култыклап, ут белән чорналган зданиедән алып чыгарга теләде. Ул мине култыклаган килеш 4-5 адым ясады һәм ул кинәт идәнгә егылды. Мин аны бар көчемне җыеп, кулыма күтәрдем һәм ишеккә таба атладым.
Башта кузгалган кешеләр күренмәде, аннан соң аз-маз тавышлар, ыңгырашулар ишетелә башлады. Самолет очып киткәч тә, җимерелгән здание тып-тын торды. Тирә-якта бер исән кеше дә юк: бөтен җирдә ут, бөтен җирдә кан эзе. Немецлар инде читләшә иделәр. Мин Мәдинәне җиргә куйдым, ул әле исән. Күз яшьләре аша елмаеп, миңа карап: “Мин бит сине бер күрүдә яраттым, ”-диде дә, аның җаны күкләргә очты. Ул менә шушы кулларда үлде. Миңа җанын бирергә әзер булган кеше, мине калдырып, оҗмахка күчте. Минем түзәрлегем калмады, мин Әгъбәс абыйны кочагыма алган килеш аның белән елап җибәрдем. “Мин Мәдинәне госпитальдән ерак урнашмаган зур карт каен астына кабер казып җирләдем. Мин аны гына җирләмәдем, аның белән мин үземнең җанымны да җирләдем. Аңлыйсыңмы, кызым, үзеңнең җаныңны шушы куллар белән җир астына күмү ничек авыр икәнен, ә мин бит ул кызны беренче караштан ук яраттым. Шулай итеп, мин үземнең яраткан кешемне сугыш кырында таптым һәм шунда ук югалттым. Сугыш бетте, без җиңдек. Мин туган ягыма кайтып киттем. Туганнарымнан беркем дә калмаган, авылымны җир белән тигезләгәннәр. Шәһәргә килеп урнашып, үзем генә тормыш корып җибәрдем.” Әгъбәс абый, соравым өчен гафу итегез, ә бүтәнне очрата алмадыгыз мени? Ул башын аска иде: “Юк, бүтәнгә карый алмадым, ул минем мәхәббәтем, тик ул гына, ул мәңгегә минем күңелемдә калды, мәңгегә. Кызым, бер үтенечем бар сиңа, беләм, мин синнән сорарга тиеш түгел. Бу инде артыгы...” Ул тагын елый.
“Сезнең аның янына барасыгыз киләме?” Ул миңа күзен тутырып карады, аның күзендә ниндидер сөенү сизелде. Әйе! - диде ул. Күз яшьләре янәдән тәгәрәде. Юк, син тиеш түгел. Юк!
Әгъбәс абыйның сәламәтлеге начар булу сәбәпле, без анда озак тора алмадык. Шәһәргә кайтып киттек. Әгъбәс абый юл буена бер сүз әйтмәде.
Машина подъезд төбенә кайтып туктады. Мин ишекне ачып, Әгъбәс абыйны машинадан төшердем һәм озатырга теләп, аны култыкладым. “Юк, кызым, кирәкми, мин үзем.” Күземә туры карап: “Рәхмәт, кызым, барысы өчен дә, рәхмәт. Син мине бәхетле иттең.”
Мин аның тәрәзәләрендә ут янганын көтеп тордым, аннары гына машинама утырып, өйгә юл тоттым.
Иртән тору белән мин Әгъбәс абый янына ашыктым. Тышта кояш булуына карамастан, көн ниндидер салкын, күңелсез иде. Ишек янына килгәч, мин аптырап калдым. Ишек ачык, фатирда үле тынлык иде. Бүлмәгә үттем. Әгъбәс абый үзенең урынында ята, мин аның янына барып эндәштем, җавап булмады. Шунда күзем өстәлдә яткан конвертка төште. Күңелем жу итте, үзем дә сизмәстән кулым конвертка үрелде. Аның тышына: “Минем кызыма” дип язылган иде. Бу хатның миңа юлланганын аңлап алдым. Хатны ачып укый башладым:
“Кызым!
Белсәң икән сиңа ничек рәхмәтле булганымны. Син миңа чын сөенеч бүләк иттең. Рәхмәт сиңа. Син мине аның белән күрештердең. Бәлки, син бу хатны укыганда, мин инде бу дөньяда булмам, анысын белмим. Ләкин син бел, мин сөенеп китәрмен. Бу сөенеч синең ярдәм белән икәнен онытма. Шушы соңгы хатым сиңа булыр, кызым.
Зур рәхмәт белән Әгъбәс абыең.”
Минем күздән яшьләр акты. Мин, курка-курка, аның янына барып кулын тоттым. Боз кебек салкын иде аның куллары. Ул юк, ул киткән... Ул аның янында...
Аны җирләп, бер атна үткәннән соң, минем мәкаләм газетада басылып чыкты. Зур рейтинг. Ләкин ул мәкаләнең нинди кичерешләр аша язылганын бары мин генә белә идем. Бу вакыйгадан соң, мин журналистика эшен ташлап, картлар йортына шәфкать туташы булып эшкә кердем. Бу эш мине тынычландыра иде. Мин чыннан да аларга кирәк. Мин аларга булышырга тиеш. Мин алар белән бәхетле. Әгъбәс абый язган хатны мин әлеге көнгә кадәр саклыйм, ул гел минем белән... Алар минем белән - икесе дә... Мәдинә апа, Әгъбәс абый, мәхәббәтләре башланырга өлгермичә өзелгән ике йөрәк...
Фәрхетдинова Айназ, Актаныш районы кадет интернат-мәктәбе, VIII класс
Мәктәбем.
Авылыбызда ачылды
Кадет интернат-мәктәп.
Җиң сызганып, бик тырышып
Укыйбыз анда ипләп.
Тугыз гына укучы бар
Безнең үз классыбызда.
Киендереп ашаталар
Ни кирәк тагы безгә.
Тырышып уку гына бит
Безнең бөтен уебыз.
Спорт белән дә шөгыльләнсәк,
Үсәр безнең буебыз.
Стажлы укытучылар
Белем бирәләр безгә.
Озын гомер генә телик
Инде мәктәбебезгә.
Камалов Рушат, Актаныш районы кадет интернат-мәктәбе, VII класс
Рәхмәтлемен батыр халкыма
(шигырь)
41 нең кышы үтә, язы үтә
Туган җирем җәйгә керә,
Чәчү бетә, Сабантуйлар үтә,
Печән чабар вакыт җитә.
Авыл тыныч, йоклый әле
Алсуланып таң ата, сайрый кошлары
Уяна кешеләр, сыерын сава, көтү куа
Ишетелә үзәк өзгеч тавышлар.
“Сугыш башланган” дип өзгәләнә
Елый бала-чага, картлар еламаска тешен кыса
Бер вакытка халкым уйга бата
Туган илен сакларга дип сафка баса.
Ир-егетләр яуга күтәрелә
Безнең яктан алар 197 е,
Авыл урамнары бушап кала
Күңелләрне баса әрнү, сагыш, моң хисе.
Көзләр җитә, җыяр вакыт уңышлары
Яше – карты бу вакытта ат - үгезен җигә
Тәвәкәлләр тимер атларны да
Чапкыч, җыйгыч, сабаннарны үз итә.
Фронт, җиңү, туган илем өчен диеп,
Халкым 15 көн буена көчен түгә.
Фронтта, тылда кыю көрәш бара
Тын алырга ирек бирми дошманына.
Бик күпләргә килә кайгы хатлары
Авылымда алар 112 е
Ләкин алар сыгылмый, авыр була хәлләре
Кирәк була фронтка бияләе, сохарие.
45 нең язы җитә, җиңү көтә халкым
Басу-кырда, яуда көрәш дәвам итә
Каршы тора һаман дошманына
Арысландай бирмичә алга омтыла.
45 нең 9 мае таңы ата
Күңелләр ашкына, җиңү көтә
Авыл басуына атлы җайдак чаба
“Сугыш бетте!”, “Җиңү килде!” дип аваз сала.
Бу хәбәргә сөенде бар дөнья
Толы, ятиме, баласын югалтканы,
Әйтерсең лә тынып калды бар да
Тургай күктә аваз салды, яшен сөртә яше-карты.
Күптән көткән Җиңү килде
Телгәләде җанны авыр үткәннәр.
Зур сөенеч, бары кайберләргә
85е исән булып капкалардан кергәннәр.
Җиңү килде, үтте көннәр, айлар, 72 еллар,
Кайтмаганнар һаман керә төшләренә.
Көтә ата-ана, тол һәм ятимнәр
Йөгереп чыга һаман капка төпләренә.
Күпне күрде, халкым түзде, сыгылмады,
Бирешмәде кайгы-хәсрәткә.
Иген игә, зур заводлар төзи, юллар салды
Тыныч яшәү шартын куеп максатка.
Тормышыбыз яхшы, максатыбыз изге,
Уебыз тик бары тынычлыкта.
Үлгәннәрнең каберләрен белик, булсын исәннәрнең кадерләре.
Рәхмәтле бул, башын салганнарга, исәннәргә һәрчакта.
Фәрхетдинова Айназ, Актаныш районы кадет интернат-мәктәбе, VIII класс
"Морская болезнь" у космонавтов
Снеговик
Старинная английская баллада “Greensleeves” («Зеленые рукава»)
Медведь и солнце
Никто меня не любит