Бабам истәлегенә
Вложение | Размер |
---|---|
bash_khreftn_yazarlyk.docx | 12.69 КБ |
Баш хәрефтән язарлык
Мәктәптә иң үз иткән фәнем – математика минем. Математика фәненнән олимпиадаларда катнашып, урыннар алдым. “Мәгърифәт” газетасы үткәргән “Мөстәкыймовлар олимпиадасы”ның җиңүчесе булдым. “Эх, синең бу уңышларыңны бабаң күрсә, ничек сөенер иде!..” – дип көрсенеп куя әнием.
Сүзем әниемнең әтисе Гали Йосыф улы Шәрифуллин турында. Бабам сугышка кадәр туган, шул чор балалары күргән барлык авырлыкларны кичергән. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, үзлегеннән укып, урта мәктәпне тәмамлаган. Ташкүмер чыгара торган шахталарда да эшләгән. Ләкин фәнгә һәм белемгә омтылышы аны Алабуга педагогия институтына алып килгән. Гомере буе Балык бистәсе районының Балтач авылында физика һәм математика укыткан ул. Күп еллар буе директор урынбасары, аннары лаеклы ялга чыкканчы мәктәп директоры булып эшләгән.
Мин бабамны күреп беләм. Кечкенә генә булсам да, ул мине төрлечә сыный, башваткычлар әйтә, игътибарлылыгымны тикшерә иде. Мин тиз генә бирешергә теләмим, нинди “башлы” малай икәнемне күрсәтергә тырышам. Аннан, кет-кет көлеп, бабам башымнан сөя.
Бер тапкыр без кунакка кайткач, ул мине үзе эшләгән мәктәпкә алып барды. Ә ул көнне анда ТНВ каналының “Тамчы” тапшыруы төшерергә килгән иде. Шулай итеп, бабам аркасында мин – дүрт яшьлек малай – тәүге тапкыр телевизордан үземне карау бәхетенә ирештем.
Мине әниемнең туган авылында танымаган кеше юк. Кайберләре хәтта “Син Гали Юсупич оныгымы?” – дип сорыйлар. Чөнки элеккеге укучылары бабамны үз итеп шулай атыйлар. Ул укыткан укучылар арасыннан кемнәр генә чыкмаган! Араларында үз һөнәрләрен бабам укыткан фән буенча сайлаганнары күп булуы – безнең өчен зур горурлык. Димәк, аны һәм фәнен яратканнар. Бәйрәмнәргә килгән күпсанлы котлаулар да шуны исбатлый.
Гел үткән заманда сөйлим. Чөнки бабам вафат инде. Зур исемнәре булмаса да, баш хәрефтән языла торган Укытучы булган ул. Бөтен гомерен укытучылык эшенә багышлаган. Кызының да үз юлыннан китүен теләгән. Әниемнең укытучы булуы – шуның нәтиҗәседер. Укытучы елына багышланган язмалар арасында бабамның исеме дә, һичшиксез, күренергә тиеш дип саныйм мин. Минем бу сүзләрем аның рухына дога булып ирешсен иде.
Илһам Гасыймов,
Кукмара районы, Купка авылы.
Два Мороза
Петушок из русских сказок
Волшебная фортепианная музыка
Как напиться обезьяне?
Ах эта снежная зима