Сәяхәт турында мәкалә
Вложение | Размер |
---|---|
Тукай | 23.5 КБ |
Без Купка авылының гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары Арча районының Тукай-Кырлай авылына экскурсиягә бардык. Анда Бөек шагыйребез Габдулла Тукай музейенда булдык. Музейның проекты мең тугыз йөз җитмеш алтынчы елда Бакый Урманче тарафыннан эшләнгән, мең тугыз йөз җитмеш тугызынчы елда сафка баскан. Музейның стеналары, сынчы ясаган җиһазлар Бакый аганың кул җылысын әле дә саклый кебек.
Без музйда Тукай абыебызның тормышы, иҗаты, мәхәббәт тарихы белән таныштык. Ул тоткан китаплар, үзе язган язмалар, газеталар белән таныштык. Сөекле шагыйребез йөргән сукмаклардан атлап,ул яшәгән нигезне күрү бәхетенә ирештек.
Мин Габдулла Тукай турында бик күп мәгълүмат белдем. Кызганычка каршы кечкенә Апушны ятимлек ачысы читләтеп үтмәгән. Ул тугыз яшьтән ятим калган. Сөекле шагыйребез дә якты дөнья белән бик яшьли сабуллашкан. Егерме алты ел гына гомер кичерүенә карамастан, ул татар халкының Бөек шагыйренә әверелә. Аның иҗаты, мәңгелек! Тукай –Кырлайга бару безнең күбебезнең хыялы иде. Һәм бу хыял ниһаять, тормышка ашты. Кырлай авылына сәяхәт итеп, күренекле шагыйребез Габдулла Тукай эзләре буенча йөрдек. Музейның эчке һәм тышкы күренешенә,андагы скульптураларга сокландык.
Сөекле шагыйребез турында булган белемнәребезне тагында камилләштердек. Музейга баруыбыз барыбыз өчен дә файдалы һәм нәтиҗәле булды. Безгә күңелле ял оештырган укытучыларыбыз: Чулпан апага, Гөлсинә апага, Фирдания апага, автобус шоферы Азат абыйга зур рәхмәтемне белдерәм. Киләчәктә дә мондый кызыклы сәяхәтләр аз булмас дигән өметтә калам.
Каргопольская игрушка
Груз обид
Невидимое письмо
Усатый нянь
Выбери путь