"Минем әнием" темасына инша.
Вложение | Размер |
---|---|
niem-berdnberem.doc | 27 КБ |
Әнием – бердәнберем
Һәркем өчен иң кадерле, иң назлы, иң якын кеше – әни. Бу тылсымлы сүзне әйткән саен күңелгә җылы, рәхәт булып китә.
Минем әнием – Зөлфә Фазылҗан кызы Зыязетдинова. Мин кечкенә вакытта йокысыз төннәр, аз гына авырып китсәм – хафалы, борчулы, көннәр уздырган ул. Минем беренче сүз әйткәнемне, беренче адым атлавымны көткән кеше дә - әнием бит.
Әнием дәваханәдә шәфкать туташы булып эшли. Ачык йөзле, күркәм табигатьле, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булганы, шәфкатьле йөрәге өчен әниемне яраталар һәм хөрмәт итәләр. Эссе җәйге көнме, кар – буранлы кышкы төнме - ул кешеләргә беренче ярдәм күрсәтергә ашыга.
Эше ничек кенә күп булмасын, ул безгә тәмле-тәмле ризыклар пешерергә, өй эшләребезне эшләшергә, мәктәп яңалыкларын сорашырга, яратып яки шелтәләп алырга да вакыт таба. Әнием бигрәк тә татар халык ашларын пешерергә оста. Безнең өстәлебездә һәрчак телеңне йотарлык гөбәдияләр, хуш исле сумсалар, уңган коймаклар, кыстыбыйлар була.
Мине дә, энемне дә әнием иркәләп уята, изге теләкләрен әйтеп мәктәпкә озата. Нәкъ шигырьдәге кебек:
Таң белән торган ул,
Чәен дә куйган ул,
Иркәләп эндәшә,
Көч һәм дәрт өләшә.
Җылы, күркәм өең, тәмле ашлар пешереп көтеп торучы уңган әниең булу нинди бәхет! Әниләргә кайгы-хәсрәт күрсәтмик, аларның күз яшьләре безнең гаеп белән түгелмәсен, аларга һәрвакыт ярдәм итик, аларны олылыйк һәм яратыйк! Мин әниемнең сау –сәламәт, бәхетле булуын телим. Рәхмәт сиңа, әнием- бердәнберем.
Данил ЗЫЯЗЕТДИНОВ,
2в сыйныф укучысы
Девятая загадочная планета Солнечной системы
Мать-и-мачеха
Сторож
Астрономический календарь. Май, 2019
Цветение вишни в лунную ночь