Укытучыга багышланган сочинение
Вложение | Размер |
---|---|
ber_insha_tarikhy.doc | 38 КБ |
Бер инша тарихы.
Татар теле дәресе бара... Укытучыбыз Фәнзилә апа тигез, матур хәрефләр белән дәреснең темасын тактага язып куйды. Инша. Тизрәк темасына күземне төшердем. Уф... Тема бик җиңел, ләкин уйландыра торган. Һөнәр сайлау. Сыйныф бер мәлгә шау-гөр килде. Әкренләп һәр укучы үз дөньясына кереп чумды. Ничек башларга белми утырганда укытучым ярдәмгә килде:
- Алсу, син укытучы һөнәрен сайлагансыңдыр дип уйлыйм инде мин. Әниең дә укытучы бит. Син дә әниең эшен дәвам итәрсең. Аннан соң бит әле быел елы да туры килеп тора. Укытучы елы.
Менә инде. Чуалган уйларымны тәртипкә салып утырганда, кара урманга кереп адашкандай, бөтенләй югалып калдым. Минем сайлаган һөнәрем укытучы түгел бит. Ни өчен? Әнием белән дә нигә бу темага фикер алышканыбыз юк? Нигә әнием үз һөнәрен сайларга юнәлеш бирмәгән? Менә бу сорау, ичмасам. Дөресен әйткәндә, авыртмаган башка тимер тарак . Әйе-әйе. Үз уйларым белән утыра торгач, дәрес тә тәмамланды. Өйгә кайтып җиткәнче минем күңелем әллә кайларга барды, әллә кемнәр белән фикер алышты. Ничек очына чыгармын, белмим. Әмма өйгә кайтып керү белән башымдагы уйларымны ак кәгазьгә тезә башладым. Иншамны да башка иншалардан аермалы итеп язып киттем, чөнки башкача булдыра алмадым.
Хөрмәтле укытучым Фәнзилә апа!
Сезнең фикерегез хакында озак уйладым. Чыннан да, сез миңа бу сорауны биреп дөрес эшләдегез. Юк, мин үземнең хыялымны тиз генә күңелемнән сызып ташладым дигән сүз түгел бу. Ул хыялым минем үзем белән. Хәзер сүз ул хакта түгел. Ни өчен мин әнием һөнәрен сайламадым? Ни өчен мин аның эшен дәвам итмим? Укытучы нинди һөнәр ул? Кем укытучы була ала? Сораулар, сораулар... Бер караганда, бу сораулар бик җиңел. Җавап таба алмаганда янымда һәрвакыт әнием , укытучым сез бар. Кызык, бу сорау мине балачагыма алып китте. Мин “әниле” уйнаганда да бит гел өстәл артында нидер язган булып утыра идем. Минем уемча, әниләр өстәл лампасы яктысында озак-озак нидер язарга тиештер сыман иде. Бары тик үзем мәктәпкә укырга кергәч кенә, бу эшне укытучы хезмәтенең өйдәге дәвамы икәнлегенә төшендем. Менә апа сезгә сорау язам әле. Кемнәндер үрнәк алып кына укытучы булып буламы? Бу бит кибеттә матур күлмәк сайлау түгел. Үзем сорау язам, үзем сезне күз алдыма китерәм. Менә серле итеп елмаеп, башыгызны борасыз. Аңлыйм, юк шул. Мөмкин түгел. Бу җир йөзендә ике хезмәт кенә кешегә тумыштан ук бирелә торгандыр. Берсе аның әни булса, икенчесе, әлбәттә, укытучы. Сез минем белән килешәсезме? Минем фикеремчә, укытучы һөнәре иң беренче чиратта күктән илаһи зат тарафыннан кешегә иңдерелә торган сәләттер. Инде уку йортында син бу сәләтне тәртипкә салып, аны фәнни яктан өйрәнә торгансыңдыр. Әһә, мин педагогия институтында укыйм да бөтен яктан да камил булган укытучы булам дигән фикер дөрес түгел. Яхшы билгеләргә уку йортын тәмамлау гына җитми. Әнием әйтмешли, укытучы булып туарга кирәк. Ә бу үз чиратында күп кенә “тиешләр”не күз алдына китерә. Гади генә бер мисал. Иртән иртүк барлык өй, гаилә мәшәкатьләрен артта калдырып, сезнең кебек һәр балага елмаеп, хәл сорашып, көнозынына җитәрлек итеп көч биреп, дәрескә озата аламмы? Юк! Мин моны булдыра алмам. Ә бит сез булдырасыз. Сезнең дә төрле вакытларыгыз була. Димәк, мөлаемлылык, шәфкатьлелек, күңел киңлеге сезнең гомерлек юлдашыгыз. Һәр баланың күзеннән әйтәсе сорауны сез ничек күрә аласыздыр, белмим. Шундый җиңел итеп, катлаулы темаларны безгә, төймәдәй тезеп, аңлатып бирәсез. Шаккатам. Еллар дәвамында җыелган тәҗрибәгез белән бергә нинди зур талантка ия булырга кирәк!
Әле бит укытучы хезмәтенең икенче ягы бар. Мәктәп бусагасын атлап чыгып кына, укытучы булудан туктамыйсың. Мин моны яхшы беләм. Чөнки өйдә моның үрнәге бар. Ул - әнием. Һәр баланың уңышына куана-куана сөйләгәндә, йөзендәге шатлыкны күрсәгез сез! Искитәрлек. Ә инде аларның уңышсызлыкларына көенүен күрсәм, мәктәпкә килеп: “Ник минем әниемне борчылдырасыз?”- дип кычкырасым килә. Ул өйдә дә мәктәп, балалар тормышы белән яши. Аларның яшьтәшләренә әверелә. Аңа карап ул әле әни булудан туктамый. Урамда күптәнге укучысын күрсә, аны улыдай яки кызыдай кочаклап алып сөйләшүен күрү, әлбәттә, куаныч. Әйе. Аның укучылары арасында кемнәр генә юк?! Укытучылар да, мәктәп директорлары да, журналистлар да, табиблар һәм башка бик күп төрле һөнәр ияләре дә бар. Ул аларның хезмәт нәтиҗәләрен күреп шулкадәр куана. Кайвакытларда көнләшеп тә куям. Миңа игътибары әз каладыр сыман. Мондый вакытларда укытучы буласым килеп китә.Әмма әниемнең өстәл лампасы яктылыгында төннәр буе дәфтәр тикшерүен, конспектлар язуын, өстәмә әдәбият укуын күргәч, бу фикердән тиз кайтам. Моңа бит күпме ихтыяр көче кирәк?! Башыма сыймый. Менә, Фәнзилә апа, сез миңа укытучы бул дисез. Бу һөнәрне сайласам, сез минем белән горурлана алырсызмы? Мин сезнең йөзегезгә кызыллык китермәмме? Дәүләткә, кешеләргә файдам булырмы? Шул хакта уйлыйм.
Җаның-тәнең, бөтен барлыгың белән укытучы булсаң гына, син укытучы дигән бөек исемне йөртергә лаек буласың. Бөек дим. Бу чыннан да шулай. Укытучы – бөек зат ул. Бөтен яктан да камил булган кешеләр аз диләр. Ә мин иң беренче булып мондый кешеләр исемлегенә укытучыларны язар идем. Чөнки иң беренче кешелеклелек, кечелеклелек, шәфкатьлелек, шул ук исәптән таләпчәнлек, төгәллек сыйфатларын мин сездә күрәм, укытучылар! Гаделлелегез, гадилегегез белән бөек сез, укытучылар!
Фәнзилә апа, менә сезнең фикерегезгә җавабым шул. Укытучы һөнәрен алган кешеләр менә күпме сыйфатларга ия булырга тиешләр.Боларның берсе генә төшеп калса да, син укытучы исемен йөртергә лаек булмыйсың. Бу минем фикерем. Аннан соң бит әле мин үзем укытучы хезмәтен күреп үсәм. Аның нинди җаваплы икәнлеген яхшы аңлыйм. Әмма шунысы бар. Мин үз әнием белән бик-бик горурланам. Беләсезме, аның хезмәт кенәгәсенә һөнәре турына зур итеп УКЫТУЧЫ дип язылган. Һәм шушы һөнәренә ул тугры калып, менә инде чирек гасыр укытучы булып эшли.Мондый кешеләр турында, ул тумышы белән укытучы диләр. Бу чыннан да шулай.
Сүземне йомгаклап, укытучы елы хакында да берничә фикер язарга телим. Бүгенге көндә укытучының дәрәҗәсе төште диләр. Моңа гаепле кешеләрне дә эзлиләр. Фәнзилә апа , сез хәтерлисезме Ә. Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәрен өйрәнгәндә бер ишан турында әйткән идегез? Ул үзенең чыгышын, үткәнен онытмас өчен чыбыркысы белән чабатасын иң кадерле җирдә саклый дип. Бу үз чиратында, без, һәрберебез, кем генә булсак та, нинди генә дәрәҗәләргә ирешсәк тә укытучыга бурычлы икәнебезне онытмаска кирәк икәнлеген дә аңлата. Кем аркасында без КЕШЕ булдык соң әле? Гап-гади укытучының сиңа биргән белеме, тәрбиясе, киңәшләре аркасында түгелме? Шуңа күрә дәүләтнең укытучы дәрәҗәсен күтәргәнне көтәргә кирәкми. Ә үзебезгә аз гына артка борылып уйланырга кирәк. Безне бит укытучыларыбыз рәхим-шәфкатьле булырга өндиләр. Ә без?
Фәнзилә апа, мин сезгә гомерем буе рәхмәтле булырмын. Сезнең безгә күрсәткән хезмәтләрегезне бернинди үлчәүләргә дә салып үлчәп булмый. Безгә биргән белемнәрегезне бернинди акчаларга да сатып алып булмый. Шуңа күрә УКЫТУЧЫ хезмәте алдында башымны иям!
Весенняя сказка
Человек несгибаем. В.А. Сухомлинский
Рисуем гуашью: "Кружка горячего какао у зимнего окна"
Три загадки Солнца
Анатолий Кузнецов. Как мы с Сашкой закалялись