"Ришвәтчелеккә юл юк!" темасына сочинение.
Вложение | Размер |
---|---|
rishvtchelekk_yul_yuk_temasyna_bagyshlangan_sochinenie.doc | 30.5 КБ |
“Ришвәтчелеккә юл юк!” темасына багышланган сочинение.
Кыңгырау шылтырады. Мин үзебезнең җәмгыять белеме укытучысының әйткән сүзләреннән арынып җитмичә генә кайтыр юлга чыктым.
Урамда, ноябрь ае булуга карамастан, бик җылы. Салкын карлы яңгыр яуса да, мин аны тоймас идем. Чөнки минем уйларым гел башка җирдә. Ничек шулай булып чыкты соң әле бу? Кешеләр бер-берсенә ярдәмчел, яхшылык кына эшләргә әзер торалар дигән фикерем дөрес түгелмени? Миңа әби-бабам да, әти-әнием дә һәрвакыт: “Гадел бул! Намус белән яшә!”- диләр. Димәк, алар тормышны аңлыйлар, шуңа күрә мине кисәтәләр.
Ришвәт... Каян килер чыккан сүз бу? Бик куркыныч мәгънәне үзенә сыйдыра түгелме соң бу? Ришвәтчелек кайчан, ничек барлыкка килде соң? Минем бу куркыныч күренеш белән очрашканым бармы? Бер-бер артлы башыма килгән сорауларга җавап эзли башладым. Ә икенче бер “мин”: “Юк! Юк! Эзләмә! Юк ул!” - дия сыман. Уйлап карасаң... Тормышыбызда бик күп, күп кенә түгел, ә адым саен икән ул.
Миңа күптән түгел шифаханәгә барырга туры килде. Чират бик озын иде. Һәрберебез, тыныч кына, үз чиратын көтә. Каяндыр бик матур киенгән бер апа килеп чыкты. Тиз генә табиб янына кереп китмәкче иде, ләкин аны өлкән яшьтәге бер абзый туктатты. Апа кеше нидер сөйләнә-сөйләнә китеп барды. Күпме вакыт үткәндер, хәтерләмим. Апабыз, бер ак халатлы туташка ияреп, тагын ишек катына килеп басты. Ә теге туташ табиб яныннан чыкты да бу апага нәрсәдер әйтте. Мин кызыксынып күзәтә башладым. Нәрсә булыр? Ул арада икенче бер шәфкать туташы чыгып, бу апаны чакырып та алды. Ә бит чиратта барысы да авырулар утыра иде. Гомер бит минутлар, секундлар белән исәпләнә.
Әйтик менә, юлда машина тиеш булмаган урында алдагы машинаны узды. Әлбәттә, ЮХИДИ хезмәткәре аны туктата. Аның машина йөртү таныклыгын алып, беркетмә язарга уйлый. Моңа каршы машина йөртүче бу хәлдән башка төрле чыгу юлын күрсәтә. Ялына, алтын таулар вәгъдә итә. Чөнки ул үзенең таныклыксыз калачагын, гел дә булмаса зур күләмдә штраф түләячәген яхшы белә. Матур телләр белән ялынгач, әле тагын акча да шыгырдаткач, безнең ЮХИДИ хезмәткәре “йомшара”. Әйтегезче, бүген шулай җаваплылыктан котылган машина йөртүче башка хаталанмас дип кем әйтә ала? Ярый әле бу юлы хәвеф-хәтәрсез үтте. Ә башка вакытта? Кем гаепле? Без кемне гаепли алабыз. Беренче чиратта, без ришвәт алучыны гаеплибез. Әлбәттә, берсүзсез, ул гаепле. Ә бит таякның икенче башы да бар. Ришвәт бирүчедә дә гаеп юкмыни? Бар!
Кеше һәрвакыт яшәү өчен җиңелрәк юл эзли. Үзенең туган проблемаларын тиз генә чишәсе килә. Бу вакытта аңа гаделлек, намуслылык төшенчәләре башына да килми. Кая ул? Аңа бар кешегә караганда да күбрәк, тизрәк кирәк. Кемгәдер акча сузып, кемгәдер кыйммәтле бүләкләр тәкъдим итеп югарыга үрмәли. Менә бит, ришвәт нинди көчле нәрсә булып чыга. Законнарны, яшәү кануннарын җимереп, законсызлыкка, җинаятькә юл ача. Телевизордан да, радиодан да күпме тапшырулар бара, законнар чыга, кешеләр ришвәт алуда гаепләнеп кулга алыналар. Юк, бу эшне кәсепкә алган кеше ансыз яши алмый. Чөнки аның ришвәттән күзе-башы тонган, аңы томаланган. Ул һаман шул юл белән бара. Андый кешеләр акча, байлык колына әвереләләр, чирканмыйча да кесә калынайталар.
Мин кабат үземнең якыннарымның әйткән сүзләренә әйләнеп кайтам. Гаделлек, намус белән яшәү... Минемчә, моның бер авырлыгы да юк. Бары тик үзеңнең нинди тәрбия алуыңнан тора. Ә тәрбия бирүне инде сабый туу белән башларга кирәк.
Ришвәтчелеккә каршы көрәш - һәркемнең намус эше. Һәрберебезгә аны безнең җәмгыятебезне җимерү коралы икәнен аңларга гына кирәк. Әйдәгез, апалар-абыйлар, бер-беребезнең күзенә туры карап, намуслы, гадел булып яшик. Шул чакта гына безнең дәүләтебез тагын да баерак, тагын да матуррак булыр!
Сказка "Дятел, заяц и медведь"
Красочные картины Джастина Геффри
Осенняя паутина
Без сердца что поймём?
Ласточка