И минем җандай кадерле, и моңлы туган телем.
Кайгылар иле түгел син, шатлыклар иле бүген.
Вложение | Размер |
---|---|
tugan_telem.doc | 32 КБ |
Туган телем – халкымның акыл һәм моң чишмәсе.
Адәм баласының күңелендә булган йомшаклык һәм катылык кебек нәрсәләрне ачып бирүче, гыйлем, әдәп, мәгърифәт кебек нәрсәләрне күрсәтүче нәрсә - телдер.
И минем җандай кадерле, и моңлы туган телем.
Кайгылар иле түгел син, шатлыклар иле бүген.
Мәктәп шатлык йорты була аламы соң? Шатлык йорты булырга тиешме? Тиеш, билгеле! Мин шулай дип уйлыйм. Кайберәүләрнең фикеренчә, мәктәпнең төп вазифасы – укучыга белем бирү, ә калганы... Калганы да аерата әһәмиятле вазифалардан тора шул – укучыга тәрбия бирү, аңа шатлык бүләк итү, мөстәкыйльлеген үстерү. Уеннар зур әһәмияткә ия. Уеннарда катнашып кыюлык арта, үзеңдә булган аерым кимчелекләр юкка чыга, иптәшләр арасында бертигез хокуклы кеше буларак төрле биремнәр үтәлә, аңа сәләт арта. Чөнки мөнәсәбәтләр эчкерсез, табигый, һәркем сәләтенчә эшли, көчен кызганмый, уртак нәтиҗә өчен куана. Гомумән уеннар системасы бездә укучыларда халкыбызның милли тарихына, татар теленә һәм әдәбиятына, мәдәниятенә мәхәббәт тойгысы, үз халкыбыз белән горурлану хисләре, үз халкының тарихын, аның уңай гореф-гадәтләрен, традицияләрен өйрәнү белән кызыксындыру шикелле күркәм сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә. Халык уеннары никадәр кыска һәм ачык, тәэсирле, аңлаешлы. Алар безнең уйлау, фикерләү дәрәҗәсенең активлыгын арттыра, дөньяга карашны киңәйтә, рухи халәт үсешен камилләштерә. Без уеннардан күп кенә мөстәкыйль тормышта кирәк булган төрле күнекмәләр алабыз. Милли уеннар җырлар, халык әйтемнәре, афоризмнар, канатлы сүзләр, мәкальләр белән тыгыз бәйләнгән рәвештә алып барыла. Уеннар вакытында бездә фикерләү сәләте, ихтибарлылык арта, хәтер һәм сөйләү культурасы байый.
Һәр халык үзенең моң-сагышын, әрнүләрен көйләргә сала, җыр итеп җырлый. Сүзе яңгырашына туры килгәндә, эчтәлеге искермәгәндә, җырлар аеруча озын гомерле була. Үзәк өзгечләре, моңлылары, буыннардан буыннарга күчеп, үзен яңа төсмерләр белән баетып, халык хәтерендә яши бирә. Җыр — тарихны, тарихыңны белү, үз чиратында, җырны оныттырмый. Нинди генә җырны җырласаң да, син аны күңелең, уйларың белән яңартасың, үзеңнеке саныйсың. Бөтен дөнья буйлап сибелгән татарның, һай, күп тә соң җырлары! Кайсы гына җырны алсаң да, бер нәрсә күзгә ташлана: кеше гомере буе бәхетен эзли һәм аны еракта, үткәндә, хушлашкан ярларда, ташлап киткән туган җирендә таба. Бәхет-шатлык ташып, бөркеп торган җырлар азрак, сөенечне үзең дә кичереп була, әмма кайгы-хәсрәтне бүлешергә кемдер кирәк. Әнә шул кемдер — җырны тыңлаучы, сиңа кушылучы да инде. Җырлыйм дисә, бәйрәмендә күтәреп алырлык җырлары да күп милләтемнең.
Тел – аралашу чарасы. Тел ярдәмендә аралашып без үзебезнең уй-фикерләребезне, хыялларыбызны, шулай ук шатлык һәм кайгыларыбызны белдерә алабыз. Киеменә карап каршы алалар, акылына карап озаталар дип тикмәгә генә әйтмәгәннәрдер шул. Шуңа күрә дә кеше акыллы булырга тиеш. Кеше акыллымы, юкмы икәнне без кайдан белә алабыз соң? Әлбәттә, кешенең сөйләменннән аның ни дәрәҗәдә акыллы һәм культуралы икәнен белеп була. Үз телеңнең кадерен белер өчен, чит җирләрдә яшәп карарга кирәк. Ана телеңнең моңын, аһәңен аңлау өчен, кайвакыт бер бишек җырын ишетү дә җитә. Тел әче дә була, төче дә. Усал теллеләр кайвакыт рәнҗетеп тә куя. Йомшак телленең җанга рәхәтлек биргәне бар, төпкә утыртканы да юк түгел. Теле бозыкның күңеле бозык, ди халык. Теле катының күңеле каты, дигән мәкаль дә бар.
Тел — күңелнең көзгесе дә, тылмачы да, ачкычы да, тагын әллә нәрсәләр дә икән.
Без рус мәктәбендә укуыбызга да карамастан, үзебезнең туган телне өйрәнү мөмкинлегебез бар. Ә инде үз телен белмәгән, аны хөрмәт итмәгән кешедән нинди “чын кеше” чыксын. Туган телне онытуның нинди нәтиҗәгә китерүен Чыңгыз Айтматов “Гасырдан озын көн” әсәрендә бик оста сурәтли. Үз халкын, тарихын, телен онытучыларны маңкортлар дип атый ул. Андыйлар туган иленә каршы яуга чыгарга, тапкан анасына кул күтәрергә дә әзер.
Җир йөзендә булган бөтен нәрсә
Бүлгән саен кими, кечерәя.
Тик бер генә нәрсә - ана мәхәббәте
Бүлгән саен арта, көчәя, - дип яза балалар язучысы Мәрзия Фәйзуллина. Бу бик зур сүз. Балалар күңелен аңлап, үгет-нәсихәтне дә зирәк, акыллы, шаян-тапкыр гыйбәрәләргә төреп, кешенең күңел кылларын чиртерлек итеп язу сәләте, һәм дә шушы язганнарны күңел түренә үтеп керерлек итеп аңлату сәләте һәркемгә дә бирелми. Җаваплы да, авыр да, шул ук вакытта бик мактаулы да вазифадыр ул балалар язучысы һәм укытучы булу. Безнең аксакалларыбыз, галимнәребез, язучыларыбыз татар теленең бөеклеге турында әйтеп калдырган матур сүзләрне безгә яраткан укытучыларыбыз җиткерә.
Татар телен Такташ сөйде,
Тукай өзелеп мактады.
Урам теле түгел диеп,
Насыйри да яклады.
Һәм шулай ук К. Насыйри: берәү башка телне өйрәнмәкче булса, башта үз телен белсен, - дигән.
- Туган телне белмәү – телсез калу, - дигән Дагстан шагыйре.
Менә шулай итеп бөек татар халкы безгә киңәшләрен биргән, үзенең төрле чаралары белән тәрбияләгән. Шуңа күрә без туган телебезнең кадерен белергә, аны өйрәнергә һәм ихтирам итәргә тиешбез.
Сии – минем тере тарихым,
Син – минем киләчәгем,
Тик синдә, газиз туган тел,
Бәхеткә җитәчәгем.
И телем, синдә нәфислек
Чишмәсе кибәме соң?!
Гасырлар сиңа тимәде,
Дәверләр тияме соң?!
Гасырлар да, дәверләр дә безнең акыл һәм моң чишмәсе булган туган телебезгә тимәсен иде. Еллар үткән саен моң дәрьябыз тирәнәя һәм сафлана барсын! Шарафутдинова Айгель
Сенгилей районы Красный Гуляй урта мәктәбе
И тут появился изобретатель
А. Усачев. Что значит выражение "Белые мухи"?
Рисуем лошадь акварелью
Ах эта снежная зима
Н. Гумилёв. Жираф