"Минем әти-Ватан сакчысы" республика инша бәйгесенә җибәрелгән эш
Вложение | Размер |
---|---|
minem_ti_vatan_sakchysy.docx | 23.09 КБ |
ТР Актаныш районы Яңа Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе
( инша)
Эшне башкарды: Гардисламова Регина
Алмаз кызы, 7 нче класс
Гыйнвар, 2013 ел
Регистрацинная карта участника республиканского конкурса
« Мой папа – защитник Отечества»
ФИО: Гардисламова Регина Алмазовна
Дата рождения: 14.04.2000
Домашний адрес: РТ Актанышский район, деревня Новое Курмашево,
улица Гагарина, дом №132
Телефон: (85552)5-28-43
Е-mail: regina0420@mail.ru
Учебное заведение: МБОУ «Новокурмашевская ООШ» Актанышского муниципального района РТ
Название библиотеки: школьная библиотека МБОУ “Новокурмашевская ООШ” Актанышского муниципального района РТ
С правилами проведения конкурса ознакомлена и согласна______
Пар канатлы гаиләдә яшим мин. Әти белән әниемнең тату гаилә коруына шатланам. Ә бүген сезне шул канатларымның берсе булган әтием белән таныштырасым килә. Ул-Гардисламов Алмаз Каес улы. Әтием 1964 елда Актаныш районы Яңа Кормаш авылында туа. Ул, мәктәпне тәмамлап, егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз булыр, дип, шоферлык хезмәтен үзләштерә.1982 елның октябрь аенда армия сафларына алына. Хезмәтен Амур өлкәсе Райчихинск шәһәрендә башлап җибәрә. Шунда хәрби хезмәт осталыгына өйрәнә, нинди генә авырлыклар килсә дә, Туган илне сакларга ант бирә. Чик сакчысы әзерләү курсларында булганнан соң аны шул ук өлкәнең Шимановский шәһәренә җибәрәләр һәм хәрби хезмәтенең соңгы көннәренә кадәр шунда хезмәт итә. Анда әтием бик күп дуслар таба. Ул аларны әле дә еш искә ала, фотоларын без бергәләп карыйбыз. Солдат хезмәтен үтәгәндә үзен бары яхшы яктан гына таныта, әбием белән бабама командирыннан рәхмәт хатлары килеп тора. Иптәшләре арасында “үрнәк”, ә командирлары өчен “ышанычлы” солдат икәнен раслый. Шуңа күрә дә ул II һәм I дәрәҗәдәге “Чик сакчысы гаскәрләре отличнигы” дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Ә шофер буларак әтиемә “Һөнәре буенча иң яхшы” дипломы бирелә. Чөнки ул узенә йөкләтелгән техниканы карап тоту, югары эш күрсәткечләренә ирешү, үрнәк тәртибе буенча да иптәшләре арасында аерылып тора. Туган җирдән читтә яшәү сагындырса да, түзәргә кирәк. Ике арада йөргән кайнар сәлам хатлары очрашу көннәрен тагын да якынайта. 1984 елның көзендә әтием туган авылына әйләнеп кайта. Әти-әнисе, туганнары аны сагынып каршы алалар.
Әтием кайда гына, кем генә булып эшләсә дә, хезмәтеннән тәм таба, коллективта ихтирам казана. Минем әтием – киң күңелле, ачык йөзле кеше. Туганнарына, барлык кешеләргә бик теләп ярдәм кулы суза.
Табигать аңа барысын да кызганмый биргән: талантны да, акылны да, сәләтне дә. Ул төзегән төрле корылмалар һәм мәһабәт йортлар аның үзенә дә һәйкәл сыман. Алар әтиемнең уңганлыгын, булганлыгын күрсәтеп тора.
Әтием - минем киңәшчем, ярдәмчем, кирәк чакта сердәшчем дә. Ул вакыты белән кырыс һәм таләпчән дә, вакыты белән ягымлы һәм йомшак та була белә. Мин аның кырыслыгы өчен бер дә үпкәләмим, киресенчә, ир кеше шундый булырга тиеш дип саныйм. Тышкы кыяфәтем һәм холкым белән әтиемә ошаганга, “әти кызы” диләр мине. Шуңадыр әтиемне әниемә караганда бераз артыграк та яратам бугай. Авыр чакта аңа булышасым, аны яклыйсым гына килеп тора.
Ватанны саклау – ир-атларыбызның буыннардан-буыннарга күчкән изге бурычы. Безнең гаилә шәҗәрәсенә күз салсак, бабам да, әтием дә, абыем да туган ил алдындагы бурычларын намус белән үтәгәннәр, ил чакырса, кулларына корал тотып, Ватан сагына басканнар, “Туган ил өчен”, дип сугышка кергәннәр. Ил алдында, Ватан алдындагы изге бурычны һәр буын батырларча үтәгән. Бабам Гардисламов Каес Гардислам улы Бөек Ватан сугышы елларында I Белоруссия фронтының 247 нче дивизия, 778 нче артиллерия полкында көнбатыш Белоруссия, Польша җирләрен азат итү сугышларында катнаша. Берлинга барып җитеп, Франк-Фурт шәһәрен алуда катнаша. “Варшаваны азат иткән өчен”, “Берлинны алган өчен”, “Германияне җиңгән өчен”, “Сугышчан батырлыклары өчен” һәм башка бик күп медальләр белән бүләкләнә.
Ә күптән түгел генә Ватан алдындагы изге бурычын үтәп кайткан абыем да үзенең солдат хатирәләрен горурланып искә ала. Чөнки әтием аны кечкенәдән спорт белән дус булырга, авырлыклар алдында куркып калмаска, түземле булырга өйрәтте.
Мин үземнең туганнарым – Ватан сакчыларым белән чиксез горурланам.
Астрономический календарь. Ноябрь, 2018
Финист - Ясный сокол
Как нарисовать зайчика
Как нарисовать ветку ели?
Как представляли себе будущее в далеком 1960-м году