"Минем әти-Ватан сакчысы" сочинение конкурсы
Вложение | Размер |
---|---|
bilen_kysyp_bugan.doc | 30 КБ |
Минем әти-Ватан сакчысы
Билен кысып буган, диләр,
Бигрәк тә уңган, диләр;
Әллә каян күренеп тора —
Солдатта булган, диләр.
Бу җырны әтиемә беренче класста укыганда әбекәем өйрәткән.Шушы җырларны җырлап, алты километр ераклыктагы мәктәпкә укырга йөргәннәр, чыныгып үсеп, солдат булырга әзерләнгәннәр алар.
Минем әтием, Авзалов Булат, 1980 елның 4 июлендә Югары Гәрәй авылында туган. Башлангыч классларда аны әбекәем укыткан, урта мәктәпне Чалманарат мәктәбендә тәмамлаган. Ә инде урта мәктәпне бетергәч, Актанышта шоферлар курсында укыган.Унбиш яшендә инде ул тракторга утырып, колхоз кырларында эшләгән.
Солдат булу теләге дә чынга аша. 1998 елның ноябрендә ике автобус тулы егетләр Казанга юл ала.Әти башта Оренбург өлкәсе Тоцк хәрби частенда хезмәт итә.Уку, эш, чыныгу, присяга, техника серләренә өйрәнүләр...Барысына да түземлек кирәк булган. Аның өстенә, әти-әнине, туган авылны сагынулар... Сагынуларны басар өчен бик күп хатлар язган ул. Әйе, ул хатларны әбекәем миңа да укытты. Солдат хатлары...Аларны еламыйча укып буламы соң? Әбекәем елый-елый ул хатларга җавап язган.
Бер елдан соң әтиләрне Чечняга-Курчалой шәһәренә җибәрәләр. Әти белән бергә Актаныштан алты егет тә була бу кайнар ноктада. Алар БТРларын поезд эшелонына төяп, 4 көн баралар.Уйларында нәрсә булгандыр- беркем белми, анда аларны ни көткән, нәрсәләр күргәннәр,ниләр эшләгәннәр бу турыда әти искә төшерергә теләми . Чечня җирендә хезмәт иткәндә, кеше гомере күпләп кырылган коточкыч күренешләр шаһите булырга туры килеп, күңеленә тирән җәрәхәтләр ясалса да, ул изге бурычын үтәп, авырлыкларга бирешмичә, илебезнең данын яклап, туган якка исән-имин әйләнеп кайта. Чечня турында сүз кузгаткач, ул үз эченә бикләнә, сүзсез кала, йөзеннән ниндидер күләгә, сагыш чагылып үткәндәй була. “Андагы без күргәннәрне берәүгә дә күрергә язмасын, сугышлар, кан коешлар башка булмасын иде”, - ди ул. Хәзер ул туган якка исән-сау әйләнеп кайтуына шөкер итеп яши. Әйе, минем әти батыр кеше булган.Ул бит Ватаныбыз тынычлыгын саклаучы булып хезмәт иткән. Кыз кеше булсам да, мин дә хәрби кешеләргә кызыгам.Минем әнинең абыйсы һәм аның тормыш иптәше дә хәрби кешеләр.Алар Таджикстанда хезмәт иттеләр.Минем дә алар кебек хәрби буласым килә.Кем белә, бәлки теләгем дә тормышка ашар, язган булса.
Әтиемнең энесе Ренат абый да өч ел Чита өлкәсендә Кытай чиге буенда хезмәт итеп кайткан.Ә аларның әтисе- Авзалов Рәдис бабам да шулай ук солдат булган. 1971-1973 нче елларда Краснодар өлкәсенең Тихорецк аэродромында хезмәт иткән.
Әйе, чыннан да, һәр бала үз әтисе белән горурлана. Әтием изге бурычын намус белән үтәп , исән-сау кайткан һәм кайту белән үк техникага утырган. Әтием эшендә мактаулы, алдынгы. Аның куллары алтын кебек. Нинди генә эшкә тотынса да, барысын да булдыра ул. Аның эштән кайтуын сагынып көтеп алабыз, үзебезнең шатлык-борчуларыбызны әти белән бүлешәбез. Ә ул исә, күпме генә арыган булса да, безнең белән сөйләшергә вакыт таба, үзенең акыллы киңәшләрен бирә. Әтием мине үзе кебек көчле, куркусыз булып үсүемне тели. Эш сөяргә дә өйрәтә, гаделлек өчен көрәшергә кирәк икәнен эш гамәлләре аша төшендерә. Әти белән безгә рәхәт, тыныч. Әтиләрнең барысы да шундый олы җанлы булалар, дип уйлыйм мин.
Нинди генә мактау кадерләү, иркәләү сүзләре әйтсәм дә, минем әтиемә аз булыр. Аның кебек матур, аның кебек гадел, аның кебек туганчыл, аның кебек аталарча кайгырта белгән әтиләр булганда без, балалар, барыбыз да бәхетле булыр идек.Әтием, әнием-минем өчен кадерле кешеләр.Мин тигез канатлы, тату гаиләдә үсүем белән чиксез бәхетлемен.
Ласточка
Девчата
Интервью с космонавтом Антоном Шкаплеровым
Денис-изобретатель (отрывок)
Снежная сказка