Мин үземнең төбәгем, Миңгәрем белән горурланам! Һәр җәй саен мин сагынып, ашкынып авылыма кайтам.
Вложение | Размер |
---|---|
tugan_yagym-mingrem.doc | 42 КБ |
Туган ягым- Миңгәрем.
Туган як! Туган як кеше өчен ата — анасы кебек үк кадерле. Туган туфрагында кеше аягына баса, тәпиләп китә, шуннан аның теле ачыла, ул тәүге сүзен әйтә.Торган саен син туган якның гүзәллеген ныграк аңлыйсың, байлыкларын күз алдына ачыграк китерәсең.
Туган җир! Туган төбәк! Туган табигать! Һәр кеше өчен нинди газиз, тирән мәгьнәле сүзләр!
Туган якның бай тарихы һәм мәдәнияте, табигате һәм көнкүреше — болар барысы да кече яшьтән үк балалар тормышының бер кисәгенә әверелә.
Әдәби туган якны өйрәнү әдәбиятны тирәнрәк аңларга, аның тормыш белән бәйләнешен төшенергә булыша, туган төбәкне танып белергә, патриотик, әхлакый, эстетик тәрбия бирергә ярдәм итә.
Туган якны өйрәнү халык мәдәниятенең гасырлардан килгән традицияләрен, халыкның зур һәм күркәм эшләрен аңларга булыша. Туган якны өйрәнү төшенчәсе нинди дә булса билгеле бер төбәкне төрле яклап, мәсәлән, тарихи, географик, биологик, әдәби, археологик, этнографик, икътисади яктан өйрәнүне үз эченә ала.
Әдәби туган якны өйрәнү — ул билгеле бер төбәк белән бәйле әдәби, әдәбият тарихына караган материаллар җыю дигән сүз.
Туган ил — ул син яшәгән җир, авыл, төбәк, син яраткан табигать, син хөрмәт иткән кешеләр. Туган ил, туган як, туган авыл! Һәркем өчен иң мөкатдәс, иң изге, иң кадерле сүзләр алар. Кеше кайда гына булмасын, ул иң беренче чиратта әти — әнисен, туган ягын искә төшерә, алар белән бәйләнешле истәлекләрен яңарта. Ләкин алар турында уйланмау, әлеге төбәкнең тарихын, бүгенгесен белмәү, кызыксынмау аны яратмауга тиң дип уйлыйм мин. Шулай итеп, үз төбәген белмәгән, өйрәнмәгән, аңа битараф кеше үз туган илен ярата алмый. Димәк, патриотик тәрбия, туган илне, милләтне ярату, милләткә хезмәт итәргә әзер булу хисләре тәрбияләү өчен туган төбәк материалларын белү, өйрәнү мөһим, алар уку — укыту процессының нигезендә ятырга тиеш булалар.
Шушы максаттан чыгып мин үз туган ягым турында язарга булдым, бу төбәктә туып үскән бөек кешеләр турында вакытлы матбугат битләрендә чыккан мәгьлүматларны өйрәндем, китапханәләрдә булдым һәм бу материалларны үземнең хезмәтемдә файдаландым.
Кызганычка каршы, җәйге каникулларсыз , авылыма кайта алмыйм. Шулай да, хәзерге технологияләр ярдәмендә , күнелгә якын төбәгемнең күренешләренен сезгә дә тәгъдим итә алам.
Җир шарында яшәуче һәр кешенең туган иле,туган төбәге бар. Туган як, газиз төбәк. Әллә кайларда яшәсәң дә,үзенә дәшә, үзенә тарта. Мин үзем Яшел Үзән шәһәрендә туып, шунда яшәсәм дә, үземнең туган төбәгем дип Саба районындагы Миңгәр авылын саныйм. Мин дөньяга килеп ике ай узуга, әнием бабам янына, авылга алып кайткан.Мин яшь ярым булганга чаклы , шунда үскәнмен.
Бу җиргә әниемнең, әби-бабамның кендек каны тамган. Әби-бабамнар бу авылда гомер кичергәннәр, мал асыраганнар ,иген иккәннәр. Бабам гомер буе калхозда тимерче булып эшләгән, кешеләргә йортлар салган . Авылыбызның табигате бик матур .Аның көнбатыш ягыннан бормаланып кече Мишә елгасы ага.Ике яктан ике тау башы.Тауларда җир җиләкләре ишелеп уңа .Ул тау башы безгә шундый якын.Капкадан чыгып биш минут үтәргә ,без инде кып-кызыл җиләкләр арасында. Авылымның уртасыннан чишмә ага . Безнең авылда 2 зур чишмә : берсен Атау чишмәсе ,икенчесен Югары оч чишмәсе, дип атыйлар . Җәй көне чишмәләр шау чәчәккә күмеләләр. Аларның матурлыгына бөтен кешеләр сокланып карыйлар. Бәлки шул чишмәләрнең шифалы суын эчеп үскәнгәдер, безнең якларда күп атаклы кешеләр туган .Шуларның берсе, Татарстаның атказанган артисты Шәүкәт ага Биктимиров , мин үскән Мингәрдә туган.
Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров — татар артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры.
Ул 1928 елның 28 октябрендә Татарстанның Саба районы Мәңгәр авылында туа. Җидееллык мәктәпне бетергәч, колхозда эшләп ала. 1945 елда Шәүкәт Биктимеров Казанга килеп театр училищесына укырга керә һәм 1949 елда тәмамлый, шул ук елны Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли башлый.
Шәүкәт Биктимиров йөздән артык төрле характердагы рольләрне зур осталык белән уйнап башкара, ләкин аны тамашачылар Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәрендәге Әлмәндәр образында күргәч, актерны шул образ белән тәңгәлләштерә башлыйлар. Бу инде артистның югары дәрәҗәдә талантлы итеп геройны тулаем ача белүгә бәйледер. Шул легендар роль өчен Шәүкәт Биктимеров Станиславский исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Рольләре:
Нургали — «Ташкыннар» Т.Гыйззәт
Мелузов — «Талантлар һәм аларга баш иючеләр» А.Островский
Дульчин — «Соңгы корбан» А.Островский
Кнуров — «Бирнәсез кыз» А.Островский
Хәмит — «Беренче чәчәкләр» К.Тинчурин
Ишан — «Зәңгәр шәл» К.Тинчурин
Галин — «Габбас Галин» Ш.Камал
Таһир — «Хөррият» М.Әмир
Тәлгать — «Беренче мәхәббәт» Х.Вахит
Сәетгәрәй — «Гөлҗамал» Н.Исәнбәт
Заһит — «Бертуган Таһировлар» Ф.Хөсни
Байтимер — «Гүзәлем Әсәл» Ч.Айтматов
Ленин — «Баһадирлар» Н.Погодин
Ислам — «Әни килде» Ш.Хөсәенов
Кривохатский — «Бер төн» Б.Горбатов
Фаюнин — «Ябырылу» Л.Леонов
Бәхтияр — «Канкай углы Бәхтияр» Т.Миңнуллин
Җәллад — «Моңлы бер җыр» Т.Миңнуллин
Нурислам — «Дуслар җыелган җирдә» Т.Миңнуллин
Шәһит — «Хушыгыз!» Т.Миңнуллин
Әлмәндәр — «Әлдермештән Әлмәндәр» Т.Миңнуллин
Зариф — «Монда тудык, монда үстек» Т.Миңнуллин
Сибгать — «Ат карагы» Т.Миңнуллин
Хәсән Акчурин — «Без китәбез, сез каласыз» Т.Миңнуллин
Нурхәмәт — «Илгизәр + Вера» Т.Миңнуллин
Туктамыш хан — «Идегәй» Ю.Сафиуллин
Дорозуар — «Тол ханымда тукталыш» Э.Лабиш
Чмутин — «Сагыш» А.Галин
Пастор Мандерс — «Өрәкләр» Г.Ибсен
Шәүкәт ага бик тыйнак ,ягымлы ,игелекле кеше. Дәрәҗәле кеше булсада, авылга кайтып ,үзен бик гади тота.
Җәй көне безнең авылда бөтен Татарстанга билгеле сабан туйлары уза. Аларның авылыбызның күренекле Минәхмәтовлар оештыралар. Аңа Сабалар гына түгел ,Арча,Балтач,Кукмаралар киләләр .
Безнең сабадан күренекле кешеләр чыкканнар , композиторлар Хөснул һәм Аллаһияр Вәлиуллиннәр , Фасил Әхмәтов, язучы Фатыйх Хөсни .
Хәтта Татарстаныбыз президенты Рөстәм Минниханов та безнең якташ .Аның кече энесе Рәис раойныбызның хакимият башлыгы .
Мин үземнең туган төбәгем, Миңгәрем белән горурланам ! Һәр җәй саен мин сагынып , ашкынып авылыма кайтам . Чыгышымны Рәүф Баһаветдиновнең “Саумы, туган авылым” шигыре белән тәмамлыйсым килә, сезне дә авылыма чакырам.
Саумы, туган авылым
Рәүф Баһаветдинов сүзләре һәм көе
Саумы туган авылым, яшьлек күгем Сине сагынып килә җырлыйсы. Иң беренче тәпи атлап киткән җирем, Килә сиңа сарылып җылыйсы.
Табигатең мине үзенә тарта Моңлы чишмәләрнең сулары. Бала чакларымда йөргән сукмакларда Шаулап үскән урман кырлары.
Бала чагым, калдың хәтеремдә, Баштан китә ташып күңелем. Их бер тагын кайтып алсу таңнарыңда, Кочар идем сине авылым.
Синнән гүзәлерәк җирләр юктыр Туган авылын бер кем сайламый, Синнән башка, миңа дөнья юктыр, Күңелем кошы синсез сайрамый.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
10 осенних мастер-классов для детей
Тупое - острое
Усатый нянь
Лиса Лариска и белка Ленка
В поисках капитана Гранта