--
Вложение | Размер |
---|---|
yashsen_nilr2.doc | 24 КБ |
Яшәсен әниләр...
Быел мин беренче сыйныфка укырга кердем. Хәзер апам Нәфисә белән бергәләп мәктәпкә йөрибез. Иртән мин озагырак җыенам, апам кебек тиз җыена алмыйм. Шуңа күрә әнием ярдәмгә килә. Чәчләребезне матур итеп үрә, тәмле ашлар белән сыйлый һәм мәктәпкә илтеп куя. Дәресләр беткәнче мин инде әниемне сагынып өлгерәм.
Кичке якта безнең өебез яңадан шау-шуга күмелә. Беребез мәктәптә булган кызык хәлләрне сөйли. Икенчебез музыка дәресендә өйрәнгән көен уйнап күрсәтә. Ә кечкенә энебез Юныс, без кайтканга сөенеп, яныбыз да бөтерелә.
Кичләрен вакытның үткәне сизелми дә кала. Чөнки яныбызда безне аңлаучы, һәрвакыт ярдәмгә килүче ӘНИЕБЕЗ бар. Безнең күңел тыныч, безгә рәхәт. Әти-әниләр һәрвакыт исән-сау булсыннар!
Мәдинә Вәлиева,
Актаныш, 1нче урта мәктәбе, 1”А”сыйныфы.
Минем әнием.
Минем әнием Рәзифә исемле. Ул бик матур, ягымлы. Ул безне бик ярата, бик күп эшләргә өйрәтә. Аның куллары йомшак, гел иркәләнәсе генә килеп тора. Мин әниемне бик тә бик тә яратам. Аңа сәламәтлек телим.
Камилә Әмирханова ,
Актаныш, 1нче урта мәктәбе, 1”А”сыйныфы.
Зимняя сказка
Сочинение
Хитрый коврик
Девчата
Всему свой срок