Мәкалә иҗади конкурста җиңүче. Укучы иҗаты.
Вложение | Размер |
---|---|
"Кем ул патриот" | 33.5 КБ |
Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль бюджет учреждениесе
«Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе”
“Кем ул патриот?” конкурсына мәкалә.
Эшне башкарды: Күәм урта гомуми
белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф
укучысы Фазылҗанова Гөлгенә
Рәис кызы.
октябрь, 2013 ел.
Кем ул патриот?
Минемчә, патриот ул - туган иленә булган мәхәббәтен, патриотлык хисен изге бурыч аша үтәүче кеше. Ул - ил сакчысы! Безнең тыныч тормышыбызны саклаучы!
Ил сакчысы! Туган ил сакчысы! Бу сүзләрне ишеткәч, уйланып куям. Туган ил бит ул - мин, минем гаиләм, минем туганнарым, минем туган авылым, мин яшәгән җир. Димәк, илне саклаучылар безнең тынычлыгыбыз өчен үзләрен аямый хезмәт итәләр. Безнең халык элек электән туган ил алдындагы бурычларын намус белән үтәгәннәр, ил чакырса, кулларына корал тотып, Ватан сагына басканнар. “Туган ил өчен” дип, сугышка кергәннәр, гомерләрен биргәннәр. Һәрберсе ил алдындагы изге бурычны батырларча үтәгән.
Хәзерге заманда яшьләр хәрби хезмәткә барырга ашкынып тормый. Күбесенең бармый каласы килә. Ә бит элегрәк хәрби хезмәткә бармаган егетләрне берәү дә хөрмәт итмәгән, кызларда аларга кыек караган. Әмма мин үземнең хәрби хезмәтне сайлаучы, офицер абыем турында горурланып: “Менә ул - ил сакчысы” – дип әйтә алам. Ул чын мәгънәсендә патриот!Сүз әтием ягыннан туганнан туган абыем - Сөнгатов Марат Марсель улы турында.
Әдәбият дәресе бара. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы, безнең яраткан апабыз - Сөнгатова Гөлнара Зөлкарь кызы тәрәзәгә күз сала да:
“ Укучылар, нинди матур безнең туган яклар, сез шундый гүзәл табигатьле, тыныч илдә яшәвегез белән бәхетле. Үсеп җитәрсез дә, сез дә туган ил чикләрен сакларга хәрби хезмәткә китәрсез. Әти-әниләрегез сезнең белән горурланыр. Туган илне саклау – һәрберебезнең изге бурычы” – ди. Әлбәттә, бу күбрәк егетләргә бирелгән киңәш.
Апабыз бу сүзләрне әйткәндә, үзенең Ерак Көнчыгышның Приморье өлкәсе Уссурийск шәһәрендә хәрби офицер улы Маратны искә төшерәдер. Марат- аның бердәнбер улы. Без апабызга гел бер сорауны бирәбез: “ Ул сезнең бер генә бөртек балагыз, ни өчен аңа хәрби офицер һөнәрен сайларга рөхсәт иттегез”. Ул моңсу гына, ләкин бик горурланып:“ Ул һөнәрне үзе теләп, илне сакларга телим дип сайлады”- дип җавап бирә. Егетләребезнең күзләре очкынланып китә, укып бетергәч, күбесе хәрби хезмәтне сайлау фикере белән, әдәбият дәресеннән, күтәренке күңел белән чыгалар.
Мәктәптән кайтканнан соң, бабамнан Марат абый турында сөйләвен үтенәм. Яныбызга кечкенә энем, Рәдис тә килеп утыра. “Маратның бу һөнәрне сайлавына нәсел шәҗәрәсендә хәрби кешеләр булуы да этәргеч бирми калмагандыр. Аның бабасы, Йосыпов Зөлкарь запастагы офицер иде. Йосыпов Марат ( бабасының апасының улы) Мәскәүнең югары артеллерия институтын бетергән. Казан артеллерия училищесында укытып, отставкадагы майор. Йосыпов Ирек (әнисенең энесе) – милиция капитаны. 20 ел стажы бар. Казанда Мәскәү районы эчке эшләр бүлегендә хезмәт итә. Ул иң беренчеләрдән булып Чечняга җибәрелде, хәрби бәрелешләрдә катнашты. Чечня сугышы ветераны. “Батырлык өчен”, “Ак крест” медальләре белән бүләкләнде. Бик тырыш егетләр барысы да ”- дип безгә карашын юнәлтә. Энем Рәдис: “Мин дә үскәч офицер булам”- дип әйтеп куя. “Улым хәрби кеше булу өчен Марат абыең кебек тәртипле, чиста, пөхтә, сүз тыңлаучан, тыйнак, сабыр булырга кирәк. Ул бик оста рәссам, сызымнарны искиткеч төгәллек белән сыза, җырга, биюгә дә бик оста егет ул. Син дә бик тырышып укы, тәртипле бул, әти-әниеңнең сүзен тыңларга өйрән, шул вакытта гына ил сакчысы була алырсың, Ватанны саклау – ир –атларның буыннардан –буыннарга күчкән изге бурычы”- дип, энемнең башыннан сыйпап куя.
Мин үзебезнең нәселебездә шундый абыйларым булу белән горурланам. Хәрби кеше булу һәркемнең дә көченнән килми. Алар минем өчен сокланырлык кешеләр. Үземнең энем Рәдис тә хәрби офицер булыр дигән теләктә калам. Әти-әнием энем өчен горурланып, шатланып яшәсеннәр иде. Бу егетнең нәселендә хәрбиләр күп. Нык нәселдән бу дип һәр кеше соклансын иде.
Горка
Загадка старого пирата или водолазный колокол
Рисуем крокусы акварелью
Как нарисовать зайчика
Павел Петрович Бажов. Хрупкая веточка