Бу хикәя укучы иҗаты. Әфган сугышында катнашкан әтисе белән горурланып язылган. Хикәя язу укчыларның фикерләү сәләтен, иҗади эшчәнлеген үстерә.
Вложение | Размер |
---|---|
"Әфган җире - йөрәк ярасы" | 34.5 КБ |
Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль район муниципаль
бюджет учреждениесе «Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Хикәя
Тема: “ Әфган җире – йөрәк ярасы”
Эшне башкарды: Күәм урта гомуми белем
бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы
Төхфәтуллин Салават Булат улы.
2013 ел, ноябрь.
Ул тәрәзәгә караган да уйга чумган. Нәрсә турында уйлый икән ул? Офыкта батып барган кояшны күзлиме ул, зәңгәр күктә йөзгән ак болытларга сокланамы? Әллә тыныч, рәхәт тормышта яшәвенә рәхмәт укыймы? Әллә үткән тормышын исенә төшерәме? Шул чакларда минем аның янына барып, иңнәренә кулымны куясым, аркасыннан сөясем килеп китә. Ләкин аның уйларын бүлдерәсем килми. Сез кем турында сүз барганын белергә телисездер, мөгаен. Сүз минем әтием - Төхфәтуллин Булат Рәшит улы турында. Мин гел әтиемә карыйм һәм горурланам. Ни өчен дисәгез,әтием горурланырлык кеше. Ул- кыю, курку белмәс чын ир заты.
1984 нче елда 10 нчы сыйныфны тәмамлагач, ул Әтнә совхоз техникумына укырга керә. Ә 1985 елда аны армия сафларына алалар. Самаркандка укырга җибәрәләр. Ул вакытларда 18 яшьлек егетләр үзләрен нәрсә көткәннен белмиләр әле. Алда йөрәкләрне куркуга сала торган, бернәрсә дә аңлый алмый торган көннәр башлана. Аларны Әфганстан җиренә кертәләр. Үз авылыннан ары китә алмаган , бернәрсә күрергә өлгермәгән егетләр өчен бу бик авыр вакытлар була. Әтием анда секретный частьта хезмәт итә, рядовой булып. “Төрлесен күрергә туры килде”,-дип сөйли ул, сөйләгән вакытта гел күз карашы еракта. Ул офык артында калган йокысыз төннәрне, бернәрсәгә дә кирәк булмаган сугыш ачысын йөрәгендә яңартып, үлеп калган иптәшләрен искә төшерәдер. Күпме яшь гомерләр өзелде ул сугышта. “Күз алдыңда бергә учебкага килгән, бар булганын бүлешеп, эч серләрен уртаклашып яшәгән дусларың, ватандашларың, милләттәшләрең үлеп калганга ничек түзәсең”,- ди, аннан тагын уфтанып башын ия.
Әфган сугышы... Бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989 нчы елның 15 нче февраль көненнән соң нәкъ 24 ел вакыт узып киткән. 15 нче февраль – Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне итеп үткәрелә. Шушы көндә минем күңелгә әллә нинди каршылыклы уйлар килә. Менә бүген дә әтиемә карыйм да, бу коточкыч сугыш турында уйлыйм. Бу куркыныч вакыйгага ниләр сәбәпче булган
соң ?.. Тарих дәресләрендә укып, бу сугыш хакында мин шуларны аңладым: 1978 нче елда Әфганстанда хакимият бәреп төшерелгәч, фетнәчеләр төркемен җитәкләгән Хафизулла Әмин президент кәнәфиенә утыра һәм АКШ белән хезмәттәшлек итә башлый. Бу хәл СССР җитәкчеләрен хафага салмый кала алмый. Чөнки Әфганстан – чиктәш дәүләт. Әгәр бөтен планетаны үз кубызына биетергә теләгән Америка Кушма Штатлары, Әфганстанны яулап алып, илебезгә үз ракеталарын төбәп, куркыту позициясен алса, бик куркыныч булачагын аңлыйлар, һәм совет гаскәрләре 1979 нчы елның 27 нче декабрендә Әфганстан җиренә кертелә. Алар, үз чиратында, куелган бурычны төгәл үти. Х.Әмин яшеренгән сарай штурмлана, һәм Хафизулла үтерелә. Илнең яңа башлыгы дип Бабрак Кармаль игълан ителә. Шушы каршылыклар сәбәбендә килеп чыккан Әфган сугышына бик күп солдатлар китә.
Бу сугыш 10 ел буе дәвам итә. Бу вакыт эчендә Әфган сугышы аша 550 мең совет солдаты һәм офицеры үттә. 72 кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды. Ә уннарча мең кеше шул җирләрдә ятып калды. ... Бу сугышны үткән һәр йөз мең солдат Әфганистанның бер өлеше, аның җиренең бер кисәге булып калды, ә Әфганстан анда сугышып, үз гомерләрен биргәннәр өчен дә үз булды. Минем әтиемдә бу җирнең бер кисәге. Совет иленең сакчысы. Ничек горурланмаска кирәк аның белән!
Әфган сугышы барлык милләт кешеләре өчен дә уртак. Һәр шәһәр, район, авылга кагылган аның рәхимсез җиле. Күп йортларга кергән аның кайгысы. Бу афәт күпме яшь гомерләрне өзде, әти-әниләренә гомерлек кайгы китерде. Исән-сау кайтучылар бәхетле, тик шулай да аларның да матур еллары сугышта үткән, ул көннәр тормышларында иң авыр хатирәләр булып калырлар. Мин бик бәхетле, чөнки минем әтием исән – сау әйләнеп кайтты. Ул безгә тыныч тормыш бүләк итте. Безнең бурыч – исән калганнарның кадерен белеп, үлгәннәрне искә алып яшәү. Уйланып утырган әтием янына киләм дә , иңнәренә кагылам: “Үлгәннәр өчен дә яшәргә кирәк, әти. Илне сакларга. Үсеп җитәрмен дә, нәкъ синең шикелле илне сакларга китәрмен. Синең йөзгә кызыллык китерә алмыйм ич мин”,-дим. Ул мөлаем гына елмаеп куя. Моңсу йөзендә шатлык чаткылары ялтырый.
Бородино. М.Ю. Лермонтов
Разлука
Ворона
Что есть на свете красота?
Кто самый сильный?