Туган авылына багышлап язылган инша.
Вложение | Размер |
---|---|
tugan_avylym.docx | 18.35 КБ |
Туган авылым - горурлыгым
Нәкъ Тукай абый язганча, тау башына салынгандыр безнең авыл, бер чишмә бар якын безнең авылга ул. Минем авылым иң гүзәл авылларның берседер. Исеме дә җисеменә туры килеп тора. Чишмәбаш... Чишмә башы... Якында гына куе урман. Бер ягыннан бормаланып Сөн елгасы ага. Искиткеч минем авылымның табигате! Кышын бигрәк тә җәйге иртәләрне сагынам. Талгын гына салкын җил исә, кояш нурлары тәрәзәдән күзне чагылдыра. Бар җиһанга кошлар җыры тарала. Нинди генә авазлар чыгармыйлар алар. Менә кәккүк тә нидер санап ала. Мондый күренеш белән бары тик урман буенда урнашкан авылларда яшәүчеләр генә таныштыр.Бары тик шушындый табигатьтә яшәүчеләр генә туган ягының кадерен белеп яшидер төсле.
Тәмле чишмә эчеп туя торган түгел. Ул инде күпләрнең йортларына да кергән. Кемнәрнеңдер ишегалдында.
Авылымның халкы да кешелекле, инсафлы һәм кунакчыл. Апаларыбыз аш – суга оста. Килеп керсәң, тәмле ризыгыннан авыз иттерми чыгарып җибәрми. Бу сыйфатлар минем әниемдә дә бар. Ягымлылыгы, ачык йөзе, уңганлыгы, булганлыгы өчен аны барыбыз да хөрмәт итәбез.
Авыл уртасында – иман йорты. Ул бервакыт та буш булмый. Бигрәк тә җомга көнне. Чишмәбаш халкы гына түгел, Иске Байсар, Чиялек авылларыннан да монда намаз укырга киләләр. Мәчетебез зур булмаса да, бик матур һәм үзенә җәлеп итеп тора.
Авылыбызда кечкенә генә булса да кибет, күңел ачар өчен клуб бар. Ә быел безнең авыл халкы өчен күптән көткән сөенечле хәл булды. Авыл уртасына һәм Чишмәбаштан Сөн күперенә кадәр асфальт юл салынды. Юлсызлыктан халык бик интекте. Иртән торып, пычрак ерып мәктәпкә барулары безнең өчен авыр иде. Ә хәзер озын кунычлы резин итекләрне читкә алып куйдык. Батып ятучы машиналар да юк. Гомумән, безнең авыл халкын сөенеч басты. Шушы юлны эшләүчеләргә, безне рәхәткә чыгаручыларга зур – зур рәхмәтләр әйтәсе, эшләрендә уңышлар телисе килә.
Әйе, бик яратам мин авылымны, аның табигатен, кешеләрен. Күңелемне бетмәс – төкәнмәс горурлык хисе били. Мин уземне чиксез бәхетле тоям! Кечкенә генә авылымны бетермичә, аның өчен борчылып яшәүче апа- абыйларга, әби – бабайларга, җитәкчеләргә мең – мең рәхмәт! Әкияттәгедәй яшибез бит!
Байсар урта мәктәбе,
8 класс укучысы
Хуҗакаева Илүзә.
Дуслык коткарды
Хәзерге тынгысыз тормышта берәү дә ялгыз яши алмыйдыр дип уйлыйм мин. Ялгыз дигәндә дусларсыз дигәнне күздә тотып әйтәм. Шатлыгыңны да, кайгыңны да дустың белән уртаклашасың. Серләреңне дә аңа сөйлисең. Минем дә дусларым күп. Хикмәт күплектә түгел, ә дустыңның нинди булуында. Чын дус берәү генә була. Бар нәрсәне дә кешегә сөйләп бетереп булмый. Ә чын дустыңа – ярый. Ул синең хәлеңә керә, кирәк икән, киңәшләрен бирә, ярдәм кулы суза. Авыр чакларда ташлап калдырмый.
Узган ел ишеткәт бер вакыйга искә төште. Сәрия белән Кәримә кеченәдән дуслар, сердәшләр иде. Иде димен, чөнки алар арасыннан көтмәгәндә кара мәче узып китте. Кара мәче Камилә иде. Ул Кәримәнең күршесендә яши. Кызларның дуслыгына күптән көнләшеп карый иде. Алар турында төрле начар сүзләр дә йөртеп карады. Һәм... үзенекенә иреште. Беркөнне Кәримә Сәрияне эзләде – эзләде, таба алмады. Телефонын да алмады. Икенче көнне дә шул ук хәл кабатланды. Ә кичен Сәриянең Камилә һәм тагын бер шәһәрдән кунакка кайткан кыз белән көлешеп торганлыгын күрде. Алар бер сәбәпсез көләләр төсле тоелды, үз – үзләрен тотышлары да сәер иде. Кәримәне күргәч, Камилә кул болгады. Ләкин кыз өенә кайтып китте. Бер атнадан Камилә Сәрия турында куркыныч хәбәр китерде.Имеш, ул наркоманга әйләнгән. Кәримә бу сүзгә ышанырга да ышанмаска да белмәде. Шулай да Сәрияләргә китте. Килеп керсә, ни күрсен, дусты идәндә ята. Кызның йөрәге тибә иде. Кәримә Ашыгыч ярдәм машинасын чакырды. Сәрияне хастаханәгә алып киттеләр. Ә аңына килгәндә янында Кәримәне күргәч, күзләреннән яшьләре тәгәрәп төште.
Кәримә Сәриянең кулларыннан тотты. Бу – гафу итү билгесе иде. Дуслык үзенең көчен югалтамаган иде әле.
Байсар урта мәктәбе,
8 нче класс укучысы
Хәмитова Гөлсөя
Яңа елга теләкләр
Һәркем өчен иң зур бәйрәм,
Яңа елдыр, мөгаен.
Бар кешенең теләкләрен
Кабул ит син, Ходаем.
Күңелебез тыныч булсын,
Тәннәребез сәламәт.
Куанып яшик барыбыз
Килмәсен безгә афәт.
И Ходаем, синнән генә
Зур бәхетләр сорыймын.
Догаларым кабул булсын,
Авырлыклар үтсен читләп.
Яңа елга һәрберебез
Зур өметләр багълыйбыз.
Илгә, көнгә тынычлык бир,
Кайгы бирмә, Ходаем!
.
Байсар урта мәктәбе,
8 нче класс укучысы
Фаррахова Ләйсән
Браво, Феликс!
Груз обид
Философские стихи Кристины Россетти
Проказы старухи-зимы
Астрономический календарь. Декабрь, 2018