Вахит Имамов – минем якташым, авылдашым. Тарихчы, галим, журналист,язучы. Мәктәп программасына кертелмәгәнлектән, аның тормыш юлы, иҗаты турында күбрәк белү теләге мине бу эшкә алынырга мәҗбүр итте.
Эшнең максаты: Якташ язучы, тарихчы, галим, журналист Вахит Имамовның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат туплау.
Бурычлар:
- Вахит Имамовның күренекле шәхес булганга кадәр узган тормыш юлын өйрәнү.
- Вахит Имамовның иҗат юлына басуга этәргеч биргән вакыйга белән танышу;
- Башлангыч чор иҗатына күзәтү ясау;
- Журналистик эшчәнлеге турында мәгълүмат туплау;
- Вахит Имамов – тарихи романнар авторы. “Запрятанная история татар”, “Утлы дала”, “Сәет батыр” әсәрләре турында кыскача мәгълүмат бирү;
- Вахит Имамовның гаилә архивындагы фотолар белә танышу;
- “Тозлы яра” романы - Вахит Имамовның гаилә тарихын чагылдырган әсәр. Ул коллективлаштыру елларында корбан булган бабасы (әнисенең әтисе) Әмир Нәгыймовка багышланган. Әсәрне укып чыгып, шул чордагы вакыйгаларны күз алдына китерү.
- Язучы иҗатын өйрәнүгә кызыксыну уяту.
- Укучыда тарихи затларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү;
Тикшеренү эшен язган вакытта Вахит Имамовның гаилә архивыннан,чыгарган китапларыннан, язучы иҗаты турында каләмдәшләре язган мәкаләләрдән, интернет челтәрдән файдаландым.
Эшнең структурасы. Хезмәт керештән, төп, йомгаклау өлешләреннән һәм файдаланылган әдәбият исемлегеннән тора.
Эш алымнары:
- Вахит Имамов турында каләмдәшләре язган мәкаләләрне укып чыгу;
- Иҗаты һәм тормыш юлын интернет материаллары аша өйрәнү;
- Төрле тәнкыйди материаллар белән танышу.
- Гаилә архивы фотолары белән танышу.
Бу теманы мин актуаль дип саныйм, һәрберебез якташ язучыларны, аларның иҗатын, үзебезнең тарихны яхшы белергә, аннан гыйбрәт алырга, хаталарны төзәтергә тиешбез.
Көтелгән нәтиҗә һәм эшнең әһәмияте: Язучы белән танышу барышында тормышы, иҗаты турында яңа мәгълүматлар тупладым. Шуның нәтҗәсендә Вахит Имамовка карата ихтирамым һәм хөрмәтем бермә – бер артты. “Тозлы яра” китабын укып чыгу өчен бик күп көч куелды. Шулай булса да, андагы вакыйгалар, тарихи затлар турында өйрәнү миндә туган халкыма, илемә карата ихтирам хисе уятты. Без якташ язучылар иҗатын белергә, өйрәнергә тиешбез.
Вложение | Размер |
---|---|
echtlek.docx | 37.22 КБ |
Эчтәлек
Вахит Имамов – тарихчы – галим.
Кереш
Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул вакыт-
Иле өчен, халкы өчен
Яшәгәндә җан атып.
Р.Харис.
Илһам килеп, язучы – әдип ак кәгазьгә иелгәндә, үзе патша да, үзе кол да була ала. Шундый илаһи мизгелдә ул үзен дөньяларны кузгатырлык кодрәт иясе итеп тоя, вакыт – вакыт чарасыз калып, күңелендә туган вакыйгалар авырлыгыннан сыгылып та төшкәли.
Бүгенге заманда язучы булып, фәкать каләмең белән шәхесеңне раслый алу – үзе бер фидакарьлек. Бу көч сирәкләргә бирелгән.
Вахит Имамов – әнә шундый сирәкләрнең берсе. Безнең авылдан чыккан күрнекле кешеләрнең берсе ул.
Әйе, Вахит Имамов – минем якташым, авылдашым. Тарихчы, галим, журналист. Мәктәп прогаммасына кертелмәгәнлектән, аның тормыш юлы, иҗаты турында күбрәк белү теләге мине бу эшкә алынырга мәҗбүр итте.
Эшнең максаты: Якташ язучы, тарихчы, галим, журналист Вахит Имамовның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат туплау.
Тикшеренү эшен язган вакытта Вахит Имамовның гаилә архивыннан,чыгарган китапларыннан, язучы иҗаты турында каләмдәшләре язган мәкаләләрдән, интернет челтәрдән файдаландым.
Язучы белән танышу барышында тормышы, иҗаты турында яңа мәгълүматлар тупладым. Шуның нәтҗәсендә Вахит Имамовка карата ихтирамым һәм хөрмәтем бермә – бер артты. “Тозлы яра” китабын укып чыгу өчен бик күп көч куелды. Шулай булса да, андагы вакыйгалар, тарихи затлар турында өйрәнү миндә туган халкыма, илемә карата ихтирам хисе уятты. Без якташ язучылар иҗатын белергә, өйрәнергә тиешбез.
Бу теманы без актуаль дип саныйм, һәрберебез якташ язучыларны, аларның иҗатын, үзебезнең тарихны яхшы белергә, аннан гыйбрәт алырга, хаталарны төзәтергә тиешбез.
Төп өлеш
Балачак истәлекләре
Язучы-прозаик Вахит Имамов 1954 елның 18 мартында Татарстан Республикасының Актаныш районы Сөн елгасына сыенып утырган Иске Байсар авылында хезмәткәр гаиләсендә туа. Әтисе – Шәйхенур, колхоз председателе һәм башка тармакларда җитәкче булып эшли, әнисе – Вәҗиһә, сәүдә өлкәсендә хезмәт куя. Икесе дә тырыш, максатчан кешеләр булалар. Балаларында да шундый ук сыйфатлар тәрбиялиләр. Вахит абыйның бала чагыннан бер истәлек.
Өченче класста укып йөргән чагым. Яз җитте. Әдипләр әйтмешли, «өй кыегыннан тамчылар тама башлады». Баксаң, тамчылар кыектан гына түгел, өйнең эченә дә тама икән. Бер көнне әткәй түбәдән кар төшерергә кушып эшкә китте.
Классыбыз белән пионерлар сафына керергә әзерләнеп йөри идек. Көн саен диярлек кичләрен мәктәптә репетицияләр бара. Горурлык — диңгездәй. Уен эш түгел — Ленин туган көндә без дә муеннарыбызга ал галстуклар тагачакбыз бит.
Дәресләрне тәмамлап кайтуга ук канатлана-җилкенә түбәгә менеп киттем. Аякларда — әткәйгә ялынып Казаннан кайтарткан кедалар, тәүге тапкыр киям. Бүген дә кичке биштә репетициягә барасы, дәртләнеп-ашкынып көрим. Түбәнең иң югары кыегын чистартып бетердем, мәгәр аскы яңаклардагы кар катламы сагыз сыман сыланып тик ята. Шулар янына шуышып төшәргә туры килде. Янә көрим. Саклык турында бөтенләй онытканмын. Бер мизгелдә аяк астындагы кар төргәге шуып китте дә шуңа ияреп өй кыегыннан түбән очтым. Ишек төбендә итекләрдәге карны кырырга дип әткәй көйләгән рельс кисәге ята иде. Нәкъ шуның өстенә туры килгәнмен. Сул аяк бер минут эчендә каз түшкәсе сыман шешеп чыкты. Апа аяктагы өр-яңа кеданы пычак белән кисеп кенә салдыра алды. Икенче көнне аякны гипска чорнадылар.
«Җанга рәхәт репетицияләр, сау булыгыз инде. Хыялдагы пионерлар оешмасы, сау бул!..» Менә шундый күңелсез уйлар томанында гарьләнеп, өй эчендә япа-ялгыз ятам.
Көннәр үтә тора. Мин әле биш яшьтә чагымда ук хәреф аерырга өйрәнгән һәм «китап җене кагылган» бала идем. Тора-бара китаплар туйдырды. Бер көнне әллә нишләп үземнең дә әкият язасым килеп китте. Апаның күн тышлы, өр-яңа, бик тә калын дәфтәре бар иде. Шуны «суктым», карага манып яза торган каләмне кулыма алдым һәм... мин «чып-чын, тере язучы» булып киттем. Әткәй-әнкәй, апа-сеңелнең өй эченнән чыгып китүе була, мин, җен алыштырып куйгандай ашкынып, өстәл артына утырам. Өчме-дүртме «әкият» язып ташладым. Күркә сыман кабарып, миннән башка гына репетицияләргә йөргән классташ күршеләремә төрттереп-суктырып «шигырьләр» дә яздым. Ә яшьтәшләр минем хәлне белү, өй эшләрен тапшырып бару өчен көн дә кереп йөри. Бер-ике «шигыремне» тегеләргә укыйм. Ни галәмәт, әтәч кебек котырып миңа ташланалар. Шул дәрт бирә, күрәсең, икенче көнне этләнә-этләнә яңа «әсәрләр» язам. Бер ай дигәндә «минем» гомум дәфтәр шыплап тулды. Бактың исә, минем «даһи» иҗат җимешләрен әнкәй дә үземә сиздермичә генә барлап барган икән. Ул моны бер елдан соң гына сиздерде.
Башлангыч сыйныфны тәмамлыйбыз. Безне дүрт ел буе берүзе укыткан тәүге мөгаллимәбез Бәһиҗә апа Гыйлметдинова белән аерылышыр көннәр җитте. Ата-аналар өйрәткәндер инде, һәрберебез өебездә, хушлашу алдыннан бирү өчен, Бәһиҗә апага бүләк әзерлибез. Капкадан капкага йөгереп урамны айкап чыгам, классташларның кайсы чигү чигә, кайсы фанера кисәгенә рәсем төшерә, кайсы кәгазь-катыргыдан искитмәле тартма әвәли. Ә минем кулга «шайтан төкергән», һич кенә дә рәтле бүләк чыкмый. Әнкәй, күрәсең, һәммәсен дә күз уңында тоткан. Бер көнне, эшкә барышлый, йөкләмә биреп китте:
— Укытучыңа рәхмәт әйтеп матур бер шигырь яз.
Һ.и, шигырьме? Безләргә, бер калын дәфтәр тутырып каләмен чарлаган «бөек әдипкәме?» Мөхәммәт Мәһдиев әйтмешли, мондый гамәл безнең өчен «ике тиен — бер акча» бит ул!
Дәрестән соң мин ялт итеп ике куплет «шигырь»не сызгалап та аттым. Мин мин микән, мин кем икән, дип күркә сыман кабарынып йөрим. Әнкәй кайтып керде. Минем «даһи» иҗат җимешемә күз йөгертеп чыкты. Аннары... аннары сүзсез-нисез генә барып кулына канат алды. Каз канаты. Бер башы өрфиядәй йомшак, икенче очы таштай сөякле канат. Әнкәй әнә шул сөякле очы белән минем «даһи» башка кундырырга да тотынды. Үзе эш арасында такмаклап та ала:
— Сине күзле-башлы иткән беренче укытучыны шулай итеп сансызлыйлармыни? Кылтый-пылтый язып нигә мыскыл иттең?..
Менә шулай итеп, язган тәүге «әсәрем» өчен мин беренче «гонорар»ны алдым. Ә ахырда әнкәй минем кулыма чип-чиста кәгазь битләре китереп тоттырды. Әмере кыска иде:
— Утыр, яз! Җитди уйлап, күңелеңне биреп. Язып бетерми торып йокларга ятасы булма!..
Минем иҗат газабы төнге уникегә кадәр дәвам итте. Өч куплетлы шигырь туган иде. Курка-йолка гына әнкәйне уяттым. Кат-кат укып чыкты. Өстәлдә керосин лампасы гына януга карамастан, йөзе якты иде. Көттереп кенә бәясен ирештерде.
— Булган бу, ят...
Иртән торсам, әнкәй өстәлгә матур открыткалар тезеп куйган, бер-икесенә каләм белән шигырь юллары өчен сызыклар сызып калдырган.
Аерылышу сәгатендә классташларым Бәһиҗә апа өстәленә бүләкләрен чыгарып тезә башладылар. Кемдер рәхмәт сүзләре җиткерде, кемдер балавыз сыкты. Мин әле класс каршына чыгарга кыймый тора идем. Бәһиҗә апа үзе дәшеп алды:
— Син миңа бер сүз дә әйтмисеңмени, балам?
Өстәл янына килеп Бәһиҗә апага сүзсез генә открытканы суздым. Ул күзлеген киде дә күз йөгертеп алды. Открытканы кире сузган чагында ук керфекләре яшьле, куллары калтырана иде. Ипләп кенә әйтте:
— Кычкырып укы әле, башкалар да ишетерлек булсын. Өялудан күзләремне яшереп кенә мин укый башладым.
Беренче дәресләр, беренче хәрефләр
Никадәр якын ул кешегә!
Беренче дәресне бирүче
Мәңгегә кала ул күңелдә...
Мин шигыремне ерып чыккан чакта Бәһиҗә апа инде күз яшьләрен тыя алмыйча ярсып елый, аңа берничә классташ кызлар да кушылганнар иде. Мин әдәби сүзнең тәэсирен һәм көчен шул чагында беренче кат тойдым. Ә тәүге «иҗат җимешем» һәм беренче «гонорар», әнә, кырык елга якын вакыт узса да, һаман онытылмый.
Саллы прозаик килә
Вахит Имамов1971 елда туган авылында урта мәктәпне бик яхшы билгеләргә генә тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, моторлар төзү берләшмәсендә металл кырдыручы (токарь) булып эшли башлый. 1973 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. 1975 елның гыйнварыннан читтән торып уку бүлегенә күчеп, Татарстанның Балык Бистәсе районы төбәк газетасында әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара. 1975-1977 елларда гаскәри хезмәттә булып кайтканнан соң, янә Балык Бистәсе район газетасында журналистлык эшен дәвам иттерә, редакциянең хатлар бүлеген җитәкли.
1978 елда авылдашы Әпсәләмова Глүзә белән гаилә корып җибәрә. 1979 елда улы Альмир туа. Берничә елдан кызы – Айгөл.
1982 елда В.Имамов Чаллы шәһәренә күчеп, гаиләсе белән шунда төпләнә.
Матбугатта В.Имамовның исеме узган гасырның җитмешенче еллары урталарыннан күренә башлый. Беренче иҗат тәҗрибәләре — лирик һәм юмористик хикәяләре, нәсерләре, әдәби-публицистик язмалары әүвәл Актаныш һәм Балык Бистәсе районнарының төбәк газеталарында, соңга таба республика көндәлек матбугаты битләрендә, күмәк җыентыкларда, альманахларда басыла.
Вахит Имамов исеме әдәбият мәйданында сиксәненче еллар башында пәйда булды дип санала. Ул әдәби иҗатның илаһи "сараена" бай тормыш тәҗрибәсе туплап, "күңел тарихы" багажы белән атлап керде. Университетта алган гыйлемгә шактый еллар Балык Бистәсе район газетасы редакциясендә К.Сибгатуллин, Х.Әшрәфҗановлар кебек танылган шагыйрь, галим-журналистлар белән иңгә-иң торып эшләү өстәлде, аннан Чаллыга күчеп килеп, КАМАЗ заводларында мастер Вазыйфасын башкару, шушы ук автогигант каршында китап нәшрияты оештырып, күп санлы каләмдәшләренең китапларын чыгаруда булышлык күрсәткән "КАМАЗ" китап нәшриятының баш редакторы булып тору, шуның өстенә соңгы елларда Чаллы Язучылар оешмасына уңышлы җитәкчелек итү... һәркайсы тормышның истә калырлык этабы, иҗат мәктәбе булгандыр, диясе килә.
1988 елда Татарстан китап нәшрияты аның «Ир канаты» исемле мөстәкыйль китабын бастырып чыгара, өч елдан янә ике яңа повесте («Күке», «Нәзер») һәм унлап хикәясе тупланган «Нәзер» җыентыгы дөнья күрә. «Нәзер» повесте һәм «Өмет» хикәясе буенча Татарстан телестудиясе соңыннан кыска метражлы нәфис фильмнар төшереп, алар-ны әлегәчә кат-кат телевизор экраннарыннан күрсәтә килә.
1989-1990 елларда В.Имамов Чаллыдан китеп Әфганстан җирендә һәлак булган урынсыз корбаннар турында күмәк җыентык оештыру эшенә алына. Аны матбугатка әзерләгән чакта аңа мөхәррир, тәрҗемәче һәм корректор вазифаларын да башкарырга туры килә. Җыентык «Әфган «кызалаклары» һәм «Афганские «тюльпаны» исемнәре белән татар һәм рус телләрендә дөнья күрә.
Тарих диңгезендә йөзүче
Вахит Имамов әдәби мәйданда киң колачлы әсәрләр язу остасы буларак танылды. Әмма, без укып күнеккән гади тормыш вакыйгаларыннан укмаштырган һәм әдәби чаралар ярдәмендә сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелгән нәзберек күңелле укучыны автор күңелендә туган виртуаль тормышка әйдәүче романнар түгел, бәлки гаять дәрәҗәдә зиһен, акыл, тырышлык һәм үҗәтлек, физик көч таләп итүче өлкәне — тарихи әсәрләр язуны үз итте ул.
Тарихи романнарга таләп башка. Татар әдәбиятында бигрәк тә. Безнең тарих биш гасыр дип әйтерлек көл-тузан астында ятты. Тарихи дөреслекне сирәкләр генә, шагыйрь әйтмешли, хәбәрдарлар гына белә. Бу темага алынган язучыга катлаулы миссия төшә, ул татарның империя тарафыннан яшерелгән тарихын да кайтарсын, шул ук вакытта үз фантазиясен эшкә җигеп, егылып укырлык әсәр дә тудырсын. Бу юлда дөреслеккә хилафлык китерсә, аны беркем дә кичермәячәк, әлбәттә (бусы безнең татар халкына хас сыйфат, ул хыянәтне тиз оныта, үзенә хезмәт иткән затларны типкелектә йөртүгә күз йома). Тарихи әсәр язучы әдипләребез тарихчы галимнәребез белән кулга кул тотынып эшлиләр дисәк тә хата булмас. Бу хакта тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин менә нәрсә ди: "Тарихи романнарны бик яратып һәм кызыксынып укыйм. Сәбәбе бик гади — без, галимнәр, халкыбызның ерак гасырларга барып тоташкан бай һәм үтә дә катлаулы тарихын үзебезчә, фәнни күзлектән карап, хезмәтләребезне гади халыкка аңлашылмас дәрәҗәдә авыр фән теле белән язабыз, әдипләребез исә шул ук тарихны мавыктыргыч итеп, сәнгать теле белән киң катлам укучыларына җиткереп торалар. Ничек җиткерәләр, нинди ысуллар кулланып, фантазияләре чиктән ашмыймы, язганнары тарихи дөреслеккә туры киләме — бусы инде икенче мәсьәлә, һәм мине шул мәсьәлә кызыксындыра да". Шушы сүзләрдән соң тарихи әсәрләр язучы әдипләребезнең исемнәрен санап, иҗатлары хакында фикерен әйтә дә болай дип өсти: "Вахит Имамов әсәрләренә, теләгән очракта да, тел-теш тидерерлек түгел". Бу инде татар дөньясында гына түгел, гомумтөрки дөньяда, Рәсәйдә танылган тарихчы сүзләре.
1982-1994 еллар дәвамында ул даими рәвештә төрле шәһәрләргә барып, архивларда сакланып яткан документлардан татар халкының үткән тарихын җентекләп өйрәнә һәм 1993 елда «Яшерелгән тарих» исемле беренче документаль әсәрен яза. Татар халкының ХVI-ХVШ йөзләрдә алып барган милли-азатлык көрәшен һәм яуларын чагылдырган бу тарихи повестьның басма китабы бөтен Россия киңлекләренә таратыла һәм укучылар тарафыннан хуплап каршы алына. 1 994 елда әсәр, автор тарафыннан тәрҗемә ителеп, дүрт йөз мең данә белән рус телендә дә чыга һәм галим-голәмә арасында киң яңгыраш таба. Шул ук туксанынчы еллар башында әдип «Сәет батыр» исемле зур тарихи роман һәм «Татарлар Пугачев явында» дигән яңа тарихи-документаль повесть язып тәмамлый. Бу ике әсәрнең «Сәет батыр» исеме белән бер төпкә төпләнеп чыккан басмасы1995 елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.
Әдәби иҗат эшчәнлегенең тарихи юнәлешен дәвам иттереп, В.Имамов 2001 елда тагын да борынгырак үткәнне — XII-XIII гасырларда Дәште Кыпчак далаларында, Идел буйларында, Болгар дәүләтендә, рус җирләрендә булган катлаулы хәл-әхвәлләрне тарихи чыганакларга иҗат фантазиясен кушып җанландырган «Утлы дала» романын — ике китап итеп уйланылган эпопеясының беренче китабын укучыларга тәкъдим итә.
Аның 2004 елда язып тәмамланып, Казанның нигезләнү чоры вакыйгаларына багышланган «Казан дастаны» тарихи романы башкаланың меңьеллык юбилей елында Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыга һәм рус теленә дә тәрҗемә ителә.
Ерак тарихи үткәнгә төп игътибарын юнәлтү белән бергә, В.Имамов үзенең әдәби иҗатында татар халкының яшәешенә кискен үзгәрешләр алып килгән якынрак заман темаларына да мөрәҗәгать итә. Узган гасырның егерменче-утызынчы елларында булып узган шаукымлы вакыйгаларның, крәстиян хуҗалыкларын көчләп күмәкләштерү, төрле репрессив ысуллар белән халыкның рухи таза, җегәрле катлавын җинаятьчел бер эзлеклелек белән юк итү сәясәтенең татар авылына нинди афәтләр китергәнлеген тарихи реаль кеше образларында һәм картиналарда калку итеп тасвирлаган «Тозлы яра» (2002) романы, шул ук узган гасырның җитмешенче елларында «КамАЗ» төзелеше белән бәйле вакыйгалар барышында зур бер төбәкнең табигый мохите бозылуын, йөзьяшәр авылларның җир белән тигезләнүен күрсәткән «Могикан» (2001) повесте, ХХ гасыр башында Япониягә килеп эләккән татарлар тормышыннан «Япон татары» (2003) романы — болар әдип иҗат колачының киңлеге турында сөйли. 2007 елда В.Имамов «Утлы дала» романының икенче китабын язып төгәлли.
Татар тарихында туганнары язмышы
Вахит Имамов татар тарихына кагылышлы образлар турында гына түгел, ә үз гаиләсенә турыдан – туры караган зат турында да онытмый Ул - коллективлаштыру елларында корбан булган бабасы (әнисенең әтисе) Әмир Нәгыймов. Әмир Нәгыймов Төркәй авылында колхоз төзү эшен оештырып йөргән. Аны “солтангалиевче” дип, “җиденче август карары буенча” , нахак бәла ягып, 1932 нче елда алып киткәннәр. Шуннан кайта алмаган. Әмир Нәгыймов намуслы кеше була. Гомер буе хөкүмәт эше дип, мир өчен дип йөргән. Төрмәдән чыккач та, ана өенә кайтып җитәргә насыйп булмый: авылга кайтышлый суеп үтерелә. Бу вакыйганы Вахит Имамовның 2000 елның 20 ноябрендә вафат булган зуринәсе Зифа апа Нәгыймова сөйли. Әмир Нәгыймовка багышлап язган шигыре дә күзләрдән яшь китерә.
...
Явыз ниятләрен тыялмыйча,
Кулы барып кемнәр суйгандыр?
Бер гөнаһсыз калган өч ятимнең
Күз яшьләре кая сыйгандыр?
Сөйләсеннәр иде ачык итеп,
Соңгы сүзен кемнәр ишеткән?
Юкса, күңел һаман сагнып көтә,
Кайтып керер төсле ишектән.
Бу юллардан Зифаның өзгәләнү – сагынулары күренә. Шулай да ул Әмир Нәгыймовның кайтып керүенә өметен югалтмый. Нинди аяныч язмышлар! Минемчә, Әмир Нәгыймов образы аша шул чордагы башка сыймаслык гаделсезлекләрне, авыр тормышны күз алдына ачык китереп була.
Йомгаклау
. Вахит Имамов — коеп куйган язучы гына түгел, ә чын тарихчы-галим икән бит! Дөрес, әдәбиятыбызның аксакаллары Нурихан Фәттах һәм Мөсәгыйть Хәбибуллин турында да шул ук сүзләрне әйтергә мөмкин. Әмма Вахит Имамов — икенчерәк характердагы язучы. Гаҗәеп киң эрудицияле, үзе яза торган чорга бәйләнешле тарихи чыганакларны, фәнни әдәбиятны җентекләп өйрәнүче, алай гына да түгел, мирасханәләрдә утырып, әле моңарчы профессиональ тарихчыларга да билгеле булмаган яңа документлар табып, аларны фәнни әйләнешкә кертүче тынгы белмәс язучы-галим ул. һәрхәлдә, дилетант түгел. Галим буларак, үткән вакыйгаларга һәм фактларга ул үзенең төпле бәясен, аңлатмасын бирә һәм алар кайвакыт (хәтта күп очракта дияр идем) тарихи әдәбиятта урын алган рәсми карашлардан нык кына аерылып та торалар. Бу нәрсә кайберәүләргә ошап та җитмидер, әлбәттә. Әмма язганнары буенча хөкем йөртсәк, Вахит Имамовның кыюлыгына да игътибар итмичә мөмкин түгел. Ни генә булмасын, язучының әсәрләре гади укучыны гына түгел, профессиональ тарихчыларны да уйландыралар, тарихыбызга яңа, дөрес караш тәрбиялиләр һәм, иң мөһиме — авторның кыю фикерләре мөстәкыйль дәүләтчелегебезне яңадан торгызу өчен көрәш барган бу көннәрдә бик тә актуаль яңгырыйлар. Шуңа күрә дә аның иҗаты каләмдәшләре тарафыннан да югары бәяләнә. Вахит Имамовның Гаяз Исхакый исемендәге бүләккә лаек булуы — моның ачык мисалы
2002 елда Вахит Имамовка «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.
В.Имамов — 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Татарстан Язучылар берлегендә хәзер өч йөзгә якын профессиональ әдип исәпләнә, дип күкрәк суксак та, бүгенге әдәбиятта чын мәгънәсендә Роман булып саналырлык әсәрләрне яза алучылар саны бер дистәгә дә тулмый. Аллага шөкер, Вахит Имамов — шулар арасында. Өстәвенә, ул әле тарихи жанрда иҗат итүче әдип буларак бөтен әдәбиятыбызга, бөтен милләтебезгә бердәнбер язучы булып калып бара. Киләчәктә Вахит кебек уникешәр ел гомерен архивларга багышлап күңелендә-хәтерендә төпсез-чиксез тарихи хәзинә туплый алырдай бүтән бер фидакарь табылырмы әле, юкмы — моны Ходай тәгалә үзе генә белә. Ә хәзергә Язучылар берлегендә Вахитның тарихи белем казаны белән көч сынаша алырдай башка язучы юк. Элеккерәк елларда күпләрне югалттык без. Бу әдипнең үзе исән чакта кадерен белергә иде.
Файдаланылган әдәбият исемлеге:
"Мәйдан" № 6, 2002 ел.
Снегири и коты
Стрижонок Скрип. В.П. Астафьев
Хитрость Дидоны
Земля на ладонях. Фантастический рассказ
Два плуга