сочинение о учителях.
Вложение | Размер |
---|---|
tairova_yuliyanen_inshasy.docx | 13.97 КБ |
Укытучы!!! Нинди тирән мәгънә ята бу сүздә. Үзенең көчен кызганмыйча, үз баласыдай саклап, яклап йөрүче син – Укытучы! Авыр чакларда беренче булып ярдәм итүче дә, каршылыкларны да җиңүче син – Укытучы!
Ай, нинди көн, нинди көн бу
Кыздыра кояш көзне.
Шул кояштай якты сыман
Укытучылар көне.
Минемчә, һәрбер укытучы укучысының киләчәктә уңышлы булуын тели. Шулай булса, һәрберсенә дә рәхәт була. Укытучының иң зур куанычы – ул укучыларының анарга карата намуслы булулары. Ничек алар вакытларын һәм хәлләрен кызганмыйча, тырышып безгә белем бирүләре һәрвакыт безнең исебездә булырга тиеш.
Безнең дәүләттә укытучының газабы кечкенә итеп санала. Минемчә, дәүләт күбрәк безнең киләчәкне тәрбияләүче кешеләр турында уйларга тиеш.
Минем иң яраткан укытучым юк. Алар һәммәсе минем күңелемдә бертигез. Ничек инде бер укытучыны икенчесеннән аерырга була? Ничек инде берсе ошасын, ә кайсыдыр юк? Алай инде булалмый. Аларга да бит безне аерырга бик авыр. Безне бит тәрбияләргә һәм кеше ясарга бик авыр. Ә алар барыбер үз эшләрен горурлык белән эшлиләр. Мин укытучыларны бик аңлыйм һәм рәхмәтемне белдерәм. Рәхмәт сезгә!
Үз укытучыларыбызны без кайчанда онытмабыз! Аларга сәламәтлек, авыр һәм мактаулы эшләрендә уңышлар телим.
Таирова Юлия.
Калда урта мәктәбенең 10 нчы
сыйныф укучысы.
Сочини стихи, Машина
Рисуют дети водопад
Андрей Усачев. Пятно (из книги "Умная собачка Соня")
Рисуем осенние листья
"Портрет". Н.В. Гоголь