"Саулык – иң зур байлык”, диләр. Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлек кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләгенә ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннар, бию һәм физик күнегүләрдән канәгатьлек ала.
Кешенең сәламәтлеге – аның шәхси эше дип әйтү дөрес түгел. Кеше бары тик сау-сәламәт булганда гына җәмгыятькә файда китерә.
Сәламәтлек – һәркем үзе күтәрелергә тиешле биеклек. Сәламәтлек – ул чыныгу, дөрес туклану, көндәлек режим, хезмәт, начар гадәтләрне булдырмау һәм әлбәттә хәрәкәт!
Вложение | Размер |
---|---|
slamt_bulu-bkhet._sochinenie.doc | 31 КБ |
Татарстан Республикасы
Мамадыш муниципаль районы
муниципаль белем бирү учреждениесе
“Югары Сон урта гомуми белем бирү мәктәбе“
Сочинение
Сәламәт булу –бәхет.
Эшләде: 1нче сыйныф укучысы
Хадиуллин Искәндәр Раил улы.
Тулы адресы: Мамадыш районы,
Югары Сон авылы,
Карл Маркс урамы, 9 йорт.
2013
Сәламәт булу –бәхет.
"Саулык – иң зур байлык”
Татар халык мәкале.
"Саулык – иң зур байлык”, диләр. Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлек кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләгенә ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннар, бию һәм физик күнегүләрдән канәгатьлек ала.
Кешенең сәламәтлеге – аның шәхси эше дип әйтү дөрес түгел. Кеше бары тик сау-сәламәт булганда гына җәмгыятькә файда китерә.
Сәламәтлек – һәркем үзе күтәрелергә тиешле биеклек. Сәламәтлек – ул чыныгу, дөрес туклану, көндәлек режим, хезмәт, начар гадәтләрне булдырмау һәм әлбәттә хәрәкәт!
Шуларны истә тотып, мин спорт белән шөгыльләнә башладым. Мәктәбебездә физкультура дәресләренә бик теләп йөрим, иртән гимнастика ясыйм. Без физик культура дәресләрендә волейбол, боскетбол, футбол уйнау күнегүләрен, кагыйдәләрен өйрәнәбез, гимнастик, акробатик күнегүләр эшлибез, йөгерәбез, төрле спорт уеннары уйныйбыз.
Кыш көне дусларым белән чаңгыда, чанада шуабыз. Җәй көне бергә җыелып футбол уйныйбыз, саф һавада велосипедта йөрибез.
Кызганычка каршы, күпләр сәламәтлек турында аңа куркыныч янаганда гына исләренә төшерәләр. Ләкин инде бу вакытта сүз авыруны дәвалау турында барырга тиеш. Ә бит югыйсә, организмыңны балачактан ук даими саклап һәм күзәтеп тору җиңелрәк тә, ышанычлырак та.
Чын-чынлап сәламәт булу өчен сабырлык һәм хезмәт кирәк. Физкультура белән шөгыльләнү кешегә картайганчы сау-сәламәт һәм күтәренке рухлы булып калырга мөмкинлек бирә.
Халыкның сәламәтлеген ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен һәм физик культураны пропагандалау, халыкның төрле категорияләрен спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү кирәк. Иң мөһиме – озак яшәүгә газаплар белән түгел, ә шатлыклар белән барырга кирәк.
Мин бөтен кешегә дә спорт белән шөгыльләнергә тәкъдим итәр идем, чөнки спорт физик яктан гына түгел, ә рухи яктан да тәрбияли. Ихтыяр көчен дә ныгыта.
Resource id #4848
"Не жалею, не зову, не плачу…"
Что такое музыка?
Кто должен измениться?
Где спят снеговики?
Как нарисовать китайскую розу