Конкурс эше
Вложение | Размер |
---|---|
tabigat-tugan_yortybyz.docx | 22.72 КБ |
Гариза
Укучының исем-фамилия- се, әтисенең исеме | Уку урыны | Туган көне | Укытучы-ның исем-фамилия-се, әтисенең исеме | Укытучы- ның эш урыны | Элемтә өчен телефон, адрес | Электрон почта |
Якупова Физәлия Наил кызы | Актаныш муници- паль районы Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе, 8нче сыйныф | 23.01.1999 | Мирзаяно-ва Лүзия Хәбибян кызы | Актаныш муниципаль районы Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы | 423763 Актаныш районы, Богады авылы 8-(85552)-5-45-45 | fizaliya99@mail.ru |
Табигать-туган йортыбыз.
Һәр кеше дә туган ягын бик ярата. Аның табигатен дә, җирлектәге халкын да кечкенәдән үк күреп үсә. Мин ,челтерәп аккан чишмәләрдән су эчеп, болыннардан чәчәкләр, җиләк-җимеш һәм гөмбәләр җыеп үстем. Минемчә, авылда туып- үсү -үзе бер бәхет ул. Син табигать үзгәрешләрен, җәнлекләрне, кошларны һәркөн күзәтәсең. Гомумән, табигать белән бергә яшисең, аннан аерылмыйсың. Табигать синең бер өлешеңә әверелә.
Минем туган ягым Актаныш районы Богады авылы, табигатьнең иң матур җиренә урнашкан. Ул үзенең табигате, яшәү рәвеше белән башка авыллардан аерылып тора. Монда һәр ел фасылы үзенчәлекле. Минем туган авылым җәнлекләргә һәм үсемлекләргә бик бай.Кайсы гына ел фасылын алсаң да, безнең авылыбызда алар гаҗәеп матур үтәләр. Һәр ел үзенчәлекле килә һәм хәтеребездә матур булып сакланып кала. Ләкин, шундый матурлыкны тудырыр өчен ,бик күп көч куярга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк.Авылыбызны экологик яктан чиста тоту өчен без бик күп эшләр башкарабыз. Болыннарны, урманнарны, чишмәләрне чүпләрдән арындырабыз. Ә яз көне яңа агачлар утыртабыз. Аларны һәр ел карап торабыз.
Табигать- ул гаҗәеп ,тылсымлы көчкә ия. Кеше табигатьтән башка яши алмый. Гәрчә, без аннан күп кенә файда алсак та, табигать, иң беренче чиратта, кешене рухи яктан баета.
Игенче икмәк алу өчен әллә нинди без белмәгән, игеннең уңышын арттыра, корткычлардан саклый торган препаратлар куллана. Ул кешеләр өчен файда китерсә дә, табигатькә зыян сала, язгы ташу вакытында сулыкларны пычрата. Алай гына да түгел, үзләренә кирәк чимал табу өчен, кешеләр бик күп урманнарны кисәләр. ә бит агач үстерү өчен бик күп вакыт һәм көч кирәк. Әгәр дә без табигатьтән файдаланып, аңа зыян гына салсак, барлык тереклек дөньясы юкка чыгар иде.
Безнең мәктәбебез дә табигатьне кайгыртуга бик күп көч куя. Мәктәптә күптәннән экологик түгәрәкләр эшли. Экологик юнәлештә күп төрле чара, айлык, атналык, рейдлар, табигатькә экскурсияләр оештырыла. Һәр елны 15 апрельдән 15 майга кадәр санитария-чистарту һәм яшелләндерү экологик айлыгы игълан ителгәч тә, бездә җанлы хәрәкәт башлана. Үзебез яшәгән һәм эшләгән урыннарны, йорт-бина тирәләрен чүп-чардан арындырабыз.
Акрынлап хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәсендә куе урманнар сирәгәя бара.Аларны торгызу максатыннан без урманда агач утырту, аларны чистарту, агач үсентеләре әзерләүдә катнашабыз.
Безнең төп максатыбыз- туган як табигатен өйрәнү һәм аны саклау.
Табигатьне өйрәнү һәм саклау буенча беренче күнекмәләрне мәктәп яны тәҗрибә участогында алабыз. Мәктәп яны тәҗрибә участогында биология дәресләрендә алган белемнәрне гамәли ныгытабыз, төрле культураларны игү агротехникасын өйрәнәбез, югары сыйфатлы уңыш алу мөмкинлекләренә төшенәбез, эстетик зәвык, хезмәткә мәхәббәт, экологик тәрбия алабыз.
Мәктәп яны тәҗрибә участогында экология бүлеге тудырдык. Анда “Кызыл китапка” ка кергән, саннары сирәгәя барган, витаминнарга бай дару үләннәре утырттык , алар турында мәгълүмат язылган картотека булдырдык. Без беренчеләрдән булып туфракка агротехник тикшерүләр үткәрдек.
Мәктәп яны тәҗрибә участогында ашламалар кертүнең бәрәңге үсешенә һәм уңышына тәэсирен өйрәндек.
Без төрле фенологик күзәтүләр, фәнни -тикшеренү эшләре башкарабыз. Тәҗрибә бакчасының эше күп тапкырлар район һәм республика күләмендә билгеләп үтелде.
Сулыкларның халәтен тикшереп тору бик кызыклы. шунлыктан химик һәм биологик анализлар үткәрәбез, кирәк булса, сулыкларны чистартабыз.
Пестицидлар куллануның табигатькә начар тәэсирен белгәнлектән, без үзебез мәктәп яны участогында төрле корткычларга каршы биологик ысуллар кулландак. Бигрәк тә корткычларны биологик яктан бетерергә кошлар ярдәм итә. Шул исәптән без күп кенә кош оялары ясап, мәктәп янына элеп куйдык.
Үзебезнең бакчаларыбызда колорадо коңгызына каршы пистицидлар түгел, ә көл һәм сабын суы эремәсе, әрем, суган, сарымсак төнәтмәләре кулланабыз. Бу ысуллар корткычларны бетерергә, туфрактагы файдалы бөҗәкләрне саклауга да ярдәм итәләр.
Авыл хуҗалыгы продукцияләре зарарлануы кешеләрнең сәламәтлеген какшата. Без экологик тәлапләрне исәпкә алып, мәктәп бакчасына да, кеше сәламәтлегенә дә зыян китерми торган саклану чаралары кулланырга тырышабыз. Үзебезнең генофондны саклау- киләчәк буыннарны кайгырту ул.
һәр җирнең үз үзенчәлекләре һәм билгеле бер экологик проблемалары бар. Җирле мөмкинлекләрдән чыгып без экологик өлкәдә үзебездән өлеш кертсәк, җир анабызның киләчәге аяныч булмас.
“Табигать- туган йортыбыз”- бу сүзләрне бер вакытта да онытырга ярамый. Син шәһәрдә яшисеңме, әллә авылдамы, син- табигать баласы. Табигатьне пычратуны, аны сакламауны- үзеңнең өеңне начар тоту кебек күз алдына китерергә кирәк. Хәзер Татарстан Республикасында бик күп кенә табигатьне саклау турында программалар бар. Әле ул гына да түгел 2013 ел Татарстанда- “Экологик культура һәм табигатьне саклау елы”-дип игълан ителде. Без үз алдыбызга бик күп кенә бурычлар куйдык. Шуларны башкарып чыгу өчен бик күп эшләр эшләргә кирәк.
Һәр кеше дә табигатьне сакласын, аңа карата битараф булмасын иде!
Позвольте, я вам помогу
Пятёрки
Рисуем лошадь акварелью
Анатолий Кузнецов. Как мы с Сашкой закалялись
Весёлые польки для детей