Р.Миңнуллин иҗатын өйрәнгәннән соң йомгаклау дәресе өчен
Вложение | Размер |
---|---|
rm.doc | 104 КБ |
Роберт Миӊнуллин иҗаты
үзенчәлекләре
Актаныш муниципаль районы
Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы
Исламова Резеда Раеф кызының фәнни-тикшеренү эше
Җитәкчесе: I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Мирзаянова Лүзия Хәбибян кызы
Тезислар
Эчтәлек
I. Кереш ………………………………………………………..3-7
Роберт Миңнуллин- бөек шәхес
II. Төп өлеш……………………………………………………. 8-14
1. Илеш яклары шагыйре
2.Шагыйрь иҗатының үзенчәлекләре
3. « Шигырьләрдә бәхетле балачак бар!»
III. Йомгаклау ……………………………………………………. 15
Талантлы шәхес
IY. Кулланылган әдәбият. ………………………………………. 16
Кереш
«Әдәбият казанында азмы-күпме кайнаган кеше буларак, төгәл әйтә алам: әдипләрнең асыл талантын билгели торган бер бизмән бар. Ул – аларның өлкәннәр өчен дә, нәниләр өчен дә бердәй талантлы әсәрләр иҗат итә алулары. Андый әдипләр, гадәттә, күп булмый: булганнары да гаять тыйнак, самими җан ияләредер… Роберт Миңнуллин әнә шундый шагыйрьләрдән.» Галимҗан Гыйльманов
Роберт Миңнуллинның милләтебез тормышында
һәм татар шигъриятендә башка берәүне дә кабатламаган үз йөзе, үз урыны
булган, күпкырлы талант иясе
Татарстанның халык шагыйре Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин
1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районындагы Нәҗәде
авылында туа. Бер елдан соң аларның гаиләсе Кыпчак авылына күчеп килә.
Булачак шагыйрьнең балачагы, үсмер еллары Сөн буена урнашкан,
Татарстанның Актаныш районына терәлеп кенә торган шул гүзәл авылда
уза. Шуңадыр, булачак шагыйрьнең куңеле гел Туган ягыма- Актанышка
тартылып торган. Бу хакта ул «Актаныш аэропорты» дигән шигырендә
җиңелчә юмор белән болай ди:
Актанышча сүләшәм мин,
Актанышча яратам;
Җиргә булган мәхәббәтне
Актанышча яңартам.
Әдәбиятка мәхәббәте аны Казанга алып килә. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укып йөргән чагында ук инде Роберт Миңнуллин талантлы яшь шагыйрь булып таныла.
Миңнуллинның өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә китаплары чыгып тора,
аның шигырьләренә язылган җырлар яңгырый. Җырларының шактые күптән
инде татар җыр сәнгатенең җәүһәрләренә әверелде. Сара Садыйкова,
Рөстәм Яхин, Резеда Ахиярова, Илгиз Закиров белән берлектә язылган бихисап җырлары профессиональ һәм үзешчән җырчыларыбызның репертуарыннан әле дә төшкәне юк. Алар төрле конкурсларда, фестивальләрдә беренче урыннарны яулый. Бүген дә җыр жанрында иң актив эшләүче шагыйрьләребезнең берсе ул.
Роберт Миңнуллин, әлбәттә инде, ихлас лирик та. Аның кабатланмас мәхәббәт лирикасы, туган як, туган җир, табигать лирикасы, әниләргә, туган халкына багышланган кешелекле, игелекле лирикасы безнең укучыларыбыз арасында бик тә популяр. Ул шигырьләрне үсмерләр дә, яшьләр дә, өлкән буын да яратып укый. Алар лирик образлар белән, нечкә хисләр белән, тапкыр һәм мут-шаян гыйбарәләр белән сугарылган.
Шулай да балалар өчен Р. Миңнуллин яратыбрак яза. Аның балаларга атап
язган бер генә китабы да җәмәгатьчелек игътибарыннан читтә калмый.
Мәсәлән, «Безнең авыл зоопаркы»(1988), «Энекәш кирәк миңа»(1990) исемле китаплары республика конкурсларында беренче урыннарны яуладылар.
«Дөньядагы иң зур алма»(1992) исемле китабы өчен шагыйрь халыкара әдәби бүләккә - Г.-Х.Андерсен исемендәге Почетлы Дипломга лаек булды. Исеме
атаклы әкиятчеләрнең Почетлы исемлегенә кертелде. Нәтиҗәдә, Шәүкәт Галиев белән бергә ул да балалар әдәбиятының иң күренекле вәкилләре рәте-
нә күтәрелде. 1997 елда Р.Миңнуллинга балалар әдәбияты өлкәсендә ирешкән казанышлары өчен Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге премиясе бирелде.
1998 елда исә шагыйрь «Мәгариф» нәшрияты чыгарган «Күчтәнәч»(1995)
дигән китабы өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнде. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемнәрне дә йөртә. 2000елда Башкортстанның Фатих Кәрим исемендәге премиясе бирелә.
Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевның 2005 елның 25 апрелендә чыккан Уп-128 нче номерлы Указы белән татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткән өчен Миңнуллин Роберт Мөгаллим улына «Татарстан Республикасы Халык шагыйре» дигән мактаулы исем бирелде.
Роберт Миңнуллин - тәҗрибәле журналист, танылган җәмәгать һәм дәүләт
эшлеклесе дә. Озак еллар «Казан утлары» журналында - бүлек редакторы,
җаваплы секретарь, Татарстан телевидениесендә - баш редактор, «Яшь Ле- нинчы» («Сабантуй») газетасында корреспондент, баш редактор булып эшли.
1995-99 елларда - Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәни һәм Милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе, 2000-04 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары вазыйфаларын башкара. 1988-94 елларда - Татарстан Балалар фонды рәисе, 1990 елдан - Татарстан халык депутаты, 1990-95 елларда - Татарстан Югары Советы Президиумы әгъзасы, 1979 елдан - Татарстан Язучылар союзы идарәсе әгъзасы… Болар әле шагыйрь башкарган җәмәгать һәм казна эшләренең кайберләре генә.
Төп өлеш
Роберт Миңнуллин гомере буе үз ягы, үз авылы, үз әнисе турында яза
Җаныгызда нинди хистер, Миңа гына кадерледер
Уйларыгызда нидер? Туган җирнең бу тәме?...
Сезгә, бәлки, монда бар да Туган җирем шушы гына…
Гадәтидер, гадидер. Юк, дусларым, бүтәне.
(« Шушы инде…»)
Аның шигырьләре үтә шәхси, үтә хис-тойгылы… Шуңа да карамастан, аның һәр әсәре, һәр шигырь юлы төрле төбәкләрдә яшәүчеләргә бердәй якын.
Аның лирик поэзиясе тышкы яктан, ягъни шигъри форма ягыннан, татар
халкының җыр-шигърият традицияләрендә. Ул лирикада шигырь калыпларын алмаштыру, алардан башка табигый фигуралар кору белән шөгыльләнми. Роберт Миңнуллин лирикасы сине салмак уйланулар, яшерен моңланулар, үзе татлы, үзе газаплы булган шәхси хис-хәтирәләр дөньясына алып кереп китә,илаһи, бөек табигатьнең аулак бер төбәгенә кереп сыенган туган төбәгеңне сагынып сызланырга мәҗбүр итә.
Шагыйрьнең шигъри сүзләрне сайлавы, аларны шигъри ипкә китерүе нәкъ
әнә шул ипле, ярлы, туган ил үзәкләреннән еракта яшәп ятучы кечкенә
татар авылындагыча үтә дә гади, гадәти һәм шуның белән үтә бөек тә!
Күрәсең, ниндидер могҗиза ярдәмендәдер инде, шагыйрь әле туганда ук
аның нәни йөрәгендә аны тапкан Әнкәсенә һәм кечкенә генә Сөнгә тирән
мәхәббәт хисләре бөреләнә башлагандыр сыман. Әлеге хисләр тирәнәйсен,
ныгысын өчендер, аның бишеге дә Сөн буенда үскән таллардан ясала.
Бу хакта ул « Талбишек» шигырендә әйтеп үтә:
Бишек ничек җырламасын,
Сөн талларыннан үр дә!
Талбишектә үстем мин дә-
Сизелмимени бер дә?!
Танылган әдип Гыйлемдар Рамазанов 1986 нчы елда Роберт Миңнуллин
иҗаты турында түбәндәгечә язган: « Туган җир һәм Газиз ана. Бу ике тө-шенчә-шигъриятнең терәк нокталары, төп темалары ул. Әнкәй белән туган җир, туган туфрак бер-берсенә аерылгысыз булып бәйләнгән төшенчәләр. Туган төяк һәм иң кадерле кеше –ана турында шигырь язмаган шагыйрьне табу мөмкин түгелдер.Шулай да Роберт- бу темаларга иң күп һәм иң җи-мешле язучы шагыйрьләребезнең берсе. Авторның йөрәгеннән чыккан ихлас сүзе, әлбәттә, укучы йөрәгенә дә барып җитә, җылы тойгылар уята.»
Туган як, туган ил, туган җир категорияләре халык иҗатының күп гасырлар
дәвамында барган эволюциясендә төп урыннарның берсен алып тора. Бәлки
нәкъ әнә шуңа күрәдер, туган илен, җирен, авылын яратмаган кеше юктыр бу
дөньяда. Чөнки кешенең бу дөньяга килүе, беренче сулышы һәм сүзе, сине
тапкан ана - боларның барысы да һәм барыннан да элек туган җир, туган
авыл, туган йорт белән бәйләнгән. Әйтелгән сүзләрнең һәммәсе дә- көндәлек
тормыш лексикасыннан. Роберт Миңнуллинча әйтсәк, алар түбәндәгечә яңгырый : Туган ягым моңы?Әллә
Ул мәңгелек моң микән?!
Күңелгә сыя туган җир-
Туган җиргә үзем сыярмын микән? (« Туган як моңы»)
Туган илгә, туган йортка тугрылык дигән бер хис булса, шагыйрьнең
лирикасы – һичшиксез, әнә шул хистер. Ләкин шагыйрьне, бер үк вакытта,
тема тарлыкта да гаепләп булмый. Шул гына: Роберт Миңнуллин нәрсә
турында гына язса да, һәрчак шушы хискә килеп кагыла, кеше күңелендә
оебрак яткан хатирәләр күленә дулкын-боҗралар җибәрә…
Шагыйрь туган авыл, туган йорт төшенчәләрен татлы бер хис белән искә ала.
Иң якты көннәрдер анда,
Иң караңгы төннәрдер…
Иң данлыклы бер авыл ул,
Дөньясында -бердәнбер!» ( « Безнең авыл»)
Һәркемнең , туган иле-җире-авылы кебек, туган өе-йорты-нигезе дә бердәнбер була. Бу хакта да Роберт Миңнуллинның махсус шигыре бар:
Сабый чаклар гөрләвектәй
Еракларга акты микән?
Туган өйдә күргән төшләр
Әле булса татлы микән? ( « Туган өем»)
Робер Миңнуллин шигъриятендә Ана-Әнкәй-Әнкәйләр образларына багышланган шигырьләр аерым урын алып тора.Дөньядагы иң бөек затлар-әниләр турындагы шигырьләрен укып карыйк Һәрберебезнең күңелләрендә тулып йөргән хисләрне ул сүзләр белән әйтеп бирә алган. Шуңа да аның язган һәрбер сүзе, һәрбер юлы безгә якын, кадерле.
Әнкәйнең чәчләре ап-ак Сокланып карап торырлык-
Агарган –безнең хакка. Күзне ала алмыйбыз.
Ул һаман яктыра бара, Әнкәйләрнең бөеклеген
Күңеле, җаны акка. Соңрак… соңрак аңлыйбыз.
( «Әнкәйнең ак чәчләре»)
Минемчә, Роберт Миннуллинның олы тормыш юлына басуында , олы поэзиягә килүендә әнисенең -Гөлҗәүһәр апаның роле чиксез зур. Дөрес, бу бик сабыр һәм гаять акыллы татар хатыны шигырьләр язмаган, хисләрен халыкка күрсәтмәгән, сөекле ире үлгәч тә, нибары «Ык буйлары», « Вәгьдә» дигән жырлар җырлау белән чикләнгән. Иң мөһиме шул: улларын, кызын чын кеше булырга, тормышта үз урыннарын табарга, кыенлыклар алдында җебеп
төшмәскә өйрәткән.
Әнкәй ул чит-ят булалмый,-
Газиз генә булала!
Безнең өчен ул-Илаһи,
Безнең өчен ул- Алла! (« Әнкәйне сайлап алмыйлар»)
Роберт Миңнуллинның сөекле Әнкәенә багышланган шигырьләренең
гомуми саны байтак. 1986 нчы елда « Әнкәйнең ак чәчләре», 2000 нче елда
« Әнкәй безне Сөннән алып кайткан» китаплары да дөнья күрде.
Шагыйрь үзе бу образга еш мөрәжәгать итүе турында болай ди:
«Әнкәйләр турында нигә күп язасың?»- дип сорыйлар. Ничек җавап бирсәм дә тулы булмас кебек. Әнкәй белән генә үскәнгәдер, бәлки? Әллә инде Әнкәйнең безне- биш баланы- нинди авырлыклар, газаплар белән үстергәнен белгәнгәме икән? Аның олы җанлы, кече күңелле икәнен, акыллы, таләпчән, һәм горур булуын аңлагангамы? Төгәл генә әйтә дә алмыйм.»
Шул рәвешчә, шагыйрьнең бала чагыннан калган онытылмас моң-хәсрәт,
Әнкәенә булган саф-чиста хисләр аны гомере буена озата бара һәм беркайчан
да юкка чыкмый.
Үзенең бер мәкаләсендә Роберт Миңнуллин шундый фикер әйтә: «Җыр-
шигъриятнең канатлы жанры. Аның шундый бер үзәнчелеге бар: җыр санду-
гачы читлегеннән бер очып чыгып киткән икән, аны яңадан ул читлеккә кер-
термен димә…» Әйе, җыр сандугачын читлектә утыртып булмый. Бигрәк
тә безнең героебыз сүзләренә язылган җырларны! Иҗади эшемне язганда мин
үзем өчен ачыш ясадым: аның шигырьләренә язылган җырлар саны 100дән артык икән бит!
Берсеннән- берсе мәрхәмәтле, берсеннән- берсе шәфкатьле җырлары белән
халык күңеленә кереп урнашты шагыйрь. Аның җанга шифа бирә торган матур-матур, тирән эчтәлекле шигырьләренә С. Садыйкова,З.Хәбибуллин,
Р.Яхин, Р.Абдуллин, Л.Хәйретдинова, М.Шәмсетдинова, Р.Ахиярова,
Р.Гобәйдуллин,И.Закиров, М.Хөснуллин ( барлыгы 20 дан артык) кебек мәшһүр композиторларыбыз илаһи көйләр иҗат иттеләр
Шагыйрьнең « Әнкәй» исемле шигыренә язылган ( С.Садыйкова музыкасы)җырын аның визит карточкасы дисәк тә ялгышмабыз. Аны бөтен кеше бер эчке дулкынлану белән тыңлый.
Әнкәй безне Сөннән алып кайткан,
Сөн суында юган иң элек
Бишек җыры көйләп төннәр буе
Без үскәнне көткән тилмереп.
Бу өлкәдә дә Әнкәй образы читтә калмаган. Шагыйрь әнкәйләргә
багышлап егермедән артык җыр иҗат итеп, аларга җырдан һәйкәл куйды.
«Әнкәмнең догалары» иң яхшы шигъри әсәрләрнең берсе- бу һич тә арттыру түгел. Бу җырны тыңлаганда, кеше тирән уйга чума, елап та ала. Моның сере шул: шигырь тексты белән музыка - көй тәңгәл килгәннәр. Һәм җырны күңелләребезне пакьландерүче җырлары өчен иң таланты улларына ( Илгиз Закиров, Роберт Миңнуллин, Салават Фәтхетдинов) халкыбызның хәер – догасы итеп тә кабул итсәк дөресрәк булыр.
Ташлама,әнкәй, ташлама,
Мине изге догаңнан,
Ташласаң изге догаңнан,
Мин бәхетле булалмам.
Роберт Миңнуллинның балалар өчен язган җырларын санап чыгу да күп
нәрсәләр хакында сөйли. Мәсәлән, « Күңелле тәнәфес»( Р.Яхин муз.), «Әйлән-бәйлән», «Яңгыр җыры»( Ф.Әбүбәкиров муз.), «Әни кирәк», «Кызыл тавык»( М. Шәмсетдинова муз.), «Әйдәгез, дуслашабыз»( Р.Абдуллин муз.), «Сандугач»(И.Якупов муз.), «Зоопаркта»(Л.Хәйретдинова муз.), «Светофор»(Т.Вәлиев муз.)
Аларда балаларны гына түгел, зурларны да бор-чыган проблемалар урын алган. Аның кыска шигырь-уйланулары да тирән мәгънәле:
« Туган телем « Туган телем
Анам теле!»- Балам теле!»-
Дияр әле Дияр микән
Балалар. Аналар? (« Туган тел»)
Мәкаль кебек тирән мәгънәле шушы шигырьдә милләт язмышы, туган телнең
киләчәге, бөтен җаваплылык, телебезнең зурлыгы да, хурлыгы да ана кулында булуын уйлап, борчылып шагыйрьнең эчке авазы чаң кага…
Күренекле шагыйрь, журналист һәм дәүләт эшлеклесе… Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еники әйткәнчә: «… тарихта моның мисаллары бар- бөек Гетене искә алу җитә.Кыскасы, синдәге шагыйрьлек белән дәүләт эшлеклесе халкыбызга тагы да күбрәк файда китерер дип ышанасы килә…әмма шагыйрьгә күбрәк ышанабыз».
Йомгаклау
Роберт Миңнуллинның шигырьләрен укыгач, җырларын тыңлагач, күңел пакьләнеп,яктырып кала.Чыннан да, Татарстанның бер генә төбәгендә дә (һәм Башкортстанда да) аның иҗатын якын күрмәгән,җырларын яратып җырламаган, үзен ихлас күңелдән хөрмәт итмәгән кеше юктыр. Үз эшемдә Р. Миңнуллин шигъриятенә хас аерым үзенчәлекләрне тагын бер тапкыр атап үтәсем килә. Барыннан да элек, Роберт Миңнуллин шигърияте аның катлаулы тормыш юлы белән тыгыз бәйләнгән, шагыйрьнең бик күп иҗат җимешләре үз автобиографиясенең турыдан-туры чагылышы булып
тора. Бәлки нәкъ әнә шуңа күрәдер, аның шигъриятендә Сөн елгасы, туган як каеннары, чишмәләре-таулары ярдәмендә гәүдәләнеш тапкан җир-су темасы; башка бер генә шагыйрьдә дә бу кадәр тирән һәм киң чагылыш тапмаган Әнкәй образы урын ала. Ул- балалар күңеленә тирән үтеп керердәй итеп язылган шигырьләр, кечкенәкиятләр, табышмаклар,сүз уйнатулар авторы. Биредә, кабатлап булса да, өстәргә кирәк: Роберт Миңнуллин- өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә бер үк дәрәҗәдә талантлы итеп язучы шагыйрь.
Иҗади эшемнең йомгак сүзләре итеп мин Равил Рахманиның сүзләрен китерер идем: « Роберт Миңнуллин, милләтебезнең улы буларак, тормышыбызның дүрт мөстәкыйль өлкәсендә һәм жанрында үзенең нәрсәгә сәләтле булуын раслап күрсәтте. Иң әһәмиятлесе, безгә татарның кайсы юлдан барырга кирәклеген яшәп күрсәтте».
Кешеләргә без яхшылык эшлик!
Эшләмәсәк- гарьлек.
Тик яхшылык эшләү җиңел түгел,
Ул- зур фидакарьлек!
Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ,
Бу заманда бигрәк,
Яхшылыкны эшләү җиңел түгел,
Ә эшләргә кирәк!
( « Яхшылык»)
Кулланылган әдәбият.
1. Миңнуллин Р. Дөньядагы иң зур алма.// Казан: Татар. китап нәшр., 1992.
2. Миңнуллин Р. Талбишек. Сайланма лирика.Гыйльманов Г. кереш сүзе// Казан: Татар китап нәшр.,1995.
3. Миңнуллин Р. Шагыйрь генә булып калалмадым…// Казан: Матбугат йорты, 1998.
4. Рахмани Р. Талантлар ничә төрле?// Мәйдан, 2003 № 9.
5. Кәбиров М. Ул да берәү генә…// Казан утлары, 2008 № 8.
6.Миңнуллин Р. Яшимен сабыр гына.// Мәйдан, 2008 № 8.
7. Гыйлаҗетдинова Г. Балачак- үзе бәйрәм.// Мәгариф, 2008 № 7 .
Акварельный мастер-класс "Прощание с детством"
И тут появился изобретатель
Космический телескоп Хаббл изучает загадочную "тень летучей мыши"
Анатолий Кузнецов. Как мы с Сашкой закалялись
О чем поет Шотландская волынка?