Туган якка, туган җиргә мәхәббәт, хөрмәт хисләре тәрбияләү, киләчәктә балаларга туган җирдә яшәүгә юнәлеш бирү.
Вложение | Размер |
---|---|
aktanyshym_-_ak_kalam.ppt | 2.96 МБ |
Слайд 1
Мо ңым син, аккош илеСлайд 2
-Алсу таң ата.Көнчыгыштан кара төннең авыр пәрдәсен күтәреп, алтын кояш елмайды. Җир өстенә яткан ак томан, көләч кояш нурларына буйсынып,әкрен генә югала бара. Безнең Актаныш ерак-ераклардан агып чыгып,үз юлындагы текә тауларны, ал чәчәккә төренгән матур аланнарны, яшел сусыл үлән белән капланган зур-зур тугайларны кисеп,үзенә чуер ташлы саф чишмә суларын кушып, боргаланып –сыргаланып аккан, башкорт үзәнлекләреннән күкрәп үскән, күз явын алырлык матур чәчкәле киң башкорт далаларыннан , татар халкына сәлам алып килүче мәхәбәт Агыйделнең сердәше, тирән мул сулы,балыкка бай Иске Иделнең көмеш сулары, ә 2 ягыннан икенче Кубань исеменә хас,мул уңышлар бирә торган, иксез-чиксез җирләргә җәелгән калкулыкның үзәненә урнашкан. Яз көне Актаныш үзенә бертөрле матурлык, үзенә бертөрле сокланландыргыч гүзәллек ала. Ерганакларның, елгаларның,көмеш сулары кушылуы нәтиҗәсендә ярларыннан ташып чыккан Иске Иделнең күз күреме җитмәслек җирләргә җәелгән мул суы өстендә йөгерешеп йөргән зәңгәр дулкыннар бер-берсен куышып киләләр дә, Саубуллашыр көннәр җитте дигән кебек әкрен генә тауга бәрелеп,кире кагылалар , һәм тагын бер-берсен куыша башлыйлар.
Привередница
Астрономический календарь. Декабрь, 2018
Астрономический календарь. Февраль, 2019
Иван Васильевич меняет профессию
Золотой циркуль