Бөек Ватан сугышы елларында әби - бабайларының тормышы һәм язмышы турында.
Вложение | Размер |
---|---|
minem_gaile_yazmyshynda.doc | 28.5 КБ |
Минем гаилә язмышында Бөек Ватан сугышы
Табигать бигрәк матур. Аланнар шау чәчәктә утыралар. Һәр чәчәктә эшчән бал кортлары. Ә урманнарда кошлар тавышы тынмый, тәмледән-тәмле җиләкләре пешеп кенә тора. Тыгыз, кайнар печән өсте. Кинәт... Боларның барысын да куркыныч, дәһшәтле хәбәр каплый... Сугыш... Фаҗига...
Бөек Ватан сугышы 1941нче елның 22 нче июнендә башлана. Бер-бер артлы йөзләгән бомбалар төшә, йортлар җимерелә, авыллар юкка чыга, бик күп кешеләр һәлак була. Ә немец барып җитмәгән авыл тулы әтисез калган балалар, аларны ялгыз үстерүче аналар һәм карт-корылар.
Әтисез калган меңәрләгән балалар рәтендә минем Назиф бабам белән Мәхмүзә әбием (әниемнең әти-әнисе) дә бар. Алар икесе дә 1939 нчы елда дөньяга килгәннәр. Сугыш башланганда аларга бары 2 яшь була. ”Әти” дип авыз тутырып ничә генә тапкыр әйтә алдылар икән?! Муллагали бабай сугышка киткәндә, Хәкимә әбием (Назиф бабамның әти-әнисе) тәрбиясендә 3 бала кала: Назиф бабам, аның абыйсы Адис, апасы Хәния (1934нче елгы). Өйдәге вак-төяк эшләр, ике кечкенә энесен карау Хәния апа җилкәсенә төшә. Ә Хәкимә әбием ачы таңнан караңгы төнгәчә колхоз эшендә.
Муллагали бабам 1914нче елда Карт авылында туган, шунда үскән.1941нче елны сугыш башлануга фронтка киткән. Ә 1942 нче елны “хәбәрсез югалды” дигән кара өчпочмаклы хат кына килгән. Менә шушы өч дата. Башка хатирәләр дә юк кебек. Сагынганда карарга аның фотосурәте дә юк. Шулай да Бурсык, Мәсәде, Ямалы урманнары, һәр сукмагы бабамның үткәнен, аның турындагы хәтирәләрне саклый һәм һәр шаулауларында тирә-юньгә җиткерә сыман. Чөнки бабам бик озак еллар шул як урманнарында урманчы булып эшләгән.
Сугышта күпме кешенең гомере өзелгән, күпме балалар ятим, хатын-кызлар тол калган. Ләкин немец гаскәрләре безнекеләрне күпме генә измәсен, үтермәсен, авыл-шәһәрләрне көлгә әйләндермәсен, җиңү безнең якта була. Халыклар бердәмлеге җиңүгә китерә. Заманында Ватан азатлыгы өчен гомерләрен аямаган, уттан чыгуга сугыш җимерекләрен торгызу чоңгылына чумган ветераннарның сафы еллап түгел, айлап сирәгәя. Шуңа да без, җиңүчеләр буыны төзеп биргән бүгенге ирекле мул тормышта яшәүчеләр, исәннәрнең кадерен белергә, тиешле хөрмәтебезне курсәтергә бурычлыбыз.
Сөләйманова Таңсылу,
Татар Суыксуы урта мәктәбенең 3 класс укучысы
Спасибо тебе, дедушка!
Золотая хохлома
Соленая снежинка
Сила слова
Фильм "Золушка"