В первой работе история села Зирган. А в следующей описано дружба детей разных национальностей.
Вложение | Размер |
---|---|
pismo_druzhby.doc | 48.5 КБ |
Башкортстан Республикасы
Мәләвез районы Муниципаль районы
Җиргән авыл урта гомуми белем бирү мәктәбе
Муниципаль гомуми белем бирү бюджет учреждениесе
«Дуслык хаты» әдәби конкурсына
Башкарды: 8 сыйныф укучысы Имамова Әделина.
Җитәкче: татар теле укытучысы Вахитова
Рәйлә Венер кызы.
Җиргән 2011 ел.
Нәрсә ул тарих?
Ул туган илебезнең, халкыбызның борынгы һәм күптән түгел узган тормышы. Үткәнне белмичә, хәзерге тормышны аңлап булмый. Бүгенге тормыш меңнәрчә елларның җимеше, нәтиҗәсе ул. Тарихын оныткан халык юкка чыга.
Мин, Җиргән авылында гади крестьян гаиләсендә 3нче бала булып дөньяга килгәнмен. Кадерле әтием белән әнием яшәү өчен илһам, наз биргәннәр. Гаилә учагында татар халык иҗаты байлыгын, нәфислеген күреп үскән татар кызымын. Мин – милләттнең нечкә күңелле бер авыл баласы. Туган ягымны урман-күлләре, таулары-болыннары, шаулап утырган иген кырлары өчен яратам.
Авылның исеме нәрсә белән бәйләнгән икән? 1734 елның июнь аенда Санкт-Петербургтан Уфа якларына Кириллов экспедициясе чыга. Ул Ырымбур крепостен төзергә җибәрелә. Бу экспедиция башкорт җирләрен үткәндә, кеше арасында җирле халыкларны талап, үтереп, йортларын яндырып йөри дигән хәбәр тарала. Хәбәр Килмәк-батыр авылына да килеп җитә. Килмәк-батыр зур булмаган гаскәр җыеп Кирилловка каршы чыга, һәм бәрелеш хәзерге Җиргән авылы урынында 1735 елның июль аенда була. Бик каты сугыш нәтиҗәсендә җир канга бата. Бәлки шушы канкойгыч бәрелештән соң, Җиргән авылының исемен «җир-кан» дип атаганнардыр тарихчылар, дигән фараз яши халыкта.
Географлар фикеренчә исә, Җиргән авылының исемен елга белән бәйле (Зирган – золотоносная). Елгада бик күп алтын булган дип исәпләгәннәр.
Авылы гаҗәеп ямьле урында урнашкан. Сул якта болытларга үрелеп Җиргән тау ята. Тоташ урман белән капланган, авыл каршында мәһабәт булып, күкселләнеп тора, кайбер көннәрдә аның түбәсен ак болытлар каплый. Тауның озынлыгы 8 км сузыла, ә иң биек урыны 365 метрга җитә. Ә Кызыл-яр астында «…рәсемдәге төсле матур, әкияттәге төсле серле, җырдагы төсле моңлы Агыйдел челтерәп ага».
Авылыбызның озынлыгы 6 км булып, 8 урам исәпләнә. Алардан башка аркылы урамнар, тыкырыклар да бар. Музейдагы үзәк архивтан килгән документка таянып, шуны әйтә алабыз: 1771 елның 21 сентябрендә ясаклы татарлар белән башкортлар арасында 30 еллык килешү төзелә. Аңа ярашлы, башкорт старшиналары бер төркем татарларга җирләрендә яшәргә рөхсәт бирәләр.
Бүген Җиргән районыбызда иң күп милләтле авылларының берсе. Әйе, ул муллык иле
генә түгел, дуслык төбәге дә. Президент указы белән 2011 ел
«Милләт-ара татулыкны ныгыту » елы дип игьлан ителде.
Анда барлыгы 4 меңнән артык халык исәпләнә. Татар, башкорт,
рус, чуваш, мари, украин, мукшы һәм башка 35 милләт вәкиле
дус-тату, бер гаилә булып яшиләр. Авыл халкы 3 җирле ширкәттә эшли: «Трудовик», «Салават» һәм Җиргән МТСы.
1877 елда Җиргән урта мәктәбе төзелә. Бүген авылда сәнгать мәктәбе дә эшли. Анда балалар төрле музыкаль коралларда уйнарга, җырларга, биергә өйрәнәләр.
Соңгы елларда Җиргән авылы танымаслык булып үзгәрде. Берсеннән-берсе матур урамнар барлыкка килде, яңа өйләр калкып чыкты. 2002 елда Михайло-Архангель чиркәве төзелде. Авылыбызны бизәп мәчете балкып тора. Ул төбәктә иң зурлардан, матурлардан санала. 2004 елда заманча эшләнгән физик культура-савыктыру комплексы эшли башлады. Ике ел элек өр яңа мәдәният йорты ишекләрен ачты.
Татар халкының катлаулы тарихында онытылмаслык урын алган, рухи тормышының аерылгысыз өлеше, милли горурлыгы булган дистәләрчә талант ияләре, әдәбият һәм сәнәгать даһиларын үстергән авылым! Шулардан берсе - Дәрдемәнд (Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев), икенче - татар әдабиятының классигы, күренекле әдип, драматург, публицист, тәрҗемәче Мирсәй Әмир исемнәрен атауда җитә.
Безнең рухиятны хәтер, моң, сөю саклый. Яшәешебез шуның белән гамьле дә, ямьле дә. Әнә шул матурлык хакына гомерләрен дә кызганмаган шәхесләр безгә аеруча якын, газиз.
Узган ел авыл җәмәгатьчелеге татар әдәбияты классигы, танылган шагыйрь, күренекле шәхес, атаклы миллионер, олуг промышленник, җәмәгать эшлеклесе Дәрдемәнднең (Закир Рәмиевнең) 150 ел тууын билгеләп үтте. Дәрдемәндне шәхес буларак, тормыш юлын һәм иҗат эшчәнлеген өйрәнүгә төрле чаралар үткәрелде.
Бүгенге исә - Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичәләр, төрле очрашулар үткәрелә. Бөек Ватан сугышы елларында Җиргән авылыннан 2000 якын кеше фронтка китә. Алардан 700 солдат азатлык өчен көрәштә һаләк була. Аларның исеме батырлар һәйкәленә мемореаль тактасына язылып куелган. 9 Май көнне бөтен авыл халкы һәйкәл алды мәйданына җыела, каһарманнарны искә ала. Бөек Ватан сугышында катнашкан, батырлык күрсәткән авылдашларыбыз алдында баш иябез, мең рәхмәтләр әйтәбез!
Сугыш елларында минем картәтием дә Ленинград шәһәрендә шофер булып хезмәт иткән. Анда яраланган солдатларны госпитальгә ташыган. Картәни ул елларны искә алса, күзеннән яшьләр тама, бик авыр сулап куя.
Мин бик бәхетле кешеләрнең берсе. Йөрәгемдә туган якка, әти-әниемә, картәти-картәниемә, ана теленә карата хисләр шул кадәр көчле ки, хәтта моны язып та, сөйләп тә аңлатырлык түгел. Туган илемә булган саф мәхәббәт, туган телемне ярату, Ватанымны, олыларны зурлау бәләкәйдән күңелемә салынган.
Кеше җирнең нинди төбәгендә тууга карамастан, ул аның туган йорты, дөнья яме һәм тормыш шатлыгы. Туган төбәк һәр кеше өчен якын һәм кадерле урын!
«Дуслык хаты» әдәби конкурсына
Башкортстан Республикасы
Мәләвез районы Муниципаль районы
Җиргән авыл урта гомуми белем бирү мәктәбе
Муниципаль гомуми белем бирү бюджет учреждениесе
Башкарды: 9 сыйныф укучысы Имамова Әделина.
Җитәкче: татар теле укытучысы
Вахитова Рәйлә Венер кызы.
Җиргән 2011 ел
2011 ел Башкортстан Республикасында «Милләт-ара татулыкны ныгыту елы» дип игьлан ителде.
Бүгенге көнне Җиргән авылында төрле милләт халкы яши: татарлар, урыслар, башкортлар, чувашлар, мукшылар, белоруслар, әрмәннәр, чеченнар, әзербайджаннар, уйгурлар, үзбәкләр, таджиклар һ.б. Шушы милләт кешеләре бердәм, тату, дус яшиләр. Менә безнең сыйныфта гына төрле милләт балалары белем ала. Шуларның берсе минем дус Киракосян Милена. Ул милләте буенча - әрмән. Мин аның белән беренче сыйныфтан ук таныш һәм бер өстәл артында утырабыз. Без еш кына бер-беребезгә кунакка йөрибез.
Милена бик кунакчыл кыз. Анарга барган саен төрле аш-сулар белән сыйланып кайтасың. Мин дә, нәнәем белән бергә еш кына аны үзебезгә шәл бәйләп кич утырырга чакырабыз. Менә күптән түгел ай бышында гына үткән «Республика көненә» багышланган кичәгә әзерләндек. Без монда бер милләт йоласын, аш-суын, гореф-гадәтен күрсәттек.
Земля на ладонях. Фантастический рассказ
Сказочные цветы за 15 минут
А. Усачев. Что значит выражение "Белые мухи"?
Бабочка
Юрий Визбор. Милая моя