Авылдашыбыз Диләрә Хуҗина иҗаты буенча фәнни эзләнү эше
Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесе “Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе”
Республикакүләм “Туган телем – шагыйрьләр теле”фәнни-эзләнү конференциясенә чыгыш
Т е м а:
“Озын еллар, озын юллар аша,
Максатыма атлап килешем!”
(Диләрә Хуҗина иҗаты)
6 нчы класс укучысы
Гәрәева Резеда Рәмис кызы
2013
Максат :1.Иске Җияш авылында туып-үскән шагыйрә Диләрә Хуҗина иҗаты белән таныштыру.
2. Шигырьләренең күпкырлы, үзенчәлекле, укучыны уйландыра , фикерләргә өйрәтә алуын ачыклау.
3. Туган авылыма, әниләребезгә, Диләрә апа иҗатына мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү.
Җиһаз:компьютер, презентация.
Слайд 1,2.
I.Кереш өлеш.
Яши минем туган авылым
Биек таулар итәгендә.
Чана шудым шул тауларда,
Чаңгы шудым кичә генә.
Бар да шул ук:
Бәбкә саклап үскән ялан,
Яланаяк чапкан урам,
Су коенган Шәбез елгам,
Җиләк җыйган каен урман.
Сагынып кайтам,
Киткән идем.
Әйтерсең лә кичә генә.
Балачагым яши монда-
Биек таулар итәгендә
Иске Җияш авылында.
(Диләрә Хуҗина)
Слайд 3
Актаныш районында Шәбез елгасы буена урнашкан бик кечкенә Иске Җияш авылы бар. Үзе кечкенә булса да, ул зур тарихка ия.
Слайд 4
II.Төп өлеш.
Нәкъ менә шушы авылда Миңнегәүһәр һәм Фаис Хуҗиннар гаиләсендә 1965 нче елда бер кызчык якты дөньяга тәүге авазын сала. Аңа Диләрә дип исем кушалар. Ул яшьтәшләреннән бер ягы белән дә аерылып тормый. Кайчандыр чем кара чәчле, күзләреннән очкын чәчеп торучы нәни кызчык, бүген дә шул ук матурлыгын, илаһилыгын җуймаган әни, дәү әни, шагыйрә.
Слайд 5
Слайд 6
Диләрә апаның 2008 нче елда “Көзге моң”,2010 нчы елда “Вакыт бар” дип аталучы шигырь җыентыклары басылып чыкты.
Слайд 7
Авылдашымның иҗатында туган авыл темасы иң зур урынны алып тора. Кайчандыр , язмыш җилләре аны Чаллы шәһәренә алып китә. Аннан Менделеев шәһәренә күчәргә мәҗбүр итә.Тик ул шигырьләре аша туган авылына, туган нигезенә мәдхия җырлый.
Слайд 8
Туган нигез.
Гомер буе кайтам
Очып кайтам,
Йөгерә – йөгерә кайтам сагынып.
Чит җирләрдә тапмас җылыларны,
Нигеземнән эзлим сарылып.
(Диләрә Хуҗина.)
Слайд 9
Билгеле, бер генә шагыйрь дә, дөньядагы иң газиз кешеләребез – әниләребез турында, шигырь юллары иҗат итмичә калмагандыр. Ә Диләрә апаныкы тагы да үзенчәлекле. Аның әниләр турында шигырьләрен уку белән, сабыр, мәрхәмәтле, баласы өчен җанын бирергә әзер торучы – әнием, ерак әбием күз алдыма килеп баса.
Слайд 10
Әнкәйгә.
Авыр хәлдә калсам, я авырсам.
Булса юлда туктап калган мәлем,
Хафаланып әнкәй хәбәр бирә:
“Төшкә кердең, кызым, ничек хәлең ?!”
Тормышларым бераз җайлы барса,
Булса әгәр куанычлы мәлем,
Бик сөенеп әнкәй хәбәр бирә:
“Төшкә кердең, кызым, ничек хәлең?!”
( Диләрә Хуҗина)
Слайд 11
Иҗат кешесе үткәнендә, бүгенгесендә, киләчәгендә яши. Илдә, туган җирдә барган үзгәрешләргә ул битараф була алмый. Диләрә Фаис кызының да үз карашы, үз кыйбласы.
Мәхшәр иле.
Бисмилланы ничек өйрәтерсең,
Телдән язган маңкорт татарга
Татар башын чынлап татар ашый,
Уятырмын димә җаннарын.
Татар иле бүген хәтерләтә
Кыямәтне, мәхшәр мәйданын.
(Диләрә Хуҗина)
III. Йомгаклау өлеше.
Мин , Гәрәева Резеда Рәмис кызы, кечкенә, шул ук вакытта сихри урманнары, талгын гына агучы Шәбез елгасы, гади , ләкин хезмәт сөюче халкы, туган авылын, үз шигырьләре аша, дөньяга таныткан- Диләрә Хуҗина туып- үскән, Иске Җияш авылы кызы булуым белән чиксез горурланам.
Слайд12, 13.
Җылың тоям синең шигъри дөнья
Ишетәмен йөрәк тибешең.
Озын еллар, озын юллар аша
Максатыма атлап килешем.
Дәрдемәнд, я Тукай булалмамын,
Такташ, Туфанга да җиталмам.
Максатым бер – гади шагыйрь булу,
Каләмемә куәт бир, Аллам!
(Диләрә Хуҗина.)
Кулланылган әдәбият :
1.Д.Хуҗина “Вакыт бар “, Менделеевск, 2010
2. Д. Хуҗина “Көзге моң”, Менделеевск, 2008
Лесная сказка о том, как согреться холодной осенью
Астрономический календарь. Май, 2019
Акварель + трафарет = ?
Притча о гвоздях
«Течет река Волга»