Сочинение
Вложение | Размер |
---|---|
ukytuchym.doc | 24 КБ |
Укытучым.
Һөнәрләр бик күп,аларның төрле һәм кызыклы булуы турында һәркем белә.Ләкин бу һөнәрләргә өйрәтүчеләр кемнәр соң? Әйе,училище,техникум,институт,университет дигән уку йортлары бар.Ә аларга кадәр укый торган белем йорты-мәктәп.Балалар җиде яшь тулгач,мәктәпкә киләләр.Менә шушыннан башлана инде һөнәр ияләренең тамыры. Ә шушы яшь, ныгымаган тамырларга су сибүче кешеләр-укытучылар.Алар бу тамырларны ныгыта һәм зур агач булып үсәргә булыша.
Укытучы эше җиңел түгел.Аның төп эше белем бирү булса, бүтән вазыйфалары да күптөрле: ул укучыларына яхшы әни дә,киңәшче дә, тугры дус та була белергә тиеш.
Укытучы! Нинди мәгърур яңгырый бу исем.Син дөньядагы уңай сыйфатларны үзеңдә туплагансың:киң күңеллелек,тырышлык,кешеләргә чиксез мәхәббәт...
Бу сыйфатларның барысы да минем беренче укытучым Хаҗиева Гөлназ Тәлгат кызында бар. Мин сезнең белән горурланам.
Гыйлаҗов Ринат,
4сыйныф укучысы.
Әлмәт районы
Бишмунча башлангыч мәктәбе.
Человек несгибаем. В.А. Сухомлинский
Кто грамотней?
Астрономический календарь. Март, 2019
Одеяльце
Девчата