Шамил Рәкыйпов иҗаты буенча фәнни эш.
Вложение | Размер |
---|---|
dbiyatta_boek_vatan_sugyshy_chagylyshy.doc | 77 КБ |
Татарстан Республикасы Чүпрәле районы Иске Шәйморза урта мәктәбе
Әдәбиятта Бөек Ватан сугышының чагылышы
(Ш.Рәкыйпов иҗаты буенча)
Эшләде: 10нчы сыйныф укучысы Ибәтова Резедә Тәлгать кызы
Фәнни җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Арсланова Зөлфия Җәмил кызы
2010-2011 нче уку елы
Эчтәлек.
1. Кереш. 3
2. Төп өлеш. 4
2.1.Шамил Рәкыйповның тормыш юлы. 4
2.2. Әсәрләрдә – тормыш хакыйкате. 6
3. Йомгаклау. 11
4. Кулланылган әдәбият . 12
Кереш.
Ватан,Туган тел, туган җир... Бу төшенчәләр әти-әни кебек үк якын, кадерле. Тыныч тормышта без үз туган җиребезнең кочагында иркәләнеп үсәбез һәм аның кадере, яшәешебезнең бер өлеше булуы турында бик үк уйланмыйбыз да. Дәһшәтле сугыш вакыйгалары турында без китаплардан укып, кинофильмнардан карап, әби-бабайлар сөйләгәннән генә беләбез.
Татар әдәбиятында Бөек Ватан сугышы темасын чагылдырган язучылар бик күп. Мине үзебезнең якташыбыз -- Чүпрәле районында туып-үскән Шамил Рәкыйпов иҗаты үзенә җәлеп итте, чөнки Ш. Рәкыйповның әсәрләре чын булган вакыйгаларга нигезләнгән, ягъни документаль әсәрләр.
Ш.Рәкыйпов иҗатын яктыртырга алынуымның максаты:
1. Яшьтәшләремдә Бөек Ватан сугышын чагылдырган документаль әсәрләргә карата кызыксынуны арттыру;
2. Туган ил ,туган җирнең,тыныч тормышның кадерен аңлау.
Үз максатыма ирешү өчен, мин Ш. Рәкыйповның иҗатын өйрәндем,әсәрләрен укыдым, аның турында язылган газета-журнал мәкаләләренә күзәтү ясадым.
Теманы яктыртканда Ә. Сәхапов, Р. Даутов хезмәтләре, Ш. Рәкыйповның үз әсәрләре файдаланылды.
Хезмәт кереш, төп өлеш, йомгаклау, файдаланылган әдәбият һәм кушымтадан тора.
Төп өлеш.
1. Шамил Рәкыйповның тормыш юлы.
Чүпрәле районының яшел чирәмендә аунап үскән күренекле шәхесләрнең берсе - Шамил Рәкыйпов. Ул 1929 елның 22 сентябрендә Чүпрәле районының Яңа Чокалы авылында укытучы гаиләсендә туган. Үсмер чагы авыр сугыш елларына туры килгән һәм яшьли ятим калган. Шамил абый хезмәт юлын бик иртә, авыл мәктәбенең җиде классын бетерүгә башлап җибәрә: әүвәл туган авылында гади колхозчы, трактор бригадасы учётчигы, аннары Донбасс шахталарында эшләп кайта. 1950нче елны, колхозда амбарчы хезмәтендә чагында, ачыгучы авыл кешеләренә ашлык биргән өчен , аны җавапка тарталар һәм Себер якларына ун елга мәҗбүри хезмәт колониясенә хөкем итәләр. Ул Урал, Красноярск якларында таш чыгаручы, шахтада бурильщик, балта остасы, электосварщик , бетончы булып эшли. Язмышына туры килгән бу гаделсез бәладан ул бары Сталин культы фаш ителгәннән соң, 1954нче елда гына котыла.
1955нче елда Казанга килә һәм 1957 елга кадәр Казанның 1 номерлы трамвай паркында электрик-моторист булып эшли. Бу елларда инде ул газета-журналларга мәкаләләр язгалаган була, шуңа күрә 1957 елда аны “Татарстан яшьләре” газетасына эшкә чакыралар. Казанда ул башта әдәби хезмәткәр, тәрҗемәче, соңыннан газетаның комсомол тормышы һәм пропаганда-агитация бүлекләре мөдире булып эшли һәм шул ук вакытта укырга да өлгерә. Ул башта кече урта мәктәпне, аннары Казан дәүләт университетын тәмамлый. Тиздән Ш. Рәкыйпов Татарастан китап нәшриятының яшьләр –балалар әдәбияты редакциясе мөдире итеп билгеләнә. 1993—2000 нче елларда “Шәһри Казан” газетасында эшли.
Шамил Рәкыйпов әдәбиятка очерклары, хикәяләре, һәм кечкенә сәхнә әсәрләре белән килеп керә. Баштарак ул үзешчән сәнгать коллективлары өчен пьесалар яза. Безгә аның “Чуен багана”, “Зөһрә”, “Сөю билгесе”,” Арзан матурлык”,”Ике туй”,”Ике килен-килендәш” һәм башка пьесалары билгеле.
Татар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен Ш. Рәкыйповка 1980нче елда Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде. Ул—1966 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
2.Әсәрләрдә – тормыш хакыйкате.
Ш.Рәкыйпов – хакыйкатьне раслау өчен
армый-талмый көрәшә торган тәвәккәл
көрәшче… Язучы борчыла, дулкынлана,
эзләнә, иҗат итә. Ул һаман өстәл артында,
юлда, архивларда, музейларда…
Р. Миңнуллин.
Ш.Рәкыйпов, язучы буларак, укучыларга үзенең документаль проза әсәрләре белән күбрәк билгеле. Бу юнәлештә ул 60нчы елларда эшли башлый һәм 1963 елда “ Барып аласы хат” исемле беренче документаль повесте языла. “ Ш.Рәкыйповның иҗатында батырлыкның тирән тамырлары героик дәверләргә, илебез язмышы хәл ителә торган елларга, аның рухи яктан һәм матди куәтле саналган дәһшәтле көннәргә барып тоташа...”-ди Ш.Рәкыйповның иҗаты турында Әхмәт Сәхапов. Дөрестән дә, Ш. Рәкыйповның кайсы гына әсәрен алмыйк, анда күзләрдән яшь китерерлек дәрәҗәдә илебезнең фашист илбасарлары кулына калган куркыныч көннәр, газиз илебезне фашист тырнагыннан тартып алу өчен соңгы сулышына, соңгы тамчы канына кадәр сугышкан фидакарь сугышчыларыбыз сурәтләнә.
Ш. Рәкыйпов үз әсәрләрендә башка республика һәм өлкәләрдән чыккан татар геройларына да киң урын бирә. Укучыларны әлегә кадәр аз билгеле булган яки бөтенләй билгеле булмаган батырлар белән таныштыра. Мәсәлән, авторның “Геройлар эзеннән” дигән китабында без моңарчы билгеле булмаган дүрт-биш яңа геройның тормыш һәм көрәш юлы белән танышабыз. Берьюлы дүрт-биш яңа герой ачу җиңел эш түгел. Моның өчен күп йөрергә , күп белергә кирәк. Ә Ш.Рәкыйпов үзе язачак геройларының эзенә басып йөри: ул аларның туган якларында була , аны белгән кешеләр белән сөйләшә, героена кагылышлы документларны өйрәнә, аның сугышкан эзләре буйлап үтә. Бу кадәр эзләнүләр, тырышулар үз нәтиҗәсен бирә һәм Шамил абыйның аерыла алмыйча укый торган әсәрләре барлыкка килә.
Ш.Рәкыйповның барлык әсәрләрендә дә диярлек геройлары яшәү белән үлем мәсьәләсе хәл ителгән мизгелдә сыналалар. “ Чәчәкләр сөйли белә”дә Б.Шәвәлиев та, “Кайдан син,Җан” әсәреннән И.Кабушкин да бу мизгелне кичерәләр . Ә “Кызлар-йолдызлар” һәм “Кипарислар җыры” әсәрендә очучы кызлар төн җиткән саен үлем белән күзгә-күз очрашып торалар. Бу повестьларда халыкның очучы батыр кызлары, безнең илгә басып кергән фашистларга каршы аяусыз сугышы,онытылмас батырлыклары күрсәтелә. Кыю һөҗүмнәре белән дошманга һәм аның сугыш техникасына сизелерлек зыян китергәне өчен гитлерчылар аларны “төнге убырлар”дип атыйлар. Повестьларның үзәгендә татар кызлары – хәрби очучылар, Советлар Союзы Геройлары Мәгүбә Сыртланова һәм Ольга Санфирова образлары тора. Автор аларның тормыш юлын, шәхси сыйфатларын, сугыш шартларындагы төрле кичерешләрен, рухи дөньясын ачуга зур игътибар бирә, аларның батырлыкларын, фидакарьлекләрен, рухи дөньяларының гүзәллеген сугыш эпизодлары аша ача. Кырым, Керчь өчен барган сугыш эпизодлары һәм төрле милләт кызларыннан торган төнге бомбардировщиклар авиациясе полкының фашистларга көтмәгәндә һөҗүм итү эпизодлары, ут эчендә, бөтен яклап котырган эт кебек зениткалар өреп торганда да кызларның югалып калмау эпизодлары, кайбер кызларның фашист кулына эләгеп мәсхәрләнмәс өчен янып торган самолеты өстанә капланып янып үлү эпизодлары мәңге онытылмаслык һәм хатын – кызларның Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен горурланырлык дәрәҗәдә ачык күрсәтелгән.
Повестьта сугыш уты эчендә кабынган һәм шунда ук сыналган мәхәббәт, олы дуслык хисләре дә киң урын ала. “ Утта янып, суны кичкән мәхәббәт чыныккан корыч кебек була”,-ди Мәгүбә Сыртланова дусты Ләйләгә. Ләйлә һәм Әхмәт мәхәббәте повестьта эчке җылылык белән тасвирлана, әсәрне укыганда, без Ләйләнең сугышчан тормышын да, эчке кичерешләрен дә, характерын да ачык күрәбез.
Хикәятләрне сөйләүче Мәгүбә Сыртланова образы да куркуны белмәгән батыр хәрби очучы, яшьләрне тәрбияләүче буларак хәтергә сеңеп кала.
Автор дилогиясендә үзәккә Ләйлә Санфирова белән Мәгүбә Сыртланова образларын куйса да, игътибарны аларның төрле милләттән булган дусларына да юнәлтә. Рус, казак, татар, украин, удмурт һәм башка милләт кызларының бердәм гаиләдәй дус вә тату яшәүләрен һәм көрәшүләрен ача.
Кызлар кырыс сугыш елларында да нәфис сыйфатларын, нечкә тойгыларын югалтмаска тырышалар.
Алар һәр төнне үлем белән йөзгә-йөз очрашканда да, матур киләчәк турында хыялланудан тукталмыйлар.
Ш.Рәкыйтов үз әсәрләрендә батырлык турында гына сөйләп калмый,төп игътибарны геройның характерын формалаштырган сәбәпләргә юнәлтә. Ул үз героеның бала чагын, нинди шартларда үсүен дә күрсәтә. Мәсәлән,” Чәчәкләр сөйли белә” әсәрендә ул Барый Шәвәлиевне бала чагыннан алып тасвирлый. “Кайдан син, Җан?” әсәрендә Иван Кабушкинны чолгап алган мохитне, аның дус-ишләрен сурәтли, “Таңнар һаман матурмы?” повестенда аерылмас дуслар Гыйльфан Батыршин белән Иван Чернопятконың имезлек кабып бер сәкедә яткан вакытларыннан ук сурәтли башлый.
Авторның “Чәчәкләр сөйли белә” дигән документаль повесте 1967елда языла. Монда сүз халкыбызның батыр улы А.Матросов батырлыгын кабатлаган Барый Шәвәлиев турында бара.
Повесть эчке монолог рәвешендә язылган. Барый Шәвәлиевнең бала чагы, ул туып-үскән авыл, аның табигате тасвирланган. Язучы Барый үскән тирәлекне тасвирлауга зур игътибар бирә. Барыйның рухи җитлегү чоры сугыш вакытына туры килә. Өлкәннәрдән алга узып йөрмәгән, үзенә таләпчән бу сабыр егет сугышта бик тиз абруй казана. Аны командир Ильченко һәрвакыт башкаларга үрнәк итеп куя. Барый хәлеткич минутларда да сынатмый, һөҗүм итүче гаскәрләр өстенә үлем уты яудырган фашист пулеметын күкрәге белән каплап, полкташларына сугышчан бурычны үтәргә ярдәм итә. Әлбәттә,тормышны өзелеп сөйгән Барый Шәвәлиев күңелендә Ватан алдындагы изге бурыч белән яшисе килү теләге аз тартышмагандыр, ләкин герой егет яшисе килү теләген җиңеп, Ватан алдында изге бурычын үти.
Бөек Ватан сугышында Барый Шәвәлиев кебек үк меңнәрчә сугышчы Ватан алдында изге бурычын үз гомере бәрабәренә үти. Моңа мисал итеп Ш.Рәкыйповның “ Кайдан син, Жан?” әсәреннән партизан разведчигы Иван Кабушкинны китерергә мөмкин . Ул кабәхәт гестапо тырнагында да кешелек сыйфатларын югалтмый һәм батырларча һәлак була.
Әсәрдә Иван Кабушкинның бала чагы, яшьлек еллары, туганнары һәм дуслары тасвирлана. Иван бала чактан ук кызыл командир булып уйнарга ярата, үсмер елларда төрле тормыш сикәлтәләре аша туры юлга чыга. Трамвай йөртүче булып эшли башлагач, ул электр энергиясен экономияләү өчен төрле тәҗрибәләр үткәрә һәм шуның аркасында бик еш аварияләр дә ясап тора. Моның өчен аңа шелтәләр дә эләккәли, ләкин аны һәрвакыт карт эшчеләр, комсорг кыз яклап чыгалар. Автор әсәрдә геройның беренче мәхәббәте, аның Тамарага булган матур хисләре турында лирик бер җылылык белән, нечкәләп яза.
Автор геройның батырлык юлын фашист илбасарларына каршы рәхимсез көрәштә күрсәтә, Иван Кабушкинның үлем белән күзгә-күз очрашкандагы халәтен, эчке кичерешләрен тасвирлауга зур әһәмият бирә.
Әсәрдә Иванның дусты Харис Бикбаев образы да истә калырлык итеп сурәтләнә. Ш. Рәкыйпов Харисның өен, андагы гореф-гадәтләрне, татар өйләренә генә хас пакълыкны тасвирлый.
Ш. Рәкыйповның 1970 елда язылган “Таңнар һаман матурмы?” повесте да Советлар Союзы Геройларының батырлыкларын күрсәтүгә багышланган әсәр. Монда фашизмның кан белән сугарылган идеологиясен кире кагып, уртак Ватан бәйсезлеген яклап кулларына корал алган төрле милләт вәкилләренең какшамас дуслыгы чагыла, татар халкының беренче Советлар Союзы Герое Гыйльфан Батыршин һәм аның якын дусты, көрәштәше , шулай ук Советлар Союзы Герое Иван Чернопятко тормышлары, зур сынаулар эчендә чыныгып үскән батырларның онытылмаслык җанлы образлары тасвирлана. Повестьта Гыйльфанның балачагы, яшьлеге һәм Кызыл армия сафында хезмәте, батыр чик сакчысы булуы шактый киң бирелә. Донбасстагы тормышы, шахтер булып формалашуы, туган-кардәшләренә мөнәсәбәте җанлы итеп тасвирлана.
Кешелеккә дошман булган фашизмның вәхшилеген ачу һәм аның ялчыларын гаепләү пафосы язучының “Геройлар үлмиләр”,” Геройлар эзеннән”,”Мәңге сакларга”,”Аяз күктә карлыгачлар” исемле җыентыкларында да ачык чагыла. Әлеге китапларында тупланган очеркларда язучы ил азатлыгын яклап көрәш кырында башын салган батырллар турында яза, Бөек Җиңүнең тарихи әһәмиятен яшь буынга аңлатырга тырыша. Мисал өчен 1979 елда басылып чыккан “Геройлар үлмиләр” исемле документаль проза әсәре җыентыгын алыйк. Бу китапта “Кайту” исемле әсәр бар. Монда сүз Актаныш егете Хәсән Заманов турында бара. Киевны фашист тырнагыннан коткару өчен зур батырлыклар күрсәткән бу егет сугыш беткәч Уралдагы шәһәрнең берсенә кайтып, бер аяксыз килеш шахтада эшли, танылган шахтер була. Үзенә Герой исеме бирелгәнне дә белмичә үлеп китә. Ул-бик тыйнак, сугыш кырында да батырлыкны гади эш кебек кенә эшләгән батыр. Бу әсәрне укыгач,тыйнак кешеләр көчле ихтыярга ия булалар икән дигән фикер туа.
Йомгаклау.
Ш. Рәкыйповның әсәрләрен өйрәнеп түбәндәге нәтиҗәләрне ясадым. Язучы әдәбиятта Бөек Ватан сугышы чорын тасвирлауга зур өлеш керткән. Чынбарлыкта булган вакыйгаларны һәм реаль шәхесләрне чагылдыруы белән аның әсәрләре әдәбиятыбыз өчен кыйммәтле мирас. Әдип үзенең әсәрләрендә батырлык үрнәге күрсәткән халык вәкилләренең тулы канлы әдәби образларын тудыру, сәнгати чаралар ярдәмендә реаль каһарманнарның характерлары формалашуын, батырлыкка этәргән сәбәпләрнең социаль-психологик асылын эзлекле рәвештә ачыклауны максат итеп куя һәм куйган максатына тулысынча ирешә. Аларның күбесендә (“Кызлар-йолдызлар”, ”Чәчәкләр сөйли белә”, ”Таңнар һаман матурмы?”) татар уллары һәм кызларының батырлыгын чагылдыру да күңелләрдә горурлык хисе уята.
Кулланылган әдәбият .
1.Даутов Р. Балачак әдипләре- Казан. “Мәгариф”нәшрияты,2002,141 бит
2. Рәкыйпов Ш. Геройлар үлмиләр –Казан. Таткитнәшр., - 1978
3. Рәкыйпов Ш. Кызлар –йолдызлар,- Казан.-Таткитнәшр.,-2000.
4. Рәкыйпов Ш.Таңнар һаман матурмы?-Казан. Таткитнәшр.,1970
5.Сәхапов Ә.Кемнәр алар- “Һәм башкалар”.-“Кит:Алтын тамырлар.-Казан.Таткитнәшр.,1990,123б.
6. Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында (1941-1945)-Казан, 2000, 371 б.
№ | Ф.И. әтисенең исеме, туган елы. | Район. Мәктәп № класс. | Адрес.индекс. | Паспорты буенча мәгълүмат: кем тарафыннан, кайчан бирелгән. | ИНН һәм пенсия, иминият таныклыгы. | Фәнни җитәкченен Ф.И. әтисенең исеме. | Элемтә өчен телефон номеры (районның коды) |
1 | Ибәтова Резедә Тәлгать кызы. | Т Р Чүпрәле р-ны Иске Шәйморза урта мәктәбе. | 422460РТ Дрожжановский район с. Старое Шаймурзино ул. Татарстана 45. | 9208617399 выдан Территориалҗным пунктом УФМС России по Республике Татарстан в Дрожжановском районе. | 15-965-82383 | Арсланова Зөлфия Җәмил кызы. | 884375 34-3-19. |
Хрюк на ёлке
Агния Барто. Сережа учит уроки
"Разделите так, как делили работу..."
Золотой циркуль
Одеяльце