Хаертдинова Гөлиянең үзе иҗат иткән шигырьләре
Вложение | Размер |
---|---|
goliya_shigyr.doc | 133.5 КБ |
Әлмәт муниципаль районы
Мәмәт гомуми урта белем бирү
мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы
Хәертдинова Гөлия Гарәфетдин кызының
үзе иҗат иткән шигырьләр җыентыгы
Авылым
Бәсле тәрәзәдән карыйм
Җаным үкси, йөрәк сикерә,
Моңсу уйларым ашыга-ашыга
Туган авылыма йөгерә.
Салмак кына учларыма
Кайнар күз яше тама,
Кайтыр идем Буралыма
Ерак шул инде ара.
Тәрәзәдән миңа карый
Балачак мизгелләрем
Эндәшкәндәй кул сузалар,
Ашкына күңелләрем.
Бала чакта уйнап үскән
Тауларым, яланнарым
Сагындыра тыкрыкларым,
Сагышлы урамнарым.
Бакчамдагы җимешләрне
Башка берәүләр җыя,
Минем белән бергә үскән
Алмагачым яшь коя.
Туган нигеземне күрми
Талчыкты җанкайларым,
Бер әйләнеп килер идем
Юк шул пар канатларым.
Ходай бирсен сабырлыклар
Яралы йөрәгемә.
Озакка аермасын ул
Туган нигезкәемнән.
Кайтсам әгәр синең кочагыңа
Өзелеп сөйгән Туган авылым,
Урамнарың мең кат урар идем,
Басар өчен йөрәк сагышын.
Туган телем
Туган телем минем – татар теле
Борынгыдан калган ул
Кечкенәдән яратылган
Бик кадерле байлык ул.
Беренче сүзләрне ишетеп
Шатлангандыр әнием
Туган телнең кирәклеген
Өйрәткәндер әтием.
Горурланып яши алам
Саф татар телем белән
Мәңге яшәр, үлмәс тел ул,
Киләчәк буын өчен.
Беренче мәхәббәтем
Йөрәгемнең иярчене
Син минем күңел түрем.
Күз карасы кебек саклыйм,
Кояшым кебек күрәм.
Бер күрүдән гашыйк иттең
Тынычлыгым югалттың.
Анысы гына түгел әле
Йөрәгемне урладың.
Танышканнан бирле уйлыйм
Синең турында гына.
Төшемдә дә сине күрәм
Имеш синең яныңда.
Өнемдә дә синең янда
Булыр идем, сөеклем,
Бу теләгем чынга ашса,
Булыр идем бәхетле.
Беренче мәхәббәтем син
Яралы йөрәгемдә.
Күңелләремә бәйләрмен
Бирмәм ятка гомергә.
Җылы кочагыңа алып
“Җибәрмим” дисәң иде
Күзләремә тутырып карап
“Яратам” дисәң иде.
Бабам бәете
Бисмилламны әйтеп башлыйм
Бу бәетемне, Аллам.
Бабамны үз яныңа
Алдың якты дөньядан.
Сагынам шул, нык сагынам
Нишлисең бит, язмыш бу.
Еламаган көнем үтми
Ник болай газаплы бу?!
“Бәләкәчләрем” , – дип кенә
Эндәшә иде безгә.
Тик хәзер ташлап китте шул,
Күрәм төшемдә генә.
Бабай кебек изге җанлы
Кешеләр аз дөньяда
Аллаһы Тәгаләкәем дә
Ала яхшысын гына.
Аннан башка өйдә ямь юк
Ышанмый күңел һаман.
Менә-менә өйгә кайтыр,
Ишектән керер сыман.
Яшьлек
Яшьлегебез ага, аккан судай
Сизелми, үтеп бара.
Кайтарып булмый шул аны
Өзелеп сагынсак та.
Алдагысын беркем белми
Яши кеше ашкынып.
Нишлисең бит, тормышыбыз
Узып бара ашыгып.
Шушы гомер сукмакларын
Җитәкләшеп үтик без
Кайгысын да, шатлыгын да
Уртаклашып яшик без.
Язсын әле бу тормышта
Гөрләтепләр яшәргә
Ходай бирсен әле безгә
Яшеннәрдәй яшьнәргә.
Туган ягым
Туган ягым – горурлыгым дип
Яшим якты дөньяда.
Синдә үткән гомер юлым,
Исемдә һәр чакта да.
Кечкенәдән яраттым мин
Синең бар почмагыңны.
Сагынам читкә китсәм дә,
Табигать кочагыңны.
Кайгы килгән чакларымда
Йомшак җилләр юатты.
Алар алып китә иде,
Еракка сагышымны.
Синдә очраттым үземнең
Беренче мәхәббәтне.
Җылы куеныңда сөелдем,
Мин бит шуңа бәхетле.
Синең һаваңны суласам,
Күңелләрем чистара.
Чишмә суларың бер йотсам,
Сихәт алам мин җанга.
Аермасын язмыш безне
Синнән башка мин ятим.
Сусыз корыган гөлләр кебек,
Мин дә шиңәрмен бик тиз.
Туган ягым – байлыгым син.
Беркайчан да онытмам.
Мәңге өзелеп яратырмын
Мин синең газиз балаң.
Апама
Иң якын кешем син – апа
Олы җанлы, фәрештә.
Үзең шаян, үзең сабыр
Сокланырлык чибәр дә.
Бер елмайсаң, кояш чыга,
Җырласаң, кошлар сайрый,
Айлы кичтә сине күреп
Йолдызлар ныграк балкый.
Гүзәл апа, синең кебек
Кешеләр аз дөньяда.
Яхшы киңәшләрең сорап,
Киләм авыр чакларда.
Синең белән бер сөйләшсәм,
Йөрәгем тынычлана.
Барлык кайгы-хәсрәтләрем
Шул мизгелдә югала.
Син бит минем сердәшчем дә,
Киңәшчем һәм терәгем.
Ходай саулык, бәхет бирсен
Чынга ашсын теләгем.
Сиңа булган рәхмәтемне
Әйтмичә мөмкин түгел
Изге кеше булгангадыр
Ярата сине күңел.
Укытучыма
Икенче әнием кебек Сез,
Кадерле укытучым.
Күз нурыгыз сирпеп тора,
Карап җылына җаным.
Сез кылган яхшылыкларны
Санап бетереп булмый.
Төпле белем бирәсез безгә
Сезгә сокланып туймыйм.
Сездәй гүзәл укытучы
Тагын кайда бар икән?!
Рәхмәтләремнең барысын да
Ничек җиткерим икән?!
Туган көн
Туган көнең, әти, синең
Бүген олуг бәйрәмең.
Бер кочаклап үбәр идем,
Син ерак шул, кадерлем.
Истә әле минем һаман
Басуда йөргән көннәр.
Гел синең янда уралып,
Ияреп йөргән чаклар.
Итәгеңә утыртып син
Кочаклап үбә идең.
“Бәләкәй кызым минем”,-дип
Яратып дәшә идең.
Күз яшьләрем елга булып
Ага туган ягыма.
Нык сагындым сине, әти
Кил әле син яныма.
Җилләр илтеп җиткерсеннәр
Сиңа минем сәламне.
Мәңге яшә, картайма син
Һәм онытма без барны
Бабам кабере
Салкын көзнең көннәрендә
Җирләр астына яттың.
Синнән башка, бабам, хәзер
Без ятим булып калдык.
Зират яныннан узганда
Теләкләремне сорыйм
Шул ук көндә кабул булса,
Рәхмәтләремне укыйм.
Өйгә кайтып кергәч тә
Буш урыныңа карыйм.
Сине күргән төсле булам
Шунда ятып мин елыйм.
Кичләрен бергә утырып
Чәй эчә идек тәмләп
“Ашагыз бәләкәчләрем” дип
Әйтә идең кадерләп.
Ләкин хәзер чәйләрне дә
Ялгыз эчәм утырып,
Сине искә төшерәм мин
Бик нык өзелеп сагынып.
Җылы юрганың җылыта
Салкын булган төннәрдә.
Синең исең килә аннан
Керәсең бит төшләргә.
Каберең янына килеп мин
Озак торам уйланып
Күңел һаман ышанмый шул
Кайтырсың күк зарыгып.
Күмелгәнче карап калам
Зираттан күзем алмыйм
Бәлки бер күрермен диеп
Эчемнән генә уйлыйм.
Күз алдымнан һаман китми
Җиңел җан бирүләрең
Бик авыр иде шул бабам
Озатып җибәрүләре.
Теләк
Бу шигырь юлларын бүген
Сезгә багышлап язам.
Чын күңелдән бәхет теләп
Дога укып чыгарам.
Апа җаным, син боекма
Әти юк дип яныңда.
Сөйгән ярың, мин бар әле
Әни синең яныңда.
Җизнәй җаным, Гүзәлемне
Алтын кебек син сакла.
Чит – ятлардан сүз тидермә
Терәк бул һәрчак аңа.
Кешеләр сездән көнләшеп
Янып, көеп йөрсеннәр
Мәхәббәтне саклагыз сез
Дошманнар кермәсеннәр.
Авыр булган минутларда
Минем янга килегез
Йөрәккәем һәрчак ачык
Сезнең өчен, белегез
Көчле сөю
Сөюемнән янам, көям
Ничек яшәргә? Белмим.
Сине көтеп үтә еллар
И, тәңрем, миңа көч бир.
Бергә йөргән урамнарны
Бертуктаусыз урыймын
Бәлки килеп чыгарсың дип
Йөрәгемне алдыймын.
Йоклый алмый тәрәзәгә
Йөгереп барып капланам
Йолдызлардан исемең эзләп
Күзләремне талдырам.
Уйларым гел синең хакта
Синең өчен мин яшим
Җаным сызлый берөзлексез
Ничек ярсуга түзим?
Күз яшьләре бәреп чыга
Гөрләвек булып ага.
Синең эзләрне юа да
Диңгезләргә кушыла.
Күзләреңә бер карасам
Таулар ишелер сыман.
Елга-сулар кирегә агып,
Җирләр ярылыр сыман.
Хатларыңны кат-кат укып
Мин үземчә юанам
Тик шулай да йөрәгемә
Тынычлык таба алмам.
Җавапсыз сорау
“Тормышыммы бу?”- диеп
Кайвакыт сорау бирәм
Йөрәгемнән үткәннәрне
Беркем белми шул диям.
Үзәкләрем өзгәләнә
Түзеп булмый ярсуга.
Бер килеп хәлем дә белми
“Әти”- диеп янсам да.
Янында хәзер башкалар
Ят балалар үстерә.
Әни кебек олы җанлы
Терәк юк янәшәдә.
Бик аз күләмдә булса да
Җылы бармы җанында?
Сагынмыймы әллә диеп,
Уйлыйм кайчакларымда.
Кайвакыт үксеп елыйм да
Бик каты ачуланам.
Аннан кинәт җебеп китеп,
Аны бик нык кызганам.
Язмышлардан узмыш юк шул
Бик дөрес әйтә халык.
Ходай тагын нәрсә язган
Ни күрәсем бар тагын?
Йөрәк сагышы
Тышта буран, миндә - сагыш
Ни булган йөрәгемә?
Ничә еллар басылмыйча
Сызланып, ярсып тибә.
Алып китми бу сагышны
Ичмасам кышкы буран
Җан җылысын бирә ала
Бары сөйгән яр гына.
Ничек тутырып була соң,
Күңелдәге бушлыкны?
Яратам сине, сөеклем
Телгәләмә җанымны.
Зинһар ышан сүзләремә
Синнән башка юк тормыш.
Көннән-көн ераклашабыз,
Ник кырыс син, әй язмыш...
Язмыш сынавы
Яши иде бер авылда
Зәңгәр күзле бер чибәр.
Аңа карап сокланалар
Юктыр аңа, юк тиңнәр.
Гашыйк иде шул чибәргә
Озын буйлы бер егет.
Тик чибәркәй белми иде
Йөри иде гел көлеп.
Җәйге йолдызлы бер кичтә
Егет килде чибәргә.
Кулында бер кочак чәчәк
Сүзне нидән башларга?
Чибәркәй чыкты атылып
Хисле күзләр очрашты.
Озак тордылар эндәшми
Карашлары адашты.
Күз карашы ачыклады
Ялкынлы мәхәббәтне.
Тормыш сукмагы кушылды
Шул ике гашыйк җанның.
Бәхет диңгезендә йөзделәр
Яратып берсен-берсе.
Тик яшен сукты бәхетне
Каршы килде - әнисе.
Кемнең әнисе дисезме?
Ике пар аккошныкы.
Абый белән сеңел булу
Сынаудыр язмышныкы.
Нигә Аллаһы Тәгалә
Кавыштырган аларны?
Мәхәббәткә күз йомдырган
Газаплаган ананы.
Түзә алмыйча бу хәсрәткә
Егет китте дөньядан.
Кызның да кояшы сүнде
Иярде аның артыннан.
Бәлки алар һаваларда
Зур бәхеткә лаектыр.
Ялгыз ананың хәсрәте
Мәңгелек булып калыр.
Упкын
Туры һәм ак юл сайлау
Кешелекнең бурычы.
Язмышыңа ни язганны
Белә бары язучы.
Кайбер яшьләр уйламыйча
Кара сукмак сайлыйлар,
Үз-үзләрен үтерәләр
“Уттан” чыга алмыйлар.
Наркотик дигән ак порошок
Күбесен гүргә кертә.
Күпме ана йөрәкләрен
Мәңгелеккә әрнетә.
Ана йөрәге көчсез шул
Бик тиз ярсый, сызлана.
Ходай бирсен сабырлыклар
Сагыш тулы анага.
Халык бик дөрес әйтә шул
Тормыш шуны аңлата.
Ана күңеле балада,
Баланыкы – далада.
Ахырзаманга илтәме
Терелеп булмаслык чирләр?
Дөрес адым ясасыннар
Бу тормышта бар яшьләр.
Альбина, җаным
Тормыш булгач була шул ул,
Бик күп төрле хәлләр дә.
Авыр булган минутларда
Бар дустым янәшәмдә.
Безнең тормышлар охшашкан,
Бер сукмактан атлыйбыз.
Бәлки шуның өчендер дә
Бер-беребезне аңлыйбыз.
Елаганда юатасың,
Мин көлгәндә көләсең.
Гомер буе шулай булсын,
Аралар өзелмәсен.
Күз карашымнан аңлыйсың
Йөрәк тулы зарымны.
Киңәшләрең ярдәм итә
Табарга дөрес юлны.
Бер көн сине күрми торсам,
Җаныма урын тапмыйм.
Тизрәк кочагыңа кереп,
Үкси-үкси мин елыйм.
Ходай безнең тормыш юлын
Ераклардан бәйләгән.
Зур рәхмәт әйтәм мин аңа,
Сине безгә ул биргән.
Бертуган апам кебек син,
Йөрәгемнең дәвасы.
Киләчәктә бер эзләрдән
Безгә бергә барасы.
Бәхет теләп калам, җаным.
Кайгы-хәсрәт килмәсен.
Сәламәтлек ташламасын,
Җил – давыллар тимәсен.
Кил, әтием
Бүген синең тавышыңны
Ниһаять мин ишеттем.
Авыр булды сөйләшүе
Хәлләремне белештең.
Төнге бердә шалтыраттың
Йөрәккә яра салып.
“Кайтыгыз, кызым”,- дип әйттең
Күз яшьләреңне тыеп.
Йоклый алмый ятам һаман
Җаным ярсый, сызлана.
Уйларым буталып йөри,
Синең янда урала.
Күзләрем нәкъ вулкан кебек
Кайнар күз яше ага.
Битемне юып төшә дә,
Күңелемә кагыла.
Тынычсызлык битәрли шул,
Синең карашың җитми.
Җылы куеныңа сынып,
Баштан сыйпавың җитми.
Язмыштан узмыш табылмый
Тырышып эзләсәм дә.
Кил, әтием яннарыма
Дәва бир йөрәгемә.
Ташлап китте
Ташлап китте еракларга
Кире кайтмас юлларга.
Ансыз матур таңнар атмый,
Караңгы бар җиһанда.
Ул барында минем тормыш
Әкият кебек иде.
Бәхет диңгезендә йөздем
Мәхәббәтем нык иде.
Күзләренә генә карап
Тора идем һәрвакыт.
Нурлар сибеп тора иде,
Яратуны аңлатып.
Йөрәкләр бергә типкәндә,
Язмыш аерды безне.
Мәңгелек яра калдырып
Әрнетте күңелемне.
Сагынам мин күз карашын
Сагынам бергә чакны.
Сагынам йөрәк җылысын,
Сагынам сөйгән ярны.
Ничек яшим бу томанлы
Аязсыз тормышымда?
Ничек түзим аннан башка
Бушлык минем җанымда...
Сагыну
Бүген кабат төштә күрдем
Буралым урамнарын.
Бала чагым эзләреннән
Ашыкмыйча атладым.
Әти кочагына сыенып,
Үкси-үкси еладым.
Миңа кушылып үземнең дә
Ачы яшьләрем тамды.
Йомшак куллары сыйпады
Кайгы тулы башымны.
Шул мизгелдә аңладым мин
Хаталы зур ялгышны.
Күзләремне ачкач та
Мөлдерәп күз яше акты.
Йоклый алмый озак яттым,
Җаным сызлавы артты.
Сагындым бит, бик сагындым
Түзәр чамам калмады.
Йөрәктәге үпкәләр дә
Инде күптән онтылды.
Кил, әтием яннарыма
Кысып кочыйм үзеңне.
Беләм, син дә сагынасың
Зинһар, өзмә үзәкне.
Минем тормыш
Минем тормыш сикәлтәле,
Бер киртәле юл гына.
Йөрәгемдә яралар күп
Ничек түзим ярсуга?
Әти белән яшәгәндә
Җитәрлек газап күрдем.
Инде хәзер читтә дә бит
Тик сагынам өзелеп.
Яңа тормыш башлармын дип
Йөрәгемне юаттым.
Тик онытылмый авылымда
Үткән балалык чагым.
Оныта алмыйм әтиемнең
Кочаклап үбүләрен,
Комбайнда эшләгәндә
Ияртеп йөрүләрен.
Күз яшьләрен тыеп булмый
Бертуктаусыз түгелә.
Тик тырышам сиздермәскә
Түзәм җаным әрнүгә...
Мин яратам сине
Яратам, өзелеп яратам
Яратам бары сине.
Син бит минем бердәнберем
Ятларга бирмәм сине.
Синең өчен генә яшим
Бу якты дөньяларда.
Син булмасаң әгәр җаным
Атмас иде таңнар да.
Синең исем белән тибә
Тынгысыз йөрәккәем.
Төшләргә дә гел керәсең
Син генә, бәгырькәем.
Бер мизгелгә югалмыйсың
Уйларымда йөрисең.
Назлы карашларың белән
Мине син иркәлисең.
Яратырга өйрәттең син
Тилереп яратырга.
Тик өйрәтмә мине, җаным
Ялгышып, югалтырга.
Мин сөенәм бу тормышта
Сине очратуыма.
Мин бәхетле ышан, бәгърем
Сине яратуыма.
Кая бара бу дөнья
Нинди генә хәлләр булмый
Бу авыр тормышларда.
Кемдер сөенә, гаилә кора
Кемдер утыра урамда.
Алар газабын күреп мин
Җаныма урын тапмыйм.
Күзгә төбәлеп карыйлар
Хәер бирми үтәлмыйм.
Җир шарында гарипләр дә
Сызланып, әрнеп яши.
Кемдер сөйләшә дә алмый,
Кемдер күрми, ишетми.
Кайберәүләр әле хәтта
Атлап йөри алмыйлар.
Ходай бирсен сабырлыклар
Ничек түзеп армыйлар.
Ә ятимнәр, бергаепсез,
Бергөнаһсыз сабыйлар.
Бер генә дә “әни җаным”-
Диеп дәшә алмыйлар.
Аларның да хакы бар бит
Мул гаиләдә яшәргә.
Йөрәк җылысын тоярга
Тормышка сөенергә.
Алар өчен йөрәк ярсый
Үзәкләрем өзелә.
Ник соң ходай шулай итә
Бозыклык өчен мәллә?
Әйе, бар шул әле бу дөньяда
Начар, бозык җаннар да.
Кеше үтереп, кеше талап
Коеналар акчага.
Кая бара икән дөнья
Шушы талаулар белән.
Халык кайчан яши башлар
Тынычлык, саулык белән.
Мәмәтем
Буралымны сагынсам да
Мәмәтем бик кадерле.
Әниемнең туган авылы
Юата күңелемне.
Әни эзләреннән атлыйм
Ул үскән өйдә үсәм.
Әни йөргән сукмаклардан
Сөенә-сөенә мин үтәм.
Җаным ярсып елаганда
Тау башына гел менәм
Тузанлы юлларга карап
Кемнедер һаман көтәм.
Мәмәтемнең чишмә cуы
Юып төшерә җанны.
Саф һава, йомшак җилләре
Алып китә сагышны.
Куе урманнарга баргач
Серем сөйлим каенга.
Моң-зарларымны таратам
Йөрәк тынычлап кала.
Берүк язмыш аермасын
Икенчегә авылдан.
Йөрәгемдә зур яра бар
Түзем кирәк ходайдан.
Мин ялгыштым ахры, ялгыштым.
Күптән инде синең белән
Айлы кичтә таныштым.
Күзләреңә тутырып карап
Мин адаштым ахры, адаштым.
Бик нык өзелеп бәгърем синең
Күз карашың сагындым.
Бөтен җаным-тәнем белән
Мин яраттым ахры, яраттым.
Гомерем буе бердәнберне
Сине көтеп арыдым.
Ниһаять таптым инде дип
Мин ашыктым ахры, ашыктым.
Белмәдем шул , йөрәгендә
Урын бар дип уйладым
Мәңгелеккә сине җаным
Мин югалттым ахры, югалттым
Ничә еллар үтеп китте
“Көтәм”- диеп тырыштым
Син килмәдең минем янга
Мин ягыштым ахры, ялгыштым...
Бородино. М.Ю. Лермонтов
Андрей Усачев. Пятно (из книги "Умная собачка Соня")
Заяц-хваста
Лавовая лампа
На берегу Байкала