--
Вложение | Размер |
---|---|
insha_etiem_babam_turynda.doc | 138 КБ |
Әтием дәү бабам турында
Мин дәү бабам - әтиемнең ерак бабасы белән таныш түгел. Ул 80 яшендә бакыйлыкка күчкән, ә мин дөньяга тагын биш елдан соң гына килгәнмен.Әмма әтием сөйләгәннәрдән ул минем күз алдына шундый җанлы булып килеп баса, әйтерсең, капка төбендә авыл агайлары белән ул дөнья хәлләре турында гәп куертканда, аның янәшәсендә үземнең вак-төяк бетмәс сорауларым белән мин кысылып утырганмын да, бабам кулына тотынып мин мәктәпкә йөргәнмен...
Әнә ул ябык гәүдәсен төз тотарга тырышып, ишегалдына чыга. Гомере буе мәктәптә эшләгән, директор булып хезмәт куйган чаклары инде артта калган, әмма, өстендә ап-ак күлмәк, муенында галстук. Әтинең сөйләвенә караганда, дәү бабай һәрчак костюм-чалбардан, галстук тагып йөри торган булган – элек укытучылар бит авылда бик тә хөрмәтле кешеләр саналганнар, үз-үзләрен тотышлары белән дә, киенү рәвешләре белән дә, тормышлары белән дә үрнәк булырга тиеш булганнар. Бабам исә картайгач та үзенең гадәтләренә тугры калган.
Минем әтием сабый чагын балалар бакчасында түгел, әбисе һәм бабасы янында үткәргән. Иртән эшкә киткәндә әбием аны аларда калдыра да, кичен алып кайта торган булган. Озын көн буена бабай белән төрле мәсьәләләр чишү, көтелмәгән сорауларга җавап эзләү бик кызык була торган иде, дип искә ала хәзер аны әтием. Мәсьәлән, 1 кг тимер авырмы, әллә 1 кг мамыкмы? Яки, су кайчан каты була? Ни өчен кошларның кайберләре җылы якка китә, ә кайберләре бездә кала? Йоклар алдыннан Тукай әкиятләрен сөйләгән, кызык шигырьләр укыган дәү бабай.
Кышын ул урамда нәни оныгын чаңгыга бастырып, чаңгы таякларын икенче башыннан үзе тотып, тартып йөри торган булган. Ә язын, ындыр артында биек булып үскән өянке башыннан ялгыш егылып төшкән карга балаларын ипләп кенә күтәреп алып, әтиемнән кире ояларына менгереп куйдырта торган булган. Менә шулай һәр эше, һәр гамәле белән әтиемә ипләп кенә тәрбия биргән ул.
Сугыш елларында дәү бабай Ленинград фронтында, II удар армиядә хезмәт итә. Алар шәһәргә кермиләр, читтәрәк бу батыр шәһәрне дошманнан саклыйлар. Дәү бабай анда ракетчы булып тора. Ул Волхов, Нарва, Таллин, Хапсалу шәһәрләрен азат итүдә дә катнаша.
Кыюлыгы, сугышта күрсәткән батырлыгы өчен “Батырлык өчен”, “Ленинград оборонасы өчен”, “Германияне җиңгән өчен” һ.б. медальләр белән бүләкләнгән.
“Сугышта күргәннәре турында сүз башласа, сәгатьләр буена туктамый сөйләргә мөмкин иде. Шуңа, мин 9 май – Җиңү көне алдыннан аларга барып: “Бабай, иртәгә озак сөйләмәссең, яме”,- дип кисәтә идем. Ә ул, “Ярар, улым, ярты сәгатьтән арттырмам”,- ди торган иде”,- дип хатирәләрен барлый әти.
Сугыштан бабам дөньяда тынычлык урнашкач кына кайта. Аны армиягә кадәр эшләп киткән Яңа Кормаш мәктәбенә директор итеп куялар. Шул чордан бабамның тыныч тормышта тынгысыз хезмәт юлы башлана. Аңа, шулай ук, Иске Кормаш, Богады мәктәпләре белән җитәкчелек итәргә туры килә . Ә 1955 елдан алар ул вакытта инде ишәйгән гаиләләре белән Аккүз авылына килеп төпләнәләр. Бу вакытта инде аларның өч балалары: Илгиз, Илүс һәм Светлана – минем әбием дөньяга килгән була.
Дәү бабам да, дәү әбием дә гомерләре буе мәктәптә балаларга белем бирәләр. Дәү бабай РСФСР мәгариф министрлыгының “Халык мәгарифе отличнигы” билгесе иясе.
Мәктәптә эшләгән соңгы елларында бабам Аккүз авылының “Туган як” музеен оештыра. Анда ниләр генә булмый – татар халкының тормышын чагылдырган борынгы туку, ике кул пычкысы белән хәрәкәткә китерелә торган такта яру станоклары, үтүкләр, иске патефоннар; колхоз оешу чоры, колхозның юбилей елларына багышланган почмак; Чишмә хуҗалыгына килеп җыр иҗат иткән Сара Садыйкова, Актаныш якларында студентлар белән экспедициягә килгәч повесть язган Мөхәммәт Мәһдиевләр иҗатына багышланган бүлекләре – музей бик бай, матур һәм тарихи эчтәлекле булган. Дәү бабай әле лаеклы ялга чыккач та, гомеренең соңгы елларына кадәр музейга тарихи экспонатлар эзләү, аларны өйрәнү, музейга урнаштыру белән мәшгуль була.
Кызганыч, ул үлгәч, музей хуҗасын югалткан кебек була, тарала, таркала һәм төрле әйберсе төрле җирдә йөреп, югалып юкка чыга.
Быел 2012 нче ел тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан ителде. Бер ел ул бик тиз үтә дә китә, ә менә шул ел эчендә башкарган матур гамәлләр, башланган эшләр алга таба да дәвам итеп, без – халкыбызның киләчәгенә зур файда китерсен, тормышларны матурласын иде. Дәү бабам укыткан Аккүз мәктәбе инде юк, аның урынына яңа мәктәп салдылар, янәшәсендә үк берничә ел элек кенә мәчет үсеп чыкты. Мәктәптә әле бәлки шушы елда ук кабат “Туган як” музее оешуга өметләнәм мин. Бәлки әле аңа минем дәү бабай хөрмәтенә Сафа Гарипов исемен бирерләр...
Хәер, анысы алай ук мөһим дә түгелдер. Иң мөһиме, ул безнең күңелләрдә яши. Мин –дәү бабамның оныкчыгы - аны фотосурәтләрдән генә күреп белсәм дә, якын итәм, аның турындагы истәлекләрне яратып тыңлыйм, үзем белгәннәремне энем һәм кечкенә сеңлемә дә сөйлим. Димәк, буыннар чылбыры өзелмәгән, димәк, тарих безнең янәшәдә.
Сөмбелә Хөҗҗәтова, 10 яшь
Актаныш 1 нче урта мәктәбе, 3а сыйныфы
Л. Нечаев. Яма
Пятёрки
Колумбово яйцо
Выбери путь
Лиса Лариска и белка Ленка